Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә сөйләгән?

Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә сөйләгән?

Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә сөйләгән?

«Гайсә шәһәрләр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде» (ЛҮК 8:1).

БЕЗ күңелебезгә якын булган һәм үзебез өчен мөһим әйберләр турында сөйләргә яратабыз. Гайсә әйткәнчә, «кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була» (Маттай 12:34). Гайсәнең хезмәт иткәндә сөйләгән хәбәренә игътибар итсәк, Аллаһы Патшалыгы аның өчен бик мөһим булган икәнен күрербез.

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул? Патшалык — бу патша идарә итә торган хөкүмәт. Аллаһы Патшалыгы исә — бу Аллаһы урнаштырган хөкүмәт. Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында күп сөйләгән һәм бу аның хәбәренең төп темасы булган. Инҗилнең беренче дүрт китабында бу Патшалык турында 110 нан артык тапкыр әйтелә. Гайсә үз сүзләре белән генә түгел, ә шулай ук үз эшләре белән дә Аллаһы Патшалыгы һәм бу Патшалык китерәчәк фатихалар турында шаһитлек биргән.

Бу Патшалыкның Патшасы кем? Аллаһы Патшалыгының Патшасын кешеләр сайламый. Аны Аллаһы үзе билгели. Кешеләрне өйрәткәндә, Гайсә аларга Аллаһы аны Патша итеп сайлаган дигән.

Гайсә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән шуны белгән: вәгъдә ителгән Мәсих мәңгелек Патшалыкта идарә итәчәк (2 Патшалык 7:12—14; Данил 7:13, 14; Маттай 26:63, 64). Гайсә үзе турында әйткәндә, үзен вәгъдә ителгән Мәсих дип атаган. Шулай итеп ул үзенең Аллаһы билгеләгән Патша булуын таныган (Яхъя 4:25, 26). Шуңа күрә Гайсә берничә тапкыр «Минем Патшалыгым» дигән сүзләрне кулланган (Яхъя 18:36).

Ул үзе белән Патшалыкта башкалар да идарә итәчәк дип сөйләгән (Лүк 22:28—30). Бу хакимдәшләренең саны әз булганга күрә, Гайсә аларны «кечкенә көтү» дип атаган. Ул аларга: «Сезгә Патшалыкны бирүне Атагыз яхшы дип тапты»,— дигән (Лүк 12:32). Инҗилнең соңгы китабында Мәсих белән идарә итәчәк кешеләрнең саны китерелә. Аларның саны 144 000 (Ачылыш 5:9, 10; 14:1).

Бу Патшалык кайда урнашкан? Гайсә Рим идарәчесе Понти Пилатка: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дигән (Яхъя 18:36). Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгы җирдәге кешеләр аша идарә итмәячәк. Гайсә Аллаһы Патшалыгын кат-кат «Күкләр Патшалыгы» a дип атаган (Маттай 4:17; 5:3, 10, 19, 20). Шуңа күрә Аллаһы Патшалыгы — бу күктәге хөкүмәт.

Гайсә җирдә вакытлыча булганнан соң, кире күккә әйләнеп кайтачагын белгән. Шуңа күрә ул «урын әзерләргә барам» дигән һәм үз хакимдәшләренә, алар үзе белән бергә булсын өчен, юл ачкан (Яхъя 14:2, 3).

Патшалык инде хәзер нәрсә башкара? Гайсә үз тыңлаучыларын Аллаһыга: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Аллаһы ихтыяры күктә инде гамәлгә ашып бара. Аллаһы шулай ук Патшалык ярдәмендә җиргә карата үз ихтыярын үти. Моны тулысынча үтәп чыгар өчен, Патшалык җирдә гаҗәеп үзгәрешләр ясаячак.

Патшалык җирдә нинди үзгәрешләр ясаячак? Аллаһы Патшалыгы явыз эшләр башкаручыларны юк итеп, җирдән бар явызлыкны алып куячак дип өйрәткән Гайсә (Маттай 25:31—34, 46). Бу җирдә бозыклык белән явызлыкның бер төре дә булмаячак дигәнне аңлата. Гайсә шулай ук җирдә «юашлар», тәкъвалар, шәфкатьлеләр, «саф күңеллеләр» һәм татулык урнаштыручылар яшәячәк дигән (Маттай 5:5—9).

Бу тугры кешеләр пычратып бетерелгән планетада яшәячәкме? Һич тә юк! Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә җирдә гаҗәеп үзгәрешләр үтәчәк дип вәгъдә иткән Гайсә. Аның белән бергә җәзалап үтерелергә тиеш булган кеше: «Гайсә, Үзеңнең Патшалыгыңа кергәч, мине искә ал»,— дигән. Гайсә аңа болай дип җавап кайтарган: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә җәннәттә булачаксың» (ЯД) (Лүк 23:42, 43). Әйе, Аллаһы Патшалыгы җирне оҗмах итеп үзгәртәчәк һәм ул Гадән бакчасы кебек булачак b.

Патшалык кешелек өчен тагын нәрсә башкарачак? Гайсә Аллаһы Патшалыгы башкарачак эшләрне вәгъдә дә иткән һәм моны үз эшләре белән күрсәткән дә. Ул күп кешеләрне могҗиза эшләп савыктырган һәм шулай итеп Патшалык киләчәктә бөтен җир шары буенча зуррак күләмдә нинди эшләр башкарачак икәнен күрсәткән. Аллаһы иңдергән Инҗилдә Гайсә турында болай дип әйтелә: «Гайсә бөтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә өйрәтеп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде» (Маттай 4:23).

Әйе, Гайсә төрле авырулардан савыктырып йөргән. Ул «тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачкан» (Яхъя 9:1—7, 32, 33). Җирәнгеч махау чире белән авырган бер кешегә назлы кагылып, ул аны савыктырган (Марк 1:40—42). Гайсә янына «чукрак һәм начар сөйләшә торган кешене» китергәч, ул чукракларны ишетергә һәм телсезләрне сөйләшергә сәләтле итә алганын күрсәткән (Марк 7:31—37).

Аллаһының билгеләнгән Патшасы хәтта үлемне дә җиңә алган. Өч тапкыр Гайсә үлгәннәрне терелтеп тормышка кайтарган. Ул тол хатынның бердәнбер улын, 12 яшьлек кыз баланы, һәм үзенең якын дусты Лазарны терелткән (Лүк 7:11—15; 8:41—55; Яхъя 11:38—44).

Киләчәктә Аллаһы Патшалыгының гражданнары гаҗәеп дөньяда яшәячәк. Моның хакында Гайсә рәсүл Яхъя аша мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Аллаһысы булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 1:1; 21:3, 4). Бер күз яше дә, авырту да, үлем дә булмаган дөньяны күз алдыңа китереп кенә карагыз! Шулчак Аллаһының нияте күктәге кебек җирдә дә үтәлсен дигән сүзләр тулысынча тормышка ашачак.

Аллаһы Патшалыгы кайчан киләчәк? Гайсә үзенең патша булып идарә итүе билгеле бер чорда башланачак дип өйрәткән. Бу чор «ахыр заман» дип атала. Гайсә бу заманның башлануын күрсәтүче пәйгамбәрлек әйткән һәм аның төрле үзенчәлекләрен сөйләп биргән. Бу чорда кешеләр күп кайгы-хәсрәт күрәчәк: бөтен җир шары буенча сугышлар барачак, ачлык, җир тетрәүләр, эпидемияләр булачак һәм җинаятьчелек артачак (Маттай 24:3, 7—12; Лүк 21:10, 11). Гайсә әйткән бу һәм башка үзенчәлекләрне 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башланган вакыттан ачык күреп була. Шулай итеп хәзер Гайсә Патша булып идарә итә. Тиздән Патшалык килеп Аллаһының җиргә карата ниятен тормышка ашырачак c.

Аллаһы Патшалыгы килгәч, бу сезгә нәрсә китерәчәк? Бу сезнең Гайсә хәбәрен кабул итүегездән тора.

[Искәрмәләр]

a «Күкләр Патшалыгы» дигән сүзләр Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә 30 га якын тапкыр очрый.

b Тәүрат китабында Гадән бакчасы, ягъни Оҗмах, аша Фөрат (Евфрат) елгасы үткән дип әйтелә (Яратылыш 2:10, 14). Шуңа күрә Гадән бакчасы Якын Көнчыгыштагы Фөрат елгасы янында урнашкан булган.

c Аллаһы Патшалыгының тиз арада килүе турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабының «Без яшәгән вакыт — „соңгы көннәрме“?» дип исемләнгән 9 нчы бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.