Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Һармагедун — бар сугышларны бетерәчәк Аллаһы сугышы

Һармагедун — бар сугышларны бетерәчәк Аллаһы сугышы

Һармагедун — бар сугышларны бетерәчәк Аллаһы сугышы

«Гренландиядә яшәүче халык башка кешене үтерү — коточкыч хәл дип саный. Шуңа күрә алар өчен сугыш — бу әллә нинди җирәнгеч нәрсә. Аларның телендә хәтта сугыш дигән сүз дә юк». ГРЕНЛАНДИЯ ХАЛКЫНЫҢ ТОРМЫШЫ. НОРВЕГИЯ СӘЯХӘТЧЕСЕ ФРИТЬОФ НАНСЕН, 1888 ЕЛ.

ҺӘР кешенең сугышны «әллә нинди җирәнгеч нәрсә» дип санаган кешеләр җәмгыятендә яшисе килә. Сугышлар булмаганга, сугыш дигән сүзнең нәрсә икәнен дә белмәгән дөньяда кемнең яшисе килми микән? Андый дөнья, аеруча аны кешеләр төзер дип өметләнеп яшәсәк, буш хыял гына булып күренер.

Әмма Ишагыйя пәйгамбәр аша Аллаһы андый дөнья булдыруы турында үзе вәгъдә бирә: «Алар үз кылычларын яңадан чүкеп төрәннәр һәм сөңгеләрне яңадан чүкеп бакчачы пычаклары ясаячаклар. Халык халыкка кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга өйрәнмәячәк» (Ишагыйя 2:4).

Әгәр бүген дөньяда 20 миллион кешенең армия сафларында хезмәт иткәнен һәм 20 гә якын сугыш барганын исәпкә алсак, пәйгамбәрлектәге вәгъдә үтәлсен өчен, шактый зур үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен ачык күрербез. Бу үзгәрешләрне Аллаһы Тәгалә, Йәһвә, башкарачак һәм иң зур үзгәрешләр, Инҗилдә әйтелгәнчә, Һармагедунда булачак (Ачылыш 16:14, 16).

Соңгы елларда «Һармагедун» дип атом-төш сугышы атала. Әмма бер сүзлектә бу сүзнең төп мәгънәсе болай аңлатыла: «Бу игелек белән явызлык көчләре арасындагы соңгы бөек сугышның урыны». Игелек явызлыкны җиңәрме, яки андый сугыш кешеләр уйлап чыгарган уйдырма гынамы?

Изге Язмаларда, безне юатып, явызлыкның юк ителүе турында еш кына әйтелә. Мәсәлән, Зәбурда гөнаһлыларның бетүе һәм канунсызланучыларның башка булмавы хакында пәйгамбәрлек язылган (Мәдхия 103:35). Ә Сөләйман пәйгамбәр болай дип язган: «Мәмләкәттә бары гадел юлдагылар, бары гөнаһсызлар гына яшәячәк. Ә яманнар юк ителәчәк, гөнаһ юлындагылар мәмләкәттән куып чыгарылачак» (Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22).

Әмма явызлар үз хакимлекләрен сугышсыз гына бирмәячәк дип әйтелә Аллаһы Сүзендә; шуңа күрә Аллаһы бар явызлыкны, шул исәптән сугыш китергән явызлыкны да, юк итәр өчен, соңгы сугыш булдырырга тиеш (Мәдхия 2:2). Бу үзенә күрә бердәндер сугыш Инҗилдә Һармагедун дип атала.

Мегиддо янындагы борынгы сугышлар

«Һармагедун» дигән сүз «Мегиддо тавы» дигән мәгънә йөртә. Борынгы шәһәр Мегиддо һәм аның янында урнашкан Изреел тигезлегенең тарихы төрле хәлиткеч сугышларга бай. «Мегиддо һәм Изреел тигезлеге — бу тарих барышын билгели торган сугышлар үткән урын булган»,— дип яза тарихчы Эрик Клайн («The Battles of Armageddon»).

Клайн билгеләгәнчә, Мегиддо янында үткән сугышлар күп очракларда хәлиткеч булган. 13 нчы гасырда шул тигезлектә Азиянең зур өлешен яулап алган монгол армияләре үзләренең беренче җиңелүләрен татып караган. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Мегиддодан ерак түгел генә Британия армиясе генерал Эдмунд Алленби җитәкчелегендә төркиләрнең армиясен җиңгән. Бер хәрби тарихчы аның бу җиңүен «тарихтагы иң хәлиткеч сугышларның берсе» дип атаган һәм бу сугыш «күз ачып йомганчы үткән» дип язган.

Изге Язмаларда әйтелгән хәлиткеч сугышлар да Мегиддо янында үткән. Анда Барак исемле хаким Сисара җитәкчелегендәге Кәнган армияләрен җиңгән (Хакимнәр 4:14—16; 5:19—21). Гидеон 300 кешедән торган кечкенә төркем белән Мидия иленең шактый зур армиясен җиңгән (Хакимнәр 7:19—22). Филистиләр Исраил армиясен җиңгәч, Шаул патша үз улы Йонафан белән Гелвуй тавы янында үлгән (1 Патшалык 31:1—7).

Мегиддо һәм аның янындагы тигезлек стратегик яктан бик уңайлы урын булган, шуңа күрә анда соңгы 4 000 ел дәвамында дистәләгән сугыш үткән. Бер тарихчы аларның саны ким дигәндә 34 булган ди!

Мегиддо тарихы һәм аның стратегик урнашуы «Һармагедун» дигән сүзнең символик мәгънәсен ачыклый. Бу сүз Изге Язмаларда бер тапкыр гына, Ачылыш китабында гына очрый, шулай да бу вакыйгага кагылышлы контекст шуны күрсәтә: бу вакыйга, һичшиксез, җирдә яшәүче һәрбер кешегә кагылачак.

Изге Язмалар буенча Һармагедун нәрсә ул?

Мегиддо янында күп кенә хәлиткеч сугышлар булса да, аларның берсе дә явызлыкны бетермәгән. Дөресен генә әйткәндә, аларның берсен дә явыз көчләргә каршы көрәшүче игелек көче дип атап булмый. Андый сугыш Аллаһыдан булырга тиеш, чөнки Гайсә: «Бер Аллаһыдан башка һичкем дә игелекле түгел»,— дип әйткән (Лүк 18:19). Өстәвенә, Изге Язмаларда Һармагедун Аллаһы сугышы дип атала.

Инҗилдә, Ачылыш китабында «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә сугышка» «бөтен җир патшалары» бергә җыелачак дип әйтелә (Ачылыш 16:14). Шуннан соң пәйгамбәрлектә: «Явыз рухлар патшаларны яһүд телендә „Һармагедун“ дип аталган урынга җыйдылар»,— дип әйтелә (Ачылыш 16:16) *. Соңрак, Ачылыш китабында әйтелгәнчә, «җир патшалары һәм аларның гаскәрләре» «атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелачак» (Ачылыш 19:19). Атта утыручы — бу Гайсә Мәсих (1 Тимутегә 6:14, 15; Ачылыш 19:11, 12, 16).

Бу шигырьләрдән нинди нәтиҗә ясап була? Һармагедун — бу тыңламаучан кешелекнең көчләре белән Аллаһы арасындагы сугыш. Ни өчен Йәһвә белән аның Улы андый сугыш башлаячак? Сәбәпләрнең берсе — Һармагедунда «җирне һәлак итүчеләр һәлак итү» (Ачылыш 11:18). Өстәвенә, Һармагедун ярдәмендә тыныч тормыш, «гаделлек хакимлек итә торган яңа күк һәм яңа җир» урнаштырылачак (2 Петер 3:13).

Ни өчен Һармагедун кирәк?

Йәһвә, «мәхәббәт... Аллаһысы», үз Улын, «Тынычлык мирзасын» сугыш алып барырга билгели. Бу сезне гаҗәпләндермиме? (2 Көринтлеләргә 13:11; Ишагыйя 9:6). Аларның ни өчен моны эшләгәнен аңласак, гаҗәпләнер өчен сәбәп булмас. Зәбурда Гайсә сугышчы җайдак итеп күрсәтелә. Ни өчен ул сугыша? Зәбурда «хакыйкать, сабырлык һәм дөреслек хакына» дип әйтелә. Әйе, Гайсә дөреслекне ярата һәм явызлыкны нәфрәт итә (Мәдхия 44:5, 8).

Изге Язмаларда Йәһвәнең дөньядагы бүгенге гаделсезлекне күреп кичергән хисләре турында әйтелә. Ишагыйя пәйгамбәр болай дип яза: «Йәһвә моны күрде һәм гаделлекнең юклыгы аның өчен явызлык иде. Ул тәкъвалыкны көбә итеп һәм коткаруны башына тимер башлык итеп кигән. Ул үч алу киемен кигән, үзен ашкыну белән, өске кием белән урагандай, ураган» (Ишагыйя 59:15, 17).

Явыз кешеләр хакимлек иткәнгә, тәкъва кешеләр бәхетле һәм тыныч тормыш алып бара алмый (Гыйбрәтле сүзләр 29:2; Вәгазьче 8:9). Бозык һәм явыз эшләр башкаручыларны үзләренең бу эшләреннән берничек тә аерып булмый. Шуңа күрә тынычлык белән гаделлекне урнаштырыр өчен, явызларны юк итәргә кирәк. «Яман бәндә — тәкъва кешенең... йолымыдыр»,— дип язган Сөләйман (Гыйбрәтле сүзләр 21:18).

Аллаһы Судья булачак, шуңа күрә явызларны дөрес хөкем көтә. «Бөтен дөньяның Хакиме... гаделсезлеккә юл куймас!» — дигән Ибраһим пәйгамбәр. Ул Йәһвәнең һәрвакыт дөрес эш иткәнен үзе күргән! (Яратылыш 18:25). Өстәвенә, Изге Язмаларда Йәһвәгә явызларны юк итү шатлык китерми дип әйтелә; Аллаһы инде башка чара калмагач кына, шулай эшли (Йәзәкил 18:32; 2 Петер 3:9).

Безне киләчәктә Һармагедун көтә

Бу хәлиткеч сугыш башлангач, без кемнең ягында торырбыз? Кешеләрнең күпчелеге: «Без игелек көчләре ягында торабыз»,— ди. Әмма бу чыннан да шулай булсын өчен нәрсә эшләргә? «Гаделлекне эзләгез, юашлыкны эзләгез»,— дип өнди Софония пәйгамбәр (Софония 2:3). Аллаһы «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» дип язган рәсүл Паул (1 Тимутегә 2:4).

Котылыр өчен беренче адым — Йәһвә һәм аның җирдән бар явызлыкны юк итәргә нияте турында белем алу. Икенче адым — тәкъва тормыш алып бару. Ул чакта Аллаһы безне хуплаячак һәм яклаячак.

Бу мөһим адымнарны ясыйбыз икән, Һармагедуннан куркып яшәр өчен сәбәп юк. Бу сугыш җирдәге бөтен сугышларны чыннан да юк итәчәк. Шуннан соң һәр милләт кешесе сугышны әллә нинди җирәнгеч нәрсә дип санаячак. «Халыклар... сугышырга башка өйрәнмәячәк» (Ишагыйя 2:4).

[Искәрмә]

^ 17 абз. Һармагедун бу берәр билгеле җирме икәнен белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус), 2008 ел, 1 апрель санында, 31 нче биттәге «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне карагыз.

[5 биттәге сүзләр]

Аллаһы кешелек тормышын Һармагедун дип аталган сугышта кискен үзгәртәчәк

[6 биттәге иллюстрация]

Гидеон үз гаскәрләре белән Мегиддо янында хәлиткеч сугышта җиңгән

[6 биттәге иллюстрация]

Мегиддо

[6, 7 биттәге иллюстрация]

Һармагедуннан соң һәр милләт кешесе сугышны әллә нинди җирәнгеч нәрсә дип санаячак