Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бар сугышларны бетерәчәк сугыш»

«Бар сугышларны бетерәчәк сугыш»

«Бар сугышларны бетерәчәк сугыш»

«Минем вәгъдәм шул: бу соңгы, бар сугышларны бетерәчәк сугыш булачак». ВУДРО ВИЛЬСОН, 1913—1921 ЕЛЛАРДА АКШ ПРЕЗИДЕНТЫ

БУ СҮЗЛӘР 90 ел элек, Беренче бөтендөнья сугышы азагында, әйтелгән булган һәм Вильсонның якты киләчәккә өметләнгәнен күрсәтә. Җиңүчеләр бу сугышка күп санлы корбаннар китергән, алар моның юкка булмаганына ышанырга теләгән, аларга хәтта моңа ышанырга кирәк булган, чөнки бу сугыш коточкыч һәлакәтле булган. Әмма кеше башлаган сугышлар бик сирәк кенә авырлыкларны хәл итә, алар аеруча тирән тамырлар җибәргән сугыш проблемасын юк итә алмый.

Вильсонның ашыгып бирелгән бу вәгъдәсеннән соң якынча 20 ел узгач, Икенче бөтендөнья сугышы башланган һәм Беренчесенә караганда күпкә дәһшәтлерәк, күпкә куркынычрак булган. Шул егерме ел эчендә зур техник уңышларга ирешкән кешелек хәзер үз кардәшләрен күпләп үтерә алган. Әмма Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганда, ил җитәкчеләре кешелеккә яңа сугыш яный икәнен аңлаганнар.

1945 елда Кушма Штатларның генералы Дуглас Макартур болай дигән: «Сугышларны туктатыр өчен, безнең соңгы мөмкинлегебез калды. Әгәр без [сугышларны туктатыр өчен] уңышлы һәм яхшы ысул уйлап чыгармасак, Һармагедун сугышы башланачак».

Генерал Икенче бөтендөнья сугышы азагында Нагасаки белән Хиросима өстенә ике атом бомба төшерелгәнен һәм моның нәрсәгә китергәнен бик яхшы белгән. Япониянең бу ике шәһәренең кичергән коточкыч бәласен күреп, генерал «Һармагедун» дигән сүзенә яңа мәгънә биргән һәм бу сүз Җирдәге кешелекне атом-төш коралын кулланып юкка чыгаруны аңлата башлаган.

Кешеләр бүген дә атом-төш сугышы башлануыннан куркып яши. 1960 елларда дөньядагы державалар «бер-береңне гарантияле юк итү» стратегиясен эшләп чыгарганнар. Аларның максаты буенча, граждан халкының 25 процентын, ә индустриаль биналарның 50 процентын юк итәр өчен, җитәрлек санлы сугыш ракеталары һәм аларны ату чаралары булырга тиеш булган. Һәм бу килешүне сугышта катнашкан ике як та үтәгән. Аларның дөньядагы тынычлыкны саклар өчен андый тырышлыклары берәр кешене өметләндереп җибәргән микән?

Бүген атом-төш коралы саны үсә бара, ә урыны-урыны белән барган сугышларда бихисап санлы кеше үлә. Кешелеккә әле дә атом-төш сугышы яный. Кешеләр сугышларның бетүен теләсә дә, бик әз кеше генә берәр сугыш яки стратегия моны тормышка ашырыр дип ышана.

Әмма Аллаһы Сүзендә бар сугышларны бетерәчәк сугыш булачак дип әйтелә. Инҗилдә ул «Һармагедун» дип атала. Бу сүзне кешеләр шулай ук атом-төш сугышы турында әйткәндә куллана. Һармагедун сугышларны бетерә алачакмы? Чираттагы мәкаләдә бу сорауга җавап бирелә.

[3 биттәге сүзләр]

DTRA Photo

[4 биттәге сүзләр]

Nagasaki, Japan, 1945: USAF photo