Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ярлы булса да, өмет тулы йөрәк белән бәхетле яши

Ярлы булса да, өмет тулы йөрәк белән бәхетле яши

Боливиядән хат

Ярлы булса да, өмет тулы йөрәк белән бәхетле яши

ИКЪТИСАДИ яктан үсә барган бер илдә миссионер булып хезмәт иткәндә, мине кешеләрнең ярлы һәм өметсез яшәүләре һәрвакыт борчып торды. Аларның тормышларын шунда ук яхшы якка үзгәртәсе килә иде. Әмма мин моны Аллаһы Патшалыгы гына хәл итәчәк икәнен бик яхшы белә идем. Шулай да мин кешеләрнең Аллаһы Сүзен тотып, авыр шартларга карамастан, бәхетле яши башлаганнарына кат-кат шаһит булып тордым. Андый кешеләрнең берсе Сабина булды.

Күп еллар элек Сабина ике кызын кулларына алып, ирен озата чыккан. Аның ире, иске бер автобуска утырып, яхшырак эш эзләп башка илгә киткән. Аны көтә-көтә айлар, еллар узган, әмма ире кайтмаган. Ә Сабинага үзен дә тәэмин итәргә һәм ике кызын, Милена белән Гелиананы да, ашатып үстерер өчен, һәр көн көрәш алып барырга туры килгән.

Беренче тапкыр Сабинаны мин бер көн төштән соң очраттым: ул үз апасының кибетендә сабыр гына таләпчән сатып алучыларга булышып тора иде. Аның арыган күзләреннән аңа таңнан кичкә кадәр бик тырышып эшләргә туры килгәне күренеп тора иде. Мин аңа һәм аның кызларына үзем белән Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иттем. «Өйрәнәсем килә дә, вакытым юк шул,— диде ул.— Ә менә кызларым белән өйрәнә башласагыз, бик әйбәт булыр иде». Мин ризалаштым һәм кызлары белән өйрәнә башладым. Вакыт узган саен мин тагы да яхшырак Сабинаны һәм аның авыр хәлен аңлый бардым.

Сабинаның көне иртәнге дүрттә башлана иде. Ул үзенең бер бүлмәле йортында, кызлары әле йоклаганда, торып, алюминийдан ясалган иске бер кастрюль астында учакны яндырып җибәрә иде. Шул кастрюльдә ул ит пешерә, ә төн алдарак камыр куя иде. Ул аларны, пәрәмәч кебек, ризык ясап, сата иде һәм, әз булса да, үз гаиләсе өчен акча булдыра иде.

Шуннан ул кешеләрдән әҗәткә алган кул арбасына кояштан капланыр өчен зур зонт, плита, кечкенә газ баллоны, өстәл, урындыклар, кастрюль, үсемлек мае, итен һәм камырын төйи. Ул шулай ук җимешләрдән өйдә генә әзерләнгән су салынган берничә шешә ала.

Иртәнге сәгать алты. Сабина белән аның ике кызы әзер. Алар ишекләренә йозак элеп юлга чыгалар. Аларның йөзләре җитди, бернинди сөйләшү, көлү юк, бар уйлары эш турында гына. Үзебез яшәгән миссионер йортының тәрәзәсеннән минем андый кешеләрне күп тапкыр иртән күзәтеп торганым бар. Боливиядә яшәүче күп кенә хатыннар, Сабина кебек, урамнарда ризык белән эчемлекләр сатар өчен, бу вакытта йортларыннан чыгып китә.

Кояш таулар өстеннән күтәрелеп барганда, 6:30 да, Сабина үз кызлары белән үзенең эш урынына килеп баса. Алар дәшмичә генә арбаны бушатып үзләренең тәгәрмәчле ашханәләрен җыя башлыйлар. Ниһаять, кайнап торган майга беренче «пәрәмәч» оча, һәм шунда ук чыжылдый башлый. Иртәнге салкын һавада тәмле исләр тарала һәм ач сатып алучыларны үзенә әйдәкләп тора.

Әле йокыдан да уянып бетмәгән беренче сатып алучы килә. «Ничәне?» — дип сорый аңардан Сабина. Тегесе, күзләрен дә күтәрмичә, ике бармагын күрсәтә. Сабина аңа майда кызарып пешкән ике кайнар «пәрәмәч» суза да, түләгән акчасын ала. Акча әллә ни зур түгел. Шулай итеп кешеләр килә тора, «пәрәмәчләр» сатыла тора. Көненә йөзләгән кеше үтә. Ниһаять, соңгы «пәрәмәч» сатылгач, алар «табыннар җыеп» өйгә кайтып китәләр. Иртәнге эштән Сабинаның аяклары талган булса да, ул апасының кибетенә, икенче эшенә китә.

Кызлары белән беренче өйрәнүне үткәрер өчен килгәч, мин бер почмакта әзерләп куелган ике кечкенә эскәмия күрдем. Милена белән Гелиана, ә ул вакытта аларга 9 һәм 7 яшь иде, беренче очрашудан башлап яхшы әзерләнеп килделәр һәм һәрбер өйрәнүне түземсезлек белән, дулкынланып көттеләр. Әкрен-әкрен генә бу оялучан кызлар ачылып китте һәм үзләре белән дуслашырга рөхсәт иттеләр. Бу Сабинага бик нык тәэсир итте һәм ул, үз тыгыз эш графигына карамастан, минем белән Изге Язмаларны өйрәнергә булды.

Сабинаның белеме арткан саен Йәһвә Аллаһыга карата мәхәббәте дә үсте. Хәзер ул бәхетле иде, ә күптән түгел генә ул моның нәрсә икәнен дә белми иде бит! Бер вакыт арып беткән, кайгылы йөзле сатучы үзгәрде. Аның сыны турайды, башы күтәрелде, күзләре ялтырый башлады. Аның апасы да: «Сабина һәрвакыт елмаеп йөри, ул андый түгел иде»,— дип әйтеп куйды. Башкалар да Сабинада һәм аның кызларындагы зур үзгәрешләргә игътибар иттеләр. Шундый озак вакыт булган рухи ачлык, ниһаять, канәгатьләндерелде.

Һәрбер өйрәнү Сабинага шатлык китерде, әмма тыгыз эш графигы булганга, ул мәсихче очрашуларга йөри алмады. Ахыр чиктә ул Патшалык Залына барырга булды һәм шуннан соң бер очрашуны да калдырмады. Ул монда чын дуслар тапты. Йәһвә үзен яратучыларга һәм аңа хезмәт итәр өчен корбаннарга баручыларга бар кирәклесен бирә икәнен Сабина үзе татып карады (Лүк 12:22—24; 1 Тимутегә 6:8).

Ул алган белемнәрен ярата иде һәм аның барысын башкаларга сөйлисе килә иде. Әмма ул: «Кешеләргә вәгазьләү турында уйлап кую белән калтырый башлыйм»,— дип әйтә иде. «Ничек инде мин — оялчан, белемсез хатын башкаларны өйрәтә алыйм ди?» — дип уйлый иде ул. Шулай да башкалардан күргән игелек, үз тормышында ясаган гаҗәеп үзгәрешләр аны бу мөһим адымны ясарга этәрде. Сабина шулай ук аның кызлары аңардан үрнәк ала икәнен белә иде. Шуңа күрә башкаларга яхшы хәбәрне сөйли башлады. Аның кызлары да аңа сөенеп кушылдылар.

Бүген Сабина чиксез авыр эшне шатлыксыз башкаручы ярлы хатын түгел. Әйе, ул шулай ук ярлы булып калды, ләкин аның тормышка карашы үзгәрде. Бүген ул, суга чумдырылу үткән мәсихче, башкаларга Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьли һәм бу Патшалык кына дөньядагы ярлылыкны җиңәчәк һәм кешеләргә өмет бирәчәк дип сөйли (Маттай 6:10).

Иртәнге сәгать биш. Сабина гадәттәгечә үзенең бер бүлмәле йортында җыенып йөри. Ләкин бүген ул «пәрәмәчләр» сатып тормаячак. Ул башка кардәшләре белән бергә урамда вәгазьләргә җыена. Башкаларга ярдәм итәр өчен һәр атна берникадәр вакыт бүлеп куеп, ул үз тормышын тагын да бәхетлерәк итә. Ул ишеген яба да урамга атлый, аның йөзе елмаюдан балкып тора. Кулында арба түгел, ә зур сумка. Аның эчендә Изге Язмалар китабы һәм, башкаларга да өмет китерүче хәбәр җиткерер өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият. Сабина елмаеп болай ди: «Башкаларга Изге Язмалар турында сөйләп йөрермен дип хыялланганым да юк иде». Шуннан соң ул: «Мин хезмәтемне яратам»,— дип өсти.