Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән
Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән
АЛАРНЫҢ күзләре очрашкан. Бу коточкыч мизгелне Петер һичкайчан онытмаячак. Ул Гайсәнең карашында берәр нинди рәнҗү яки үпкә күргәнме? Моны төгәл әйтеп булмый; Инҗилдә «Раббы борылып Петергә карады» дип кенә әйтелә (Лүк 22:61). Бу караш Петергә үз хатасының бар җитдилеген күрергә булышкан һәм ул шуны аңлаган: ул нәкъ Гайсәнең алдан әйткән сүзләре буенча эш итеп, үз яраткан Остазыннан, моны беркайчан да эшләмәячәкмен дип әйтсә дә, ваз кичкән. Бу Петернең иң түбән төшкән вакыты булган, бу аның тормышындагы иң начар көненең иң начар мизгеле булгандыр.
Шулай да Петернең хәле өметсез булмаган. Иманы көчле булганга күрә, Петернең хата кылганнан соң да, төзәлер өчен әле мөмкинлеге булган һәм ул Гайсәдән кичерү турында мөһим сабак алган. Безгә дә кичерергә өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә әйдәгез, Петернең бу сабакны ничек үзләштергәнен карап чыгыйк.
Аңа әле күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк булган
Якынча алты ай алдарак үзенең туган шәһәре Кәпәрнаумда Петер Гайсәдән: «Раббым, туганымны, әгәр ул миңа каршы гөнаһ кылса, ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җидегә кадәрме?» — дип сораган. Петер үзен игелекле кеше итеп күрсәтергә теләгәндер. Чөнки ул көннәрдәге дини җитәкчеләр болай дип өйрәткән: кешене нибары өч тапкыр гына кичерергә кирәк! Гайсә Петергә: «Юк, җидегә кадәр түгел, ә җитмеш тапкыр җидегә кадәр»,— дип җавап кайтарган (Маттай 18:21, 22).
Гайсә Петергә үзенә каршы гөнаһ кылган кешенең хаталарын язып барырга киңәш биргәнме? Юк. Киресенчә, ул Петернең җидесен җитмеш җидегә әйләндереп, кичерер өчен бернинди дә чикләр юк икәнен күрсәткән. Гайсә Петергә ул көннәрдә өстенлек иткән рәхимсез рухның һәм кичерергә яратмаган кешеләрнең карашлары тәэсир иткәнен күрсәткән. Мондый кешеләр башкаларның хаталарын бурычлар китабына язган кебек санап барган. Ә Аллаһы нормаларына нигезләнеп кичергән кеше кичерүгә юмарт.
Петер Гайсә сүзләренә каршы чыкмаган. Ләкин ул сабак алганмы? Без үзебез башка кешеләрнең кичерүенә бик нык мохтаҗ булганда, кайвакыт кичерү нәрсә икәнен аңлый башлыйбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, Гайсә үлеменә китергән вакыйгаларга игътибар итик. Ул авыр сәгатьләрдә Петер күп хаталар эшләгән һәм үз Остазының кичерүенә мохтаҗ булган.
Петер кичерүгә мохтаҗ
Бу бик мөһим кич, Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы төне булган. Гайсә үз рәсүлләрен әле күп нәрсәгә, шул исәптән басынкылыкка да, өйрәтергә теләгән. Ул рәсүлләрнең, гадәттә, гади кол башкара торган эш башкарып — аякларын юып — аларга үрнәк күрсәткән. Башта Петер Гайсәнең ни өчен моны эшләгәнен аңламаган. Аннары моңа каршы чыккан. Шуннан соң Гайсәдән аякларын гына түгел, ә шулай ук кулларын да, башын да юуын үтенгән! Гайсә сабырлыгын югалтмаган һәм үз эшенең мөһимлеген һәм мәгънәсен йомшак кына аңлатып биргән (Яхъя 13:1—17).
Маттай 26:31—35; Марк 14:27—31; Лүк 22:24—28).
Күп тә үтмәгән, рәсүлләр арасында кем иң бөеге булып исәпләнелергә тиеш дигән мәсьәлә турында бәхәс чыккан. Бу кеше тәкәбберлегенең хурлыклы чагылышы булган. Әлбәттә, Петер дә бу бәхәстә катнашкан. Моңа карамастан, Гайсә аларны йомшак кына төзәткән һәм хәтта, аларның яхшы якларына игътибар итеп, үзенә тугры булып калганнары өчен мактаган. Шулай да, ул аларның барсы да аны ташлап китәчәк дип әйткән. Шунда Петер, хәтта үлем янаса да, Гайсәне калдырмаячак дигән. Гайсә исә Петер турында ул бу төнне, әтәч ике тапкыр кычкырганчы, үз Остазыннан өч тапкыр ваз кичәчәк дигән пәйгамбәрлек әйткән. Ә Петер Гайсәгә каршы чыккан һәм хәтта башка рәсүлләргә караганда күпкә тугры булачак дип мактанган (Петер үзен шулай тотса да, Гайсә үз сабырлыгын югалтканмы? Чынында ул бу авыр вакытларда үз камилсез рәсүлләрендә яхшы якларны эзләвен дәвам иткән. Гайсә Петернең үзеннән ваз кичәчәген белеп тә, болай дигән: «Син иманыңны югалтмасын дип, Мин синең өчен дога кылдым; син Миңа кире килгәч, имандашларыңны ныгыт» (Лүк 22:32). Бу сүзләр белән Гайсә Петернең рухи яктан төзәләчәгенә һәм тугры хезмәтенә кире кайтачагына ышанычын белдергән. Нинди игелекле булган Гайсә! Нинди юмарт булган ул кичергәндә!
Соңрак Гетсимәни бакчасында Петерне тагын берничә тапкыр төзәтергә туры килгән. Гайсә дога кылырга китәр алдыннан Петер, Ягъкуб һәм Яхъяга уяу торырга кушкан. Ул бик көчле җан газаплары кичергән һәм ныгытуга мохтаҗ булган, ә Петер белән башкалар кабат йокыга киткән. Гайсә: «Рух көчле, ә тән хәлсез!» — дигән. Бу сүзләр белән ул аларны кызганганын һәм кичергәнен күрсәткән (Марк 14:32—38).
Тиздән кылычлар, чукмарлар һәм факеллар тотып халык төркеме якынлашкан. Андый вакытта кешегә акыл белән эш итәргә һәм үзен сак тотарга кирәк, ә Петер бер дә уйламыйча эш иткән: ул үз кылычын чыгарган һәм баш руханиның хезмәтчесе Мәликкә селтәнеп, аның колагын чабып өзгән. Гайсә исә Петерне йомшак кына төзәткән дә, хезмәтчене савыктырган. Шуннан соң ул мөһим принцип биргән: көч кулланмаска өйрәткән. Аның шәкертләре бүген дә, бу принципны кулланып яши (Маттай 26:47—55; Лүк 22:47—51; Яхъя 18:10, 11). Петер инде күп хата кылган һәм үз Остазының кичерүенә мохтаҗ булган. Әйе, «без барыбыз да төрлечә абынабыз» (Ягъкуб 3:2). Һәр кеше һәр көн Аллаһы кичерүенә мохтаҗ. Әмма Петер өчен бу төн әле тәмамланмаган булган һәм ул шул төнне тагы да начаррак бер хата эшләгән.
Петернең иң зур хатасы
Гайсә аны кулга алырга дип килгән кешеләргә, әгәр алар аны эзләп килгәннәр икән, аның рәсүлләренә китәргә рөхсәт итсеннәр дип әйткән. Халык төркеме Гайсәне кулга алганда, Петер, бернәрсә дә эшли алмыйча, карап кына торган. Аннары ул, башка рәсүлләр кебек, качып киткән.
Гайсәне сорау алыр өчен башта элекке баш рухани Һаннасның йортына алып барганнар, һәм Петер белән Яхъя, күрәсең, шул йорт янына чабып килгәннәр. Гайсәне башка җиргә алып киткәч, алар «арттарак калып», аңа ияреп барган (Маттай 26:58; Яхъя 18:12, 13). Петер куркак булмаган. Аңа Гайсәгә ияреп барыр өчен, һичшиксез, кыюлык кирәк булган. Ул хәтта Гайсәне кулга алган коралланган кешеләренең берсен яралаган. Петер Гайсәне үз тугры яратуына, ягъни үз Остазы өчен кирәк булганда үләргә әзер булуына, ышандырырга тырышса да, аның мисалыннан андый ярату күренми (Марк 14:31).
Бүген күп кешеләр, Петер кебек, Мәсихкә «арттарак калып», ягъни башкаларга күренмәслек итеп, иярергә тырыша. Әмма Петер үзе соңрак язганча, Мәсихкә тиешенчә иярер өчен бердәнбер юл — бу мөмкин кадәр аңа якынрак булу һәм бар эшләрдә дә, шартларга карамастан, аның үрнәген тоту (1 Петер 2:21).
Марк 14:54—57; Яхъя 18:15, 16, 18).
Петер теге кешеләргә сак кына ияреп барган һәм Иерусалимдагы иң бай йортларының берсе янына килеп җиткән. Бу бай һәм зур хакимлеккә ия Кәяфәс исемле баш руханиның йорты булган. Андый йортларны, гадәттә, ишегалды белән уратып салганнар, ә йорт алдында капка булган. Петер капка янына килгәч, аңа керергә рөхсәт итмәгәннәр. Ә Яхъя инде ишегалдында булган, шуңа күрә ул капка сакчысы янына килеп, Петерне кертергә рөхсәт сораган. Күрәсең, Петер Яхъя янында калмаган. Ул шулай ук Остазы янында булыр өчен дә өй эченә кереп тормаган. Ул ишегалдында басып торган. Кайбер коллар һәм хезмәтчеләр салкын төнне якты учак алдында уздырган. Алар Гайсәгә каршы ялган шаһитлек сөйләгән кешеләрнең өй эченә кереп судта катнашып чыкканнарын күзәтеп торган (Петерне ишек алдына керткән кыз аны учак яктылыгында танып: «Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән булдың»,— дигән. Үзен танырлар дип көтмәгән Петер Гайсәдән ваз кичкән һәм кызның хәтта нәрсә хакында сөйләгәнен аңламаганын әйткән. Ул башкаларның күзләренә чалынмаска тырышып капка янына килгән, әмма бүтән кыз аны танып шулай ук: «Менә бу кеше дә насаралы Гайсә белән булган»,— дип әйткән. Петер исә: «Мин ул Кешене белмим!» — дип ант иткән (Маттай 26:69—72). Бәлки, нәкъ шушы вакытта, ягъни Гайсәдән икенче тапкыр ваз кичкәннән соң, Петер әтәчнең кычкыруын ишеткәндер дә, ләкин каушап калганга, Гайсәнең берничә сәгать элек әйткән пәйгамбәрлеген искә төшерә алмаган.
Петер башкаларның күзләренә күренмәскә тырышып йөрүен дәвам иткән, әмма аның янына ишегалдында басып торган кеше төркеме якынлашкан. Аларның берсе, Петер яралаган хезмәтче Мәликнең туганы булган. Ул Петергә: «Мин сине Аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң?» — дип сораган. Петер алар ялгыша дип ышандыра башлаган. Ул ант иткән, хәтта ялганласа, үзенә ләгънәт төшсен дип әйткәндер. Петер әйтергә дә өлгермәгән, нәкъ шул вакыт әтәчнең бу төнне икенче тапкыр кычкырганын ишеткән (Яхъя 18:26, 27; Марк 14:71, 72).
Нәкъ шул вакытта йорттан чыгып Гайсә ишегалдына карап алган. Мәкалә башында әйтелгәнчә, шул мизгелдә аның күзләре Петернеке белән очрашкан. Шунда Петер үз Остазын никадәр нык күңелсезләндергәнен һәм үз гаебенең тирәнлеген аңлап, урам якка чыгып киткән. Ул шәһәр урамнары буйлап тулы ай яктысында йөргән. Аның күз алдында әллә кемнәр һәм әллә нәрсәләр үткән. Петернең күзләре яшь белән тулган. Ул кайгыга төшеп, үксеп елап йөргән (Марк 14:72; Лүк 22:61, 62).
Кеше андый хата эшләп, аның җитдилеген аңлагач, аңа бу гөнаһ чиктән тыш авыр һәм кичерелмәслек булып күренергә мөмкин. Петер дә шулай уйлагандыр. Аны кичереп булганмы?
Петер кичерүгә лаеклы булганмы?
Таң атканнан соң төрле вакыйгалар аркасында Петернең газаплары тагы да тирәнәйгәндер. Моны безгә хәтта күз алдына да китерү авыр. Гайсә берничә сәгатьтән соң газапланып үлгәч, Петер үзен бик каты гаепләгәндер! Аның Остазы җирдәге тормышының соңгы көнендә бик зур газаплар кичергән һәм Петер моңа үз өлешен керткән. Моның турында һәр уйлаган чакта Петер бик нык кайгыргандыр. Аның кайгысы бик тирән булса да, Петер өметсезлеккә бирелмәгән. Чөнки Инҗилдә ул яңадан үз кардәшләре белән бергә җыелган дип әйтелгән (Лүк 24:33). Һичшиксез, бар рәсүлләр дә шул коточкыч төнне кылган эшләренә үкенгән һәм бер-берсен юаткан.
Бу Петернең үз тормышында ясаган адымнарының иң акыллысы булган. Аллаһы хезмәтчеләренең берсе берәр хата эшләсә, бу хатаның җитдилеге түгел, ә кешенең, аны төзәтер өчен, кире торып басарга тәвәккәллегенең көче мөһим (Гыйбрәтле сүзләр 24:16). Петер күңел төшенкелегенә бирелсә дә, үз кардәшләре белән җыелып, үз иманының ныклыгын күрсәткән. Кеше кайгыга төшкәндә яки аның өмете өзелгәндә, гадәттә, ул башкалардан читләшеп, бер үзе генә калырга тели, ләкин бу куркыныч (Гыйбрәтле сүзләр 18:1). Үз имандашларыбыз белән бергә калу һәм шулай итеп рухи көчләрне яңарту акыллырак булыр иде (Еврейләргә 10:24, 25).
Петер үзенең рухи кардәшләре белән калган һәм шуңа күрә Гайсәнең тәне кабердә булмаганы хакында шаккатыргыч хәбәр ишеткән. Петер белән Яхъя таш белән каплап мөһер сугылган Гайсәнең кабере янына йөгереп киткән. Яхъя, күрәсең, яшьрәк булганга, кабер янына беренче булып килгән. Ачык каберне күргәч, ул анда керергәме юкмы дип икеләнеп торган. Аның каравы, Петер туктап та тормыйча кабер эченә кереп киткән. Кабер буш булган! (Яхъя 20:3—9).
Петер Гайсәнең терелгәненә ышанганмы? Фәрештәләр тугры хатын-кызларга, алар алдында пәйда булып, Гайсә терелгән дип игълан иткән. Бу хатын-кызлар Петергә Лүк 23:55—24:11). Әмма шул көннең азагына аның йөрәгендәге кайгының һәм шикләрнең эзе дә калмаган. Гайсә куәтле рухи зат итеп терелтелгән булган! Ул үзенең бар рәсүлләренә күренгән. Ләкин башта ул Петер алдында гына пәйда булган. «Раббы чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде»,— дип әйткән рәсүлләр шул көнне (Лүк 24:34). Соңрак рәсүл Паул да бу гаҗәеп көн турында язганда, Гайсә «Кифаска, аннан соң унике рәсүлгә күренде» дип әйткән (1 Көринтлеләргә 15:5). Кифас һәм Шимун — бу Петернең башка исемнәре. Гайсә Петергә шул көнне, ул бер үзе генә булганда, күренгәндер.
моның турында сөйләгәч, ул аларга башта ышанмаган (Инҗилдә бу очрашуда нәрсә булганы турында берни дә әйтелми. Петер үзенең яраткан Остазын яңадан күргәч, аңа үзенең кайгырганы һәм үкенгәне турында сөйләгәндер. Бу аның өчен бик дулкынландыргыч булгандыр һәм без моны күз алдыбызга китерә генә алабыз. Барыннан да бигрәк Петер үзен кичерүен теләгән. Сүз дә юк, Гайсә аны тулысынча һәм юмарт кичергән. Гөнаһ кылган бүгенге мәсихчеләргә дә, Петер тормышында булган бу вакыйгаларны истә тотарга кирәк. Аллаһы кичерүенә лаеклы түгел дип беркайчан да уйламыйк. Гайсә үз Атасының сыйфатларын камил чагылдырган, ә Аллаһы «юмарт кичерәчәк» (Ишагыйя 55:7).
Петернең кичерелгәненә өстәмә дәлил
Гайсә үз рәсүлләренә Гәлиләягә, анда бергә очрашыр өчен, барырга кушкан. Анда килгәч, Петер Гәлиләя диңгезенә балык тотар өчен барырга булган. Кайбер рәсүлләр дә аңа ияргән. Бу күл янында Петер үз тормышының зур өлешен үткәргән һәм хәзер кабат монда килгән. Көймә шыгырдавы, дулкыннар тавышы, балык тоту ятьмәсен үз кулларыңда тою — моның барсы да аңа якын булган. Гайсәнең җирдәге хезмәте тәмамланган, һәм Петер бу төнне үз киләчәк тормышы хакында уйлаганмы? Балык тотучының гади тормышы аны әле дә үзенә җәлеп иткәнме? Без моны белмибез, ләкин төне буе тырышса да, алар бер балык та тотмаган (Маттай 26:32; Яхъя 21:1—3).
Таң атканда яр буендагы бер кеше рәсүлләргә дәшеп, ятьмәләрен көймәнең бүтән ягына салырга кушкан. Алар аның сүзен тыңлап ятьмәне суга салган һәм 153 балык тоткан! Петер бу кешене таныгач, көймәдән сикереп яр ягына йөзеп киткән. Гайсә кызган күмерләр өстенә салып балык пешергән һәм рәсүлләргә биргән. Шунда ул Петергә мөрәҗәгать иткән.
Гайсә Петердән ул аны боларга караганда күбрәк яратамы дип сораган. Күрәсең, «боларга» дип әйткәндә, ул әле генә судан чыгарган күп санлы балыкны күз алдында тоткан. Петернең күңелендә беренче урында нәрсә торыр? Балык тоту эшеме яисә Гайсәгә карата яратуымы? Петер үз Раббысыннан өч тапкыр ваз кичкән. Һәм хәзер Гайсә аңа башка шәкертләр алдында өч тапкыр үзенең мәхәббәтен расларга мөмкинлек биргән. Шуннан соң Гайсә аңа бу мәхәббәтне ничек күрсәтеп булганын аңлаткан. Ул моны изге хезмәтне беренче урынга куеп һәм Мәсих көтүен, аның тугры шәкертләрен, көтеп һәм тукландырып эшләргә кушкан (Яхъя 21:4—17).
Шулай итеп Гайсә Петерне ул әле дә үз Остазына һәм аның Атасына файда китерә алганына ышандырган. Петер җыелышта, Мәсихнең җитәкчелеге астында, мөһим
роль уйный алган. Гайсәнең аны тулысынча кичергәненә бу никадәр көчле дәлил! Әлбәттә, мондый мәрхәмәтлек Петерне ваемсыз калдырмаган һәм аңа бик нык тәэсир иткән.Петер күп еллар дәвамында үзенә билгеләнгән хезмәтне тугры үтәгән һәм, Гайсәнең үз үлеме алдыннан әйткән сүзләрен үтәп, үз кардәшләрен ныгыткан. Ул Мәсихнең шәкертләрен сабырлык белән һәм игелек күрсәтеп, көтүче кебек, көткән һәм тукландырган. Гайсә Шимунга Петер, ягъни Кыя, дигән исем биргән. Исемен җисеменә китереп, Петер җыелыш өчен ышанычлы, нык таяныч булып киткән. Моны Петер язган ике мөһим хат дәлилли. Без аларны Инҗилдән укый алабыз. Бу хатлар шулай ук шуны күрсәтә: Петер Гайсәнең кичерү турындагы сабагын бер дә онытмаган (1 Петер 3:8, 9; 4:8).
Әйдәгез, без дә үзебез өчен сабак алыйк. Без Аллаһыдан күп төрле хаталарыбызны кичерүен көн саен сорыйбызмы? Аның кичерүен кабул итәбезме? Бу кичерүнең безне сафландыра алуына ышанабызмы? Без үзебез башкаларны кичерәбезме? Бу сорауларга «әйе» дип җавап бирсәк, без Петер иманына охшаш иман күрсәтербез һәм аның Остазы кебек шәфкатьле булырбыз.
[22 биттәге өстәмә текст]
Петер үз Остазының кичерүенә мохтаҗ булган. Һәр кеше һәр көн Аллаһының кичерүенә мохтаҗ
[23 биттәге иллюстрация]
«Раббы борылып Петергә карады»
[24 биттәге иллюстрация]
«Раббы... Шимунга күренде»