Гайсә Аллаһы турында нәрсә сөйләгән?
Гайсә Аллаһы турында нәрсә сөйләгән?
«Атасының кем икәнен Улыннан һәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми» (ЛҮК 10:22).
ҖИРГӘ килгәнче Аллаһының беренче Угылы үз Атасы белән бихисап еллар буе тыгыз аралашып яшәгән (Көлессәйлеләргә 1:15). Шулай итеп ул Атасының фикерләре, хисләре һәм таләпләре белән танышкан. Бу Угыл, җирдә Гайсә исемле кеше булып тугач, үзенең Атасы турында хакыйкатьне ашкынып сөйләгән. Без бу сүзләргә колак салып, Аллаһы турында күпне белербез.
Аллаһы исеме. Аллаһы исеме — Йәһвә — Гайсә өчен бик мөһим булган. Аллаһының яраткан Угылы башка кешеләрнең үз Атасының исемен белеп куллануларын теләгән. Гайсәнең исеме «Йәһвә коткара» дигәнне аңлата. Үз үлеме алдыннан Гайсә Йәһвәгә дога кылганда: «Синең исемеңне аларга белдердем»,— дип әйткән (Яхъя 17:26). Гайсәнең Аллаһы исемен куллануына һәм аның турында башкаларга сөйләгәненә гаҗәпләнәсе дә юк. Чыннан да, кешеләр Йәһвә исемен һәм бу исемнең мәгънәсен белмәсә, алар Гайсә Аллаһы турында әйткән хакыйкатьне аңлый алыр идеме? Әлбәттә юк! a
Аллаһының бөек мәхәббәте. Бер тапкыр Гайсә Аллаһыга дога кылганда «Атам! [...] Син Мине дөнья яратылганга кадәр» инде сөйдең дип әйткән (Яхъя 17:24). Күктә яшәп Гайсә Аллаһының мәхәббәтен күргән һәм җирдә яшәгәндә бу сыйфатны күп яклардан чагылдырырга тырышкан.
Гайсә Йәһвәнең мәхәббәте бик киң икәнен күрсәткән. «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дигән ул (Яхъя 3:16). Бу шигырьдә «дөнья» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «җир шарын» түгел, ә кешеләрне, бөтен кешелекне аңлата. Аллаһының кешеләргә карата мәхәббәте шулкадәр бөек ки, ул, тугры кешеләрне гөнаһ белән үлем хакимлегеннән азат итәр өчен һәм алар мәңгелек тормыш ала алсын өчен, хәтта үзенең бик кадерле Улын биргән. Без андый бөек мәхәббәтнең зурлыгын һәм тирәнлеген күз алдына да китерә алмыйбыз (Римлыларга 8:38, 39).
Гайсә гаҗәеп бер хакыйкатьне исбатлаган: Йәһвә үзенең һәрбер хезмәтчесен бик нык ярата. Ул Йәһвәне көтүче белән чагыштырган һәм аның өчен һәрбер сарыгы кадерле һәм ул аларның һәрберсен ярата дип ышандырган (Маттай 18:12—14). Гайсә хәтта чыпчык та Йәһвәнең ихтыярыннан башка җиргә егылып төшә алмый дигән. Һәм: «Сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы»,— дип өстәгән (Маттай 10:29—31). Әгәр Йәһвә бер чыпчыкның егылып төшкәненә игътибар итә икән, бигрәк тә ул җирдәге һәрбер үз хезмәтчесен күреп тора һәм аның турында кайгырта ала. Йәһвә башыбыздагы һәр чәч бөртеген санап белә икән, ул безгә нәрсә кирәк, нинди авырлыклар һәм борчылуларыбыз бар икәнен әллә белмәсме?
Күктәге Ата. Моннан алдагы мәкаләдә әйтелгәнчә, Гайсә — бу Аллаһының бердәнбер Улы. Йәһвәнең яраткан Улы аңа «Ата» дип еш кына мөрәҗәгать иткән һәм аның турында «Атам» дип сөйләгән. Гайсә Инҗилдә язылган беренче сүзләрен әйткәндә, Йәһвәгә «Атам» дип мөрәҗәгать иткән (Лүк 2:49). Ул бу сүзләрне гыйбадәтханәдә 12 яшендә әйткән булган. «Ата» дигән сүз Инҗилнең беренче дүрт китабында якынча 190 тапкыр очрый. Гайсә Йәһвә турында әйткәндә, «Атагыз», «Атабыз» һәм «Атам» дигән сүзләр кулланган (Маттай 5:16; 6:9; 7:21). Бу сүзне шулкадәр киң кулланып, Гайсә гөнаһлы һәм камилсез кешеләрнең Йәһвә белән җылы һәм якын мөнәсәбәтләргә ия була алганын күрсәткән.
Шәфкатьле һәм кичерергә әзер. Гайсә шуны белгән: камилсез кешеләр Йәһвәнең бөек мәрхәмәтенә мохтаҗ. Читкә киткән угыл хакында сөйләгәндә, Гайсә Йәһвәне миһербанлы, гөнаһларны кичерә торган, үзенең тәүбә иткән улын кулларын җәеп каршы алган ата белән чагыштырган (Лүк 15:11—32). Гайсәнең сүзләре шуңа ышандыра: Йәһвә гөнаһлы кешенең йөрәгендәге һәрбер үзгәрешне күреп алырга тырыша һәм моны үз мәрхәмәтен күрсәтергә нигез булсын өчен эшли. Йәһвә тәүбә иткән кешене кичерергә бик тели. Гайсә болай дигән: «Сезгә шуны әйтәм: шул рәвешчә, тәүбә итәргә мохтаҗ булмаган туксан тугыз тәкъва кеше өчен шатлануга караганда, гөнаһлы бер кешенең тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар» (Лүк 15:7). Мондый шәфкатьле Аллаһыга якын булырга кем теләмәс иде?
Аллаһы догаларны ишетә. Җиргә килгәнче, күктә булганда, Гайсә Йәһвәнең догаларны Ишетүче икәнен һәм аңа үзенең тугры хезмәтчеләренең догалары шатлык китергәнен үзе күргән (Мәдхия 65:19). Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, кешеләрне дога кылырга өйрәткән. Ул аларга ничек итеп һәм нәрсә турында дога кылырга икәнен аңлаткан. «Дога кылганда... буш сүзләр әйтмәгез»,— дигән киңәш биргән ул. Гайсә үз тыңлаучыларын болай дип дога кылырга өйрәткән: «Күктәге кебек, җирдә дә Синең [Аллаһының] ихтыярың гамәлгә ашсын». Без көндәлек ризыгыбыз, гөнаһларыбызның кичерелүе һәм вәсвәсәдән яклау турында дога кыла алабыз (Маттай 6:5—13). Йәһвә үз хезмәтчеләренең догаларына, Ата шикелле, колак сала һәм чын күңелдән иман белән әйткән үтенечләренә җавап бирә дип өйрәткән Гайсә (Маттай 7:7—11).
Гайсә Йәһвә турында хакыйкатьне һәм аның сыйфатлары хакында өйрәтергә, әлбәттә, ашкынып торган. Йәһвәнең кешелеккә һәм җиргә карата үз ниятен үтәр өчен бөтен дөньяны үзгәртәчәк «коралы» бар. Гайсә аеруча шул «корал» турында сөйләргә омтылган. Бу аның вәгазенең төп темасы булган.
[Искәрмә]
a Изге Язмаларның төп нөсхәсендә Йәһвә дигән исем якынча 7 000 тапкыр очрый. Бу исем «Мин кем булырга теләсәм, шул булам» (ЯД) дигән мәгънә йөртә (Чыгыш 3:14). Аллаһы үзенең ниятен үтәр өчен кем булырга кирәк дип санаса, шул була ала. Бу исем Аллаһы үз-үзенә һәрчак тугры булачак һәм үзенең бар вәгъдәләрен үтәячәк икәненә ышаныч бирә.