Гайсә — җитәкче Микаил фәрештәме?
Укучыларның сораулары
Гайсә — җитәкче Микаил фәрештәме?
▪ Гади генә әйткәндә, әйе. Кешегә берничә исем бирү гадәте күп халыкларга хас. Изге Язмаларда да андый мисаллар бар. Мәсәлән, ыруг башлыгы Ягъкуб Исраил дип тә аталган (Яратылыш 35:10). Рәсүл Петерне Шимун, Петер, Кифас һәм Шимун Петер дип атаганнар (Маттай 10:2; 16:16; Яхъя 1:42; Рәсүлләр 15:7, 14). Ни өчен без Микаил бу Гайсәнең башка исеме дип әйтә алабыз? Изге Язмалардан моңа кайбер дәлилләрне карап чыгыйк.
Микаил исемле куәтле рухи зат турында Изге Язмаларда биш тапкыр әйтелә. Бу исем өч тапкыр Данил китабында кулланыла. Анда билгеле йөкләмә белән җибәрелгән бер фәрештәне Микаил — «беренче мирзаларның берсе», халыкның «мирзасы» — коткарган дип әйтелә (Данил 10:13, 21). Шул ук китапта ахыр заманда «Микаил — синең халкыңның уллары өчен торучы бөек мирза — күтәреләчәк» дип язылган (Данил 12:1).
Инҗилдә әйтелгәнчә, «Микаил үзенең фәрештәләре белән» бер мөһим сугышта катнаша. Бу сугыш нәтиҗәсендә Шайтан Иблис һәм аның явыз фәрештәләре күктән бәреп төшерелә (Ачылыш 12:7).
Бар китерелгән очракларда Микаил Аллаһы халкын яклап сугышучы һәм Йәһвәнең төп дошманы Иблискә каршы чыгучы гаскәри фәрештә итеп тасвирлана.
Инҗилдә Микаил «җитәкче... фәрештә» дип атала (Яһүд 9). Изге Язмаларда «җитәкче фәрештә» дигән сүзтезмә күплек санында бер дә очрамый һәм ике тапкыр гына искә алына. Ул соңгы тапкыр Инҗилдә рәсүл Паул терелгән Гайсә турында әйткәндә кулланыла. Анда: «Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы... [белән] күкләрдән Раббы [Гайсә] Үзе төшәчәк»,— дип әйтелә (1 Тессалуникәлеләргә 4:16). Шулай итеп Гайсә Мәсих монда җитәкче фәрештә дип атала.
Өстә әйтелгәнне исәпкә алып, нинди нәтиҗә ясап була? Гайсә Мәсих — бу җитәкче Микаил фәрештә. Микаил да («Кем Аллаһы кебек?»), Гайсә дә («Йәһвә коткара») дигән исемнәр шуны күрсәтә: Гайсә Мәсих — Аллаһы хакимлегенең төп яклаучысы. Инҗилдә: «Аллаһы Аны [данлыклы Гайсәне] барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнән бөегрәк исем бирде»,— дип әйтелә (Филиппуйлыларга 2:11).
Шуны да әйтергә кирәк: Гайсә инде җиргә килгәнче яшәгән. Әле ул туганчы, Мәрьям янына фәрештә килгән һәм Мәрьямгә, ул изге рух ярдәмендә балага узачак, һәм аңа Гайсә дигән исем кушарга кирәк булачак дип әйткән (Лүк 1:31). Хезмәт иткәндә, Гайсә еш кына үзенең җиргә килгәнче яшәгәне хакында сөйләгән (Яхъя 3:13; 8:23, 58).
Шулай итеп җитәкче Микаил фәрештә — бу җиргә килгәнче яшәгән Гайсә. Үледән терелеп күккә күтәрелгәч, Гайсә җитәкче Микаил фәрештә булып, «Ата Аллаһының даны өчен» хезмәт итүен дәвам иткән (Филиппуйлыларга 2:10).