Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Явыз рухлардан сакланыгыз

Явыз рухлардан сакланыгыз

Явыз рухлардан сакланыгыз

ДЖЕЙМС Малаитада — Сөләйман утрауларының берсендә үскән. Бала чагыннан аны рухларга ихтирам күрсәтергә өйрәткәннәр. Ул болай дип сөйли: «Мин беркайчан да башкаларга зыян китерер өчен рухларга мөрәҗәгать итмәс идем. Ләкин мин зыяннан сакланыр өчен рарафоно * кулланмыйча тыныч тормыш алып бару мөмкин дип уйламаган идем».

Күп кеше, шул исәптән Сөләйман утрауларында яшәүчеләр дә, рухлар кешегә я ярдәм, я зыян китерә ала дип ышана. Алар «яхшы» рухларга карата курку түгел, ә хөрмәт хис итәләр.

Рухларга ышану кешеләргә төрлечә тәэсир итә. Мәсәлән, Джеймс үскән авылда корокоро кошының (кәккүк төре) кычкыруы берәрсенә куркыныч янаганын аңлата дип ышанганнар. Шуңа күрә хатын-кызлар аның тавышын ишетүгә үк, үз балаларын өйгә алып кергәннәр.

Авылда яшәүчеләрнең кайберәүләре йорт ишеге өстенә билгеле бер ак таш куялар. Джеймс та шулай эшләгән, чөнки ул таш аны зыянлы рухлардан саклый дип ышанган. Эштә булганда, Джеймс төшке аштан соң бөтен калдыкларын соңыннан ташлар өчен җыеп барган. Джеймс берәр сихерче калдыкларны табып, алар ярдәмендә аны сихерләр һәм ул авырып китәр дип кайгырган.

Мондый йолалар сезнең илдә киң таралган булмаса да, сез дә, бәлки, Джеймс кебек явыз рухлардан үзегезне саклар өчен гадәткә кереп киткән йолаларны үтәргә кирәк дип уйлыйсыздыр. Һәм сез андый йолаларны тоту сезнең иминлегегез өчен бик мөһим дип ышанасыздыр.

Сез Аллаһы Сүзен хөрмәт итәсезме? Хөрмәт итсәгез, бу китаптан мондый сорауларга җавап алырга теләрсез: 1) Явыз рухлар нинди зыян китерә ала? 2) Гадәткә кереп киткән кайбер йолаларны тотып, явыз рухларның тәэсиренә эләгеп буламы? 3) Явыз рухлардан үзебезне ничек сакларга һәм алардан башка курыкмас өчен нәрсә эшләргә?

Явыз рухлар ничек зыян китерә?

Изге Язмалар буенча, явыз рухлар — үлгәннәрнең рухлары түгел. Аллаһы Сүзендә: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр»,— диелгән (Вәгазьче 9:5). Чынлыкта явыз рухлар — фетнәче фәрештәләр, алар кешеләрне алдарга тырышып, Шайтанга кушылганнар (Ачылыш 12:9).

Изге Язмаларда безгә явыз рухлардан сакланырга кирәк икәне турында ачык итеп әйтелә. Рәсүл Паул Эфестәге мәсихчеләргә болай дип язган: «Без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи көчләргә... каршы көрәшәбез». Рәсүл Петер бар явыз рухларның идарә итүчесен, Шайтан Иблисне, «үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп» йөрүче итеп тасвирлаган (Эфеслеләргә 6:12; 1 Петер 5:8).

Шайтан ничек зыян китерә? Күбесенчә, ул кешеләрне ялгыштырып яки алдап Аллаһыны мыскыл иткән эшләргә этәрә. Инҗилдә Шайтан «яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә» дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 11:14). Ул үзен яхшы рух итеп күрсәтә, ә чынлыкта, аның ниятләре явыз. Шайтан кешеләрнең акылларын томалый, һәм алар аның турында һәм Аллаһы турында дөреслекне белмиләр (2 Көринтлеләргә 4:4). Ни өчен ул кешеләрне алдый?

Шайтан кешеләрнең үзенә табынуларын бик нык тели. Кешеләр моны аңлап эшләрме яки юкмы — Шайтан өчен бу әллә ни мөһим түгел. Аллаһының Улы, Гайсә, җирдә булганда, Шайтан Гайсәнең «йөзтүбән капланып», үзенә табынуын теләгән. Әмма Гайсә аңа болай дип җавап кайтарган: «Кит, шайтан! ... Язылган: „Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит“» (Маттай 4:9, 10). Гайсә Шайтанга табыну белән бәйле бар нәрсәдән баш тарткан.

Йәһвә бар рухи затлардан иң көчлесе һәм ул үзен тыңлаган кешеләргә төзәтеп булмаслык зыян китерергә юл куймаячак (Мәдхия 82:19; Римлыларга 16:20). Без, Гайсә кебек, Йәһвәгә яраклы булырга телибез икән, безгә Шайтанга яки аның җеннәренә табыну белән бәйле бар нәрсәдән баш тартырга кирәк. Моның өчен без явыз рухи көчләргә табыну белән бәйле гадәткә кереп киткән йолаларны аера белергә тиеш. Моны ничек эшләп була?

Аллаһыга яраклы булмаган йолаларны аера белегез

Йәһвә Аллаһы үзенең борынгы халкын, исраиллеләрне, күрше халыкларның гадәткә кереп киткән йолаларыннан кисәткән. Ул болай дигән: «Сезнең арада ... күрәзәче, фалчы, багучы, сихерче, әфсен укучы ... булырга тиеш түгел». Мондый йолаларны тоткан кешеләр турында Инҗилдә болай дип әйтелә: «Раббы каршында мондый эшләрне эшләүче һәркем җирәнгеч» (Канун 18:10—12).

Шуңа күрә сез яшәгән җирдә киң таралган йолалар турында үзегезгә мондый сораулар бирегез: бу йола күрәзәлеккә ышанырга дәртләндерәме? Җансыз әйберләр могҗизалы рәвештә саклый дип өйрәтәме? Ул сихерләү белән яки сихердән саклану белән бәйлеме? Бу йоланы тоту Йәһвәдән яки аның билгеләнгән вәкиле — Гайсәдән башка берәр рухи затка буйсынуны таләп итәме? (Римлыларга 14:11; Филиппуйлыларга 2:9, 10).

Барлык андый йолалардан баш тарту бик мөһим. Ни өчен? Аллаһы рәсүл Паулны мондый сүзләр язарга рухландырган: «Бер үк вакытта Раббының да, җеннәрнең дә аш табынында катнашучылар була алмассыз». Ә Аллаһыга да, башка рухларга да яраклы булырга тырышкан кешеләр «Раббының ачуын» чыгарачаклар (1 Көринтлеләргә 10:20—22). Йәһвә Аллаһы җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итә һәм ул моңа лаек та (Чыгыш 20:4, 5).

Мондый сорау турында да уйлап карарга кирәк: бу йола кеше үз эшләре өчен үзе җаваплы түгел дип өйрәтәме? Мәсәлән, зина кылу һәм никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләр күп халыкларда хөкем ителә. Изге Язмаларда да шулай язылган (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Әмма Тын океан тирәсендә яшәгән кайбер халыкларда кыз аны сихерләделәр, яки «яшел яфрак сихере» *, аркасында җенси мөнәсәбәтләргә кердем дип әйтсә, аңа никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләр рөхсәт ителә.

Ләкин Инҗилдә без үз эшләребез өчен җаваплы дип әйтелә (Римлыларга 14:12; Гәләтиялеләргә 6:7). Мәсәлән, беренче хатын-кыз, Хаува, Аллаһыны тыңламаска аны Шайтан котырткан дип санаган. Ул болай дигән: «Мине елан котыртты, шуңа ашадым». Әмма Йәһвә Хауваны үз эшләре өчен үзе җаваплы дип санаган (Яратылыш 3:13, 16, 19). Аллаһы безне дә тәртибебез өчен җаваплы дип исәпли (Еврейләргә 4:13).

Үзебезне ничек сакларга?

Сез Аллаһыга яраклы булырга һәм Изге Язмалар принциплары буенча яшәргә теләсәгез, сезгә үзегезне Шайтаннан һәм аның җеннәреннән саклар өчен көчегездән килгәнне эшләргә кирәк. Беренче гасырда Эфеста яшәгән эчкерсез кешеләр бу яктан яхшы үрнәк калдырганнар. Алар үзләрен явыз рухлардан саклар өчен, спиритизм белән бәйле бөтен китапларын җыеп, аларны «бар кеше алдында» яндырганнар (Рәсүлләр 19:19).

Китапларны яндырыр алдыннан бу кешеләр «үзләре кылган начар эшләрне икърар» иткәннәр (Рәсүлләр 19:18). Паулның Мәсих турында өйрәткәннәре аларның йөрәкләренә үтеп кергән, һәм алар сихерләү белән бәйле китапларны юк иткәннәр. Шулай ук алар гадәткә кереп киткән йолаларга карашларын да үзгәрткәннәр.

Әлбәттә, гадәткә кереп киткән йолаларны калдыру кайвакыт җиңел түгел. Мәкаләнең башында искә алынган Джеймс өчен дә бу җиңел булмаган. Ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм белгәннәре аңа бик ошаган. Әмма ул барыбер рарафоно кулланган. Бу йолага карата үз хисләрен тикшереп, ул шуны аңлаган: Йәһвәнең киләчәк турындагы вәгъдәләренә ул ышана, ләкин зыяннан сакланыр өчен ул гадәткә кереп киткән йолаларга таянырга кирәк дип таба.

Джеймска үз карашын үзгәртергә нәрсә ярдәм иткән? Ул болай дип сөйли: «Мин Йәһвәдән мине якласын дип һәм аңа ышанырга ярдәм итсен дип сорадым. Шулай ук мин гадәткә кереп киткән йолаларны калдырдым». Ул берәр нинди зыян күргәнме? «Юк,— дип әйтә Джеймс.— Мин Йәһвәгә таянырга өйрәндем. Йәһвәнең бик якын дус була алганын күрдем». Менә инде җиде ел Джеймс башкаларга Изге Язмаларның тәгълиматларын белергә ярдәм итеп тулы вакытлы хезмәт башкара.

Джеймс үрнәге буенча, сез яшәгән җирдә кешеләр тоткан йолаларны карап чыгыгыз һәм акылыгызны кулланып, алар «Аллаһының ихтыярына» каршы килмиме икәнен тикшерегез (Римлыларга 12:1, 2). Аннары кыюлык белән аларны калдырыгыз. Шулай эшләсәгез, Йәһвә сезне үзенә кабул итәчәгенә һәм яклаячагына ышана аласыз (2 Көринтлеләргә 6:16—18). Джеймс кебек сез дә Изге Язмалардагы мондый вәгъдәнең дөрес булганын күрерсез: «Раббының исеме — ул биек ныгытма-манара: тәкъва кеше аның эченә кереп, хәвефтән котыла» (Гыйбрәтле сүзләр 18:10).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Бу — рухлардан ярдәм сорар өчен йола.

^ 18 абз. Бу әйтем билгеле бер яфракны яисә ризыкны сихерләү йоласы белән бәйле. Бу сихерләнгән яфрак яки ризык аннан соң кызга бирелә, һәм аңарда ир кешегә карата җенси теләк уята. Ләкин кыз белмәгәндә аңа наркотиклар биреп, аннан соң көч кулланып, аны җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр иткәндә, кыз гаепле түгел.

[26 биттәге иллюстрация]

Корокоро

[Чыганак]

Courtesy of Dr. Bakshi Jehangir

[26 биттәге иллюстрация]

Берәр кеше ризык калдыкларын сихерләмәсен өчен, кыз аларны җыеп йөри