Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Гайсәнең җирдә чыннан да яшәгәненә тагын нинди тарихи дәлилләр бар?

Гайсә көннәренә якын яшәгән кайбер тарихчылар аның турында аерым әйтеп язган. Аларның берсе Корнелий Тацит булган. Ул Рим тарихының императорлар идарә иткән чорын сурәтләп язган. Б. э. 64 елында Рим шәһәрендә янгын чыкканнан соң, моның өчен император Нерон гаепле дигән имеш-мимешләр таралган. Тацит сүзләре буенча, Нерон бу янгында мәсихчеләр дип аталган кешеләрне гаепләгән. «Аларның исемнәре Тибери көннәрендәге идарәче Понти Пилат җәзалап үтергән Мәсих исеменнән алынган»,— дип яза Тацит (Тацит Корнелий. Анналы. Малые произведения. Кн. 15. Гл. 44. Л., 1970. Т. 1. С. 298).

Гайсә турында яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий да язган. Ул б. э. якынча 62 елында Яһүдиядәге Рим идарәчесе Фест үлгәннән соң һәм варисы Альбин идарә итә башлаганга кадәр булган вакыйгаларны сурәтләп биргән. «Югары киңәшмәне җыеп, [баш рухани Анан (Һаннас)] Мәсих дип аталган Гайсәнең энесен Ягъкубны һәм башкаларны да шул Киңәшмә алдына бастырды»,— дип язган Иосиф Флавий («Иудейские древности», Кн. 20. Гл. 9. Пар. 1. Минск, 1994. Т. 2. С. 551).

Ни өчен Гайсәне Мәсих дип атаганнар?

Мәрьям янына Җәбраил фәрештә килеп, ул ир бала тудырачак һәм аңа Гайсә дигән исем кушачак дип әйткән. Моның турында Инҗилдә язылган (Лүк 1:31). Борынгы заманда яһүдләр Гайсә дигән исемне шактый еш кулланган. Бу исем Изге Язмаларда да бар. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий да андый исем йөрткән тагын 12 кеше турында язган. Кешеләр Мәрьямнең улын «насаралы» дип атап, аның Насара шәһәреннән килгән Гайсә булуын күрсәткән (Марк 10:47). Аны шулай ук «Мәсих» яки Гайсә Мәсих дип тә атаганнар (Маттай 16:16). Мәсих дигән сүз нәрсә аңлата?

Мәсих сүзе Маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан. Бу еврей сүзенә тиң булган Христо́с дигән грек сүзе дә бар. Бу сүзләрнең икесе дә «Майланган зат» дигәнне аңлата. Бу атама Гайсәгә кадәр яшәгән башка кешеләргә дә кулланылган булган. Мәсәлән, Изге Язмаларда Муса, Һарун һәм Давыт патша майланган булган дип әйтелә. Бу Аллаһы аларга җаваплылык һәм хакимлек биргән дигәнне аңлата (Левиләр 4:3; 8:12, ЯД; 2 Патшалык 22:51; Еврейләргә 11:24—26). Гайсә, алдан әйтелгән Мәсих, Йәһвәнең иң күренекле вәкиле булган. Шуңа күрә Гайсәне «Мәсих, тере Аллаһының Улы» дип атау урынлы булган (Маттай 16:16; Данил 9:25).

[15 биттәге иллюстрация]

Иосиф Флавий. Бер рәссамның рәсеме