Кеше ураза тотып Аллаһыга якынлашамы?
Кеше ураза тотып Аллаһыга якынлашамы?
«Ураза рухи нәрсәләр турында уйланырга булыша һәм ашау-эчү белән мал-мөлкәт тормышта иң мөһим нәрсә түгел икәнен исеңә төшереп тора» (КАТОЛИК ДИНЕН ТОТУЧЫ ХАТЫН-КЫЗ).
«Ураза Аллаһы белән рухи бердәмлеккә ирешергә ярдәм итә» (ЯҺҮД ДИНЕНДӘГЕ РАВВИН).
«Безнең динебездә ураза — бурыч. Ул Аллаһыга үз тугрылыгымны һәм рәхмәтләремне белдерер өчен төп мөмкинлек. Мин Аллаһыны яратканга күрә ураза тотам» (БАХАИЛАР ДИНЕН ТОТУЧЫ ХАТЫН-КЫЗ).
УРАЗА тоту гадәте дөньяның күп диннәрендә, шул исәптән буддизмда, индуизмда, исламда, джайнизмда һәм иудаизмда, киң таралган. Күп кеше берникадәр вакытка ашаудан тыелып торсаң, Аллаһыга тагын да якынрак булып китәсең дип ышана.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Ураза тотарга кирәкме? Моның турында Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Борынгы заманда ураза тоту
Борынгы заманда ураза тотар өчен төрле сәбәпләр булган. Кайберәүләр авыр кайгыларын яки гөнаһларында тәүбә итүләрен белдерер өчен (1 Патшалык 7:4—6), икенчеләре Аллаһы илтифатлыгын алыр өчен яисә җитәкчелек эзләп (Хакимнәр 20:26—28; Лүк 2:36, 37), өченчеләре уйланган вакытта игътибарлы булыр өчен, ураза тоткан (Маттай 4:1, 2). Бу очракларда Аллаһы аларны хуплаган.
Ләкин Изге Язмаларда Аллаһы хупламаган ураза тоту турында да әйтелә. Борынгы Исраил патшасы Шаул үлгән кешеләрнең рухларын чакыручы хатын-кыз янына барыр алдыннан ураза тоткан (Левиләр 20:6; 1 Патшалык 28:20). Явыз кешеләр, мәсәлән, Изебел һәм рәсүл Паулны үтерергә җыенган яһүдләр дә, ураза тоткан (3 Патшалык 21:7—12; Рәсүлләр 23:12—14). Фарисейләр дә өзлексез ураза тотулары белән билгеле булган (Марк 2:18). Шулай да Гайсә Мәсих аларны хөкем иткән һәм Аллаһыга да бу ураза тоту әллә ни тәэсир итмәгән (Маттай 6:16; Лүк 18:12). Йәһвә шулай ук кайбер исраиллеләрнең ураза тотуларына ваемсыз калган, чөнки аларның тәртипләре бозык булган һәм мотивлары эчкерсез булмаган (Иремия 14:12).
Бу мисаллар ураза тоту үзе генә Аллаһы илтифатлылыгын китерми икәнен күрсәтә. Әмма шул ук вакыт Аллаһы үзенең ураза тоткан күп тугры хезмәтчесен хуплаган. Ә мәсихчеләр ураза тотарга тиешме?
Мәсихчеләр ураза тотарга тиешме?
Еврейләр елга бер тапкыр — Гөнаһ йолу көнендә — ураза тотарга тиеш булган. Моны Муса кануны таләп иткән (Левиләр 16:29—31; Мәдхия 34:13). Бу Йәһвә үз халкына тотарга кушкан бердәнбер ураза * булган һәм Муса кануны буенча яшәгән еврейләрдән бу әмерне үтәү таләп ителгән. Ә мәсихчеләрдән Муса канунын үтәү таләп ителми (Римлыларга 10:4; Көлессәйлеләргә 2:14).
Гайсә Мәсих Муса Кануны буенча таләп ителгәндә ураза тотса да, аны ураза тотучы кеше дип атамаганнар. Ул үз шәкертләренә, алар ураза тотарга теләсә, нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлаткан, шулай да ураза хакында бернинди дә әмер бирмәгән (Маттай 6:16 —18; 9:14). Алайса ни өчен Гайсә бер тапкыр аның шәкертләре, ул үлгәч, ураза тотачак дигән? (Маттай 9:15). Бу әмер булмаган. Гайсәнең үлеме аның шәкертләренә шул хәтле тирән кайгы китерәчәк ки, алар хәтта ашарга теләмәячәк — менә нәрсә әйтәсе килгән аның.
Ураза тоткан беренче мәсихчеләр турында Инҗилдәге ике өзек шуны күрсәтә: кеше ризыктан яхшы эчке теләкләрдән чыгып тыелырга теләсә, бу Аллаһыга яраклы (Рәсүлләр 13:2, 3; 14:23) *. Шулай да мәсихчеләргә ураза тоту мәҗбүри түгел. Әмма ул ураза тотарга булса, аңа сак булырга кирәк, чөнки кайбер куркыныч яклар бар.
Кайбер куркыныч яклар
Ураза тотканда үз-үзеңне тәкъва дип саный башламас өчен сак булырга кирәк. Инҗилдә «ясалма тыйнаклык» хакында кисәтү язылган (Көлессәйлеләргә 2:20—23). Бер тапкыр Гайсә тәкәббер фарисей турында мисал китергән. Бу фарисей өзлексез ураза тотканга үзен башкалардан яхшырак дип санаган. Бу мисалдан Аллаһы андый карашны хупламый икәне күренә (Лүк 18:9 —14).
Шулай ук без ураза тотабыз дип бар кешеләргә сөйләп йөрү яки башкаларның кушуы буенча ураза тоту дөрес булмас иде. Маттай 6:16—18 дә Гайсә ураза тоту турында мондый киңәш бирә: бу кешенең шәхси эше, бу эш аның үзенә һәм Аллаһыга гына кагыла һәм моның турында башкаларга сөйләү кирәкми.
Кеше ураза белән гөнаһларны каплап була дип уйламасын. Ураза Аллаһыга яраклы булсын өчен, кеше аның кануннарын Ишагыйя 58:3—7). Гөнаһлар кичерелсен өчен, ураза тоту түгел, ә чын күңелдән тәүбә итү кирәк (Йоил 2:12, 13). Инҗилдә гөнаһлар Йәһвәнең мәрхәмәте ярдәмендә кичерелә дип әйтелә. Ул бу мәрхәмәтен Гайсә Мәсихнең корбаны аша күрсәткән. Башка эшләр, шул исәптән ураза тоту да, гөнаһлар кичерелүенә китерми (Римлыларга 3:24, 27, 28; Гәләтиялеләргә 2:16; Эфеслеләргә 2:8, 9).
үтәргә тиеш (Тагын бер киң таралган ялгышлык турында Ишагыйя 58:3 тә әйтелә. Исраиллеләр ураза тотканнар һәм моның өчен Йәһвә алар алдында бурычлы һәм аларга ураза тотулары өчен берәр нәрсә бирергә тиеш дип санаганнар. Алар: «Ни өчен син без ураза тотканда моны күрмәдең, җаныбызны тыйганда моңа игътибар итмәдең»,— дигәннәр. Бүген дә күпләр ураза тотып Аллаһыдан берәр нәрсә алырга өметләнә. Әйдәгез, Изге Язмаларга нигезләнмәгән андый хөрмәтсез карашка беркайчан да иярмик!
Кайберәүләр Аллаһы хуплавын ураза тоту, үзеңә җәрәхәтләр салып тәнне интектерү һәм бүтән моңа охшаш эш белән алып була дип саный. Аллаһы Сүзендә андый эшләр хөкем ителә һәм «тәнгә карата катгый чаралар куллану» дөрес булмаган теләкләр белән көрәшкәндә файдасыз дип әйтелә (Көлессәйлеләргә 2:20—23).
Акыллы караш
Шулай итеп ураза тоту мәҗбүри дә түгел һәм ул тыелмаган да. Кайбер очракларда ураза тоту, әлбәттә, өстә әйтелгән куркыныч яклардан саклансак, файдалы булыр. Шулай да Аллаһы гыйбадәт кылуыбызны кабул итсен өчен, ураза тоту әллә ни мөһим түгел. Йәһвә — «мөбарәк Аллаһы», һәм үз хезмәтчеләренең бәхетле булуларын тели (1 Тимутегә 1:11). Аның Сүзендә: «Берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер»,— диелә (Вәгазьче 3:12, 13).
Гыйбадәт кылуыбыз безгә шатлык китерергә тиеш. Әмма Изге Язмаларда ураза тоту шатлыклы вакыт дип әйтелми. Өстәвенә, ризыктан тыелу сәламәтлегебезгә зыян китерсә һәм Ходай чын мәсихчеләргә тапшырган эшне башкарырга, Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләргә көчебез булмаса, андый ураза зыян гына китерер иде.
Ураза тотабызмы, яисә юкмы, башкаларны хөкем итмик. Чын мәсихчеләр арасында бу сорау буенча каршылыклар булырга тиеш түгел, чөнки «Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән тормый, бәлки Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан тора» (Римлыларга 14:17).
[Искәрмәләр]
^ 12 абз. Эстер ураза тотса да, Аллаһы аңа моны эшләргә кушмаган. Шулай да ул Эстерне, күрәсең, хуплаган. Бүген яһүдләрнең Пурим бәйрәме алдыннан гадәттә ураза үткәрелә.
^ 14 абз. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләренә ураза турында сүзләр өстәлгән, әмма борынгы грек кулъязмаларында бу сүзләр юк (Маттай 17:21; Марк 9:29; Рәсүлләр 10:30, Яхшы хәбәр; 1 Көринтлеләргә 7:5, Синодаль тәрҗемә).
[18 биттәге сүзләр]
Ураза тотып фарисейләр ясалма тыйнаклык күрсәткән
[19 биттәге сүзләр]
«Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән тормый, бәлки... тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан тора»
[19 биттәге рамка]
Бөек постны тотарга кирәкме?
40 көнлек Бөек пост Гайсә Мәсихнең 40 көнлек уразасына багышланган дип санала. Ләкин Гайсә үз шәкертләренә бу уразаны искә алырга әмер бирмәгән, һәм мәсихчеләрнең бу уразаны тотуларына бернинди дәлил юк. Пасха алдыннан 40 көнлек ураза хакында беренче тапкыр Афанасий Александрийскның безнең эраның 330 елындагы хатларында әйтелә.
Кайбер диннәрдә Бөек постны Пасха алдыннан берничә атна дәвамында тоту гадәте бар. Әмма Гайсә уразаны үлеме алдыннан түгел, ә суга чумдырылу үткәч, тоткан. Шуңа күрә аларның бу гадәте сәер булып күренергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк: борынгы бабыллылар, мисырлылар һәм греклар елның беренче яртысында 40 көнлек ураза тотканнар. Күрәсең, христианнар бу гадәтне алардан алган.