Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тыныч һәм куркынычсыз тормыш кайчан булачак?

Тыныч һәм куркынычсыз тормыш кайчан булачак?

Махсус ачык нотык

Тыныч һәм куркынычсыз тормыш кайчан булачак?

Меңнәрчә еллар буе кешеләр тыныч һәм куркынычсыз тормыш турында хыялланып яшәгән. Ләкин кешелек чын тынычлыкка ирешә алмаган. Ни өчен? Изге Язмаларда моңа ике төп сәбәп китерелә. Анда шулай ук Аллаһының мондый вәгъдәсе язылган: киләчәктә бар дөньядагы кешеләр тыныч һәм куркынычсыз яшәячәк. Бу тынычлык мәңге һәм чын булачак.

Бу вәгъдә ничек һәм кайчан тормышка ашачак? Бу тормыш белән ләззәтләнеп яшәр өчен, сезгә нәрсә эшләргә кирәк? Бу сорауларга җавап «Тыныч һәм куркынычсыз тормыш кайчан булачак?» дигән ачык нотыкта биреләчәк. Бу Изге Язмаларга нигезләнгән нотык 230 дан артык илдә һәм территориядә яңгыраячак. Күпчелек җирләрдә аны Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залларында 2010 елның 18 апрель, якшәмбе көнендә әйтәчәкләр. Очрашуның үткәреләчәк вакытын һәм адресын сез яшәгән җирдәге Йәһвә Шаһитләреннән белә аласыз. Без сезне бу нотыкка чын күңелдән чакырабыз.