Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үзе турында сөйли

Йәһвә үзе турында сөйли

Аллаһыны яхшырак белегез

Йәһвә үзе турында сөйли

Чыгыш 34:6, 7

СЕЗ Аллаһы турында нәрсә сөйләр идегез? Аның сыйфатлары нинди? Ул төрле очракларда ничек эш итә? Күз алдына китерегез: сезнең Аллаһыдан үзе турында сорарга һәм аннары аның үз сыйфатлары турында сөйләгәнен тыңларга мөмкинлегегез бар. Муса пәйгамбәрнең нәкъ шундый мөмкинлеге булган. Бәхеткә каршы, ул бу очракны язып калдырырга рухландырылган.

Синай тавында Муса Йәһвәдән болай дип сораган: «Зинһар өчен, миңа Үзеңнең шөһрәтеңне күрсәт» (Чыгыш 33:18). Икенче көнне пәйгамбәргә Аллаһы данының чагылышын күрү хөрмәте күрсәтелгән булган *. Муса бу гаҗәеп күренешне җентекләп сурәтләмәгән. Ул күпкә мөһимрәк булганны — Аллаһы сүзләрен язып куйган. Әйдәгез, Тәүраттан, Чыгыш 34:6, 7 дән Йәһвәнең сүзләрен карап чыгыйк.

Башта Йәһвә үзе турында: «Кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы»,— дигән (6 нчы шигырь). Изге Язмаларның бер белгече әйткәнчә, «кызганучан» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «әтинең үз балаларына карата булган кебек тирән кызгануны» аңлата. «Мәрхәмәтле» дигән сүз мәгънәсе буенча берәр нәрсәгә мохтаҗ булган кешегә чын күңелдән ярдәм итүче кешене сурәтләгән фигыльгә якын. Ата-аналар үз балаларын назлы ярату белән караган кебек һәм аларның ихтыяҗлары турында кайгырткан кебек, Йәһвә дә үз хезмәтчеләре турында кайгырта һәм безнең моның турында белүебезне тели (Мәдхия 102:8, 13).

Аннары Йәһвә үзе турында «сабыр» дип әйтә (6 нчы шигырь). Ул үзенең җирдәге хезмәтчеләренә карата тиз ярсып китүчән түгел. Киресенчә, ул аларга карата түземле һәм гөнаһлы юлларын үзгәртергә вакыт биреп, аларның кимчелекләрен сабыр итеп тора (2 Петер 3:9).

Аллаһы үзе турында шулай ук «рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы» дип әйтә (6 нчы шигырь). Рәхим-шәфкатьлелек, ягъни яратучан игелек яки тугры ярату, Йәһвәнең кыйммәтле сыйфаты, һәм аның ярдәмендә Йәһвә үзенең халкы белән нык, какшамас мөнәсәбәтләр төзи (Канун 7:9). Йәһвә шулай ук хакыйкать чыганагы. Ул алдалый алмый һәм аны да алдап булмый. Йәһвә — чын Аллаһы, шуңа күрә без аның бар әйткән сүзләренә, шул исәптән киләчәк турындагы вәгъдәләренә, тулысынча ышана алабыз (Мәдхия 30:6).

Йәһвә безнең үзе турында тагын бер мөһим хакыйкатьне белүебезне тели: ул «хәсислек, явыз гамәл, гөнаһларны кичерә» (7 нче шигырь). Ул — тәүбә иткән гөнаһ кылучыларны «ярлыкаучы» (Мәдхия 85:5). Шул ук вакытта, Йәһвә беркайчан да явызлыкны яраклы дип санамый һәм «гаеплеләргә җәза бирергә дә онытмый» (7 нче шигырь). Изге һәм хак Аллаһы белә торып гөнаһ кылучыларга җәза бирмичә калмаячак. Иртәме-соңмы алар үз гөнаһлы тәртипләренең нәтиҗәләрен күрәчәкләр.

Йәһвәнең үз сыйфатлары турында сүзләре шуны күрсәтә: ул безнең аның турында белүебезне, шулай ук үзенең сыйфатлары һәм эш итү рәвеше белән танышуыбызны тели. Бу сездә аның турында күбрәк белергә теләк тудырмыймы?

[Искәрмә]

^ 2 абз. Муса Йәһвәне турыдан-туры күрмәгән, чөнки бер кеше дә Аллаһыны күреп исән кала алмый (Чыгыш 33:20). Йәһвә, күрәсең, Муса белән фәрештә аша сөйләшеп, аңа үз данының күренешен биргән.