Авырып киткән дустыңа ничек ярдәм итеп була?
Авырып киткән дустыңа ничек ярдәм итеп була?
СИНЕҢ каты авырып киткән дустың белән сөйләшкәндә кирәкле сүзләрне таба алмаган чакларың булганы бармы? Бер дә шикләнмә: син андый авырлыкны җиңеп чыгачаксың. Ничек? Моңа турыдан-туры җавап юк. Кешеләр үз культуралары белән аерылып тора. Шулай ук кешеләрнең холыклары да төрле. Шуңа күрә бер кешегә үзен яхшырак сизәргә ярдәм иткән нәрсә икенчесенә ярдәм итмәскә мөмкин. Өстәвенә, шартлар һәм хисләр көннән көнгә үзгәреп тора.
Иң мөһиме: сиңа үзеңне кеше урынына куя белергә, шулай ук аның синнән нәрсә көткәнен һәм ул нәрсәгә мохтаҗ икәнен аңларга кирәк. Моны ничек эшләп була? Изге Язмалардагы принципларга нигезләнгән берничә киңәш карап чыгыйк.
Тыңлый бел
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР:
«Һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә... ашыкмаска тиеш» (ЯГЪКУБ 1:19).
«Дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (ВӘГАЗЬЧЕ 3:1, 7).
▪ Авырган дустың янына килгәндә, аны игътибар белән тыңла һәм аның хәленә керә бел. Киңәш бирергә ашыкма һәм синдә һәрвакыт авырлыкны чишү юлы әзер булырга тиеш дип уйлама. Үз фикереңне белдерергә ашыксаң, син берәр нәрсә әйтеп җибәреп кешене ялгыш рәнҗетергә мөмкин. Синең авырган дустыңа җаваплар түгел, ә чын күңелдән һәм уңай караш белән аны тыңлаган кеше кирәк булырга мөмкин.
Дустың үз хисләрен иркенләп сөйләсен. Аның шартларын әһәмиятсез итеп күрсәтүче кискен әйтелгән һәм тапталган сүзләр белән аны бүлдермә. Эмилио * болай дип әйтә: «Мин менингитның бер төре белән авырып киттем һәм сукырайдым. Вакыт-вакыт мин күңел төшенкелегенә биреләм һәм дусларым мине шундый сүзләр белән юатырга тырыша: „Мондый авырлыклар синдә генә түгел. Кайбер кешеләргә тагын да авыррак“. Ләкин алар минем проблемамны киметеп күрсәтү миңа ярдәм итмәгәнен белмиләр. Киресенчә, бу мине боектырып зыян гына китерә».
Дустың уңайсызланмыйча һәм тәнкыйтьтән курыкмыйча үз күңелен бушатсын. Ул сиңа үзенең курыкканы турында әйтсә, аңа курыкма дип кенә әйтеп калма, ә аның хисләрен аңларга тырыш. Рак белән авырган Элиана болай дип сөйли: «Үземнең хәлем турында кайгырганга елап җибәрү мин Аллаһыга башка таянмыйм дигәнне аңлатмый». Дустыңны үзең күрергә теләгәнчә түгел, ә ул нинди булса, шундый итеп кабул итәргә тырыш. Үз сүзләрең белән аны тиз рәнҗетә алганыңны һәм гадәттә аның тәртибе андый түгел икәнен истә тот. Сабыр бул. Кабат-кабат бер үк сүзләрне ишетергә туры килсә дә, аны тыңла (3 Патшалык 19:9, 10, 13, 14). Аның сиңа үз борчылуларын әйтәсе киләдер.
Кешенең хәленә керә бел һәм игътибарлы бул
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР:
«Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз» (РИМЛЫЛАРГА 12:15).
«Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (МАТТАЙ 7:12).
▪ Үзеңне дустыңның урынына куй. Операциягә әзерләнгәндә, дәваланганда яки анализларны көткәндә, ул борчылырга һәм нечкә күңелле булырга мөмкин. Моны аңларга тырыш һәм аның үзгәреп торган кәефен исәпкә ал. Бәлки, бу күп сораулар, бигрәк тә шәхси сораулар, бирү вакыты түгелдер.
Психолог Ана Каталифос болай дип әйтә: «Авырган кеше үз чире турында үзе теләгән чакта һәм үзенең тизлеге белән сөйләсен. Ул синең белән сөйләшергә теләгәндә, нинди генә тема сайласа да, аның белән сөйләш. Ләкин аның сөйләшергә теләге булмаса, син аның янында дәшмичә генә утырып, аның кулын тотып тор, бу аңа файда китерергә мөмкин. Шулай ук син дустыңның берәр кешегә елап эч бушатырга теләгәнен аңларга мөмкин».
Дустыңның шәхси тормышын хөрмәт ит. Ике мәртәбә рак чиреннән сәламәтләнгән язучы Розанн Калик болай дип яза: «Үз дустыңнан аңа ничек ярдәм итеп булганын белергә тырышканда, сиңа әйтелгән бар нәрсә конфиденциаль икәнен исәпкә ал. Дустыңның гаиләсе аның хәле турында башкаларга сөйләргә рөхсәт итмәсә, моны беркемгә дә сөйләмә. Чирләгән кешедән нәрсә турында уртаклашырга тели икәнен сора». Рак чиреннән сәламәтләнгән Эдсон болай дип әйтә: «Минем дустым миндә рак чире һәм миңа күп калмаган дигән сүз тараткан. Күз алдына китерегез: мин операциядән әле генә чыктым. Миндә рак чире булганын мин белә идем, ләкин биопсия нәтиҗәләрен көтә идем. Бу тикшерү миндә метастаз юк икәнен күрсәтте. Ләкин имеш-мимешләр зыян китергән иде инде. Башкаларның уйламыйча әйтелгән сүзләре һәм сораулары аркасында хатынымның рухы төшкән иде».
Дустың нинди дәвалану яхшырак икәне турында уйланган вакытта: «Синең урынында булсам, мин...»,— дип киңәш бирергә ашыкма. Рак чиреннән сәламәтләнгән язучы Лори Хоуп болай дип сөйли: «Рак чире белән чирләгән яки рак чиреннән сәламәтләнгән кешегә ниндидер мәкаләләр яки хәбәрләр җибәрер алдыннан, аңардан башта аңа мондый хәбәрләр кирәкме дип сорарга яхшырак булыр иде. Югыйсә, синең яхшы ниятләрдән чыгып күрсәтелгән ярдәмең дустыңа зыян китерә ала, һәм син моны белмичә калырга мөмкин». Һәркайсы кеше дә дәвалану төрләре турында санап бетергесез күп мәгълүмат алырга теләмәс.
Син дустыңа бик якын булсаң да, аңарда булганда озак торма. Аның янында булу бик мөһим, ләкин синең белән аралашыр өчен аның кәефе булмаска мөмкин. Ул арыганга, синең белән озак сөйләшер яисә сине озак тыңлар өчен аның көче булмаска мөмкин. Икенче яктан, ул син китәргә ашыгасың дип уйлап калмасын. Дустың аның турында никадәр кайгыртканыңны күрергә лаек.
Игътибарлы булу акыл һәм зирәклек белән эш итүне аңлата. Әйтик, син чирләгән дустыңа ризык әзерләргә җыенасың яки аңа чәчкәләр генә алып килергә телисең, әмма башта сиңа аның берәр нинди аллергиясе юкмы икәнен белергә кирәк. Син үзең чирләп китсәң, мәсәлән салкын тидерсәң, дустыңа сәламәтләнгәч баруың синең яратуыңны күрсәтер.
Ныгытучы сүзләр әйт
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР:
«Акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 12:18).
«Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын» (КӨЛЕССӘЙЛЕЛӘРГӘ 4:6).
▪ Чирләгән дустыңа уңай караш белән карасаң, бу синең сүзләреңнән һәм эшләреңнән күренер. Дустың шул ук кеше булып калганын истә тот һәм аның сиңа башта ошаган сыйфатларын күрергә тырыш. Чир сезнең мөнәсәбәтләрегезне бозмасын. Дустыңа көчсез кешегә кебек мөрәҗәгать итсәң, ул да үзе турында шулай уйлый башлар. Тумыштан килгән сөяк авыруы белән чирләгән Роберта болай дип әйтә: «Миңа башка кешеләргә кебек кара. Мин эшкә яраксыз булсам да, минем дә үз фикерләрем һәм теләкләрем бар. Миңа кызганулы караш белән карама. Миңа акылсыз кешегә кебек мөрәҗәгать итмә».
Нәрсә әйткәнең генә түгел, ә ничек әйткәнең мөһим икәнен онытма. Хәтта тавышың да нык тәэсир итәргә мөмкин. Эрнестога рак диагнозы куелганнан соң, аңа чит илдән дусты шалтыратып болай дип әйткән: «Синдә рак икәнен башыма да сыйдыра алмыйм!» Эрнесто болай дип искә төшерә: «Дустымның „синдә“ һәм „рак“ дигән сүзләргә ясаган басымыннан аркам чымырдап китте».
Язучы Лори Хоуп башка мисал китерә: «„Хәлләрең ничек?“ дигән сорауны авырган кеше төрлечә аңларга мөмкин. Сорау бирүченең тавышына, хәрәкәтләренә, авырган кеше белән мөнәсәбәтләре никадәр якын булуына һәм, әлбәттә, вакытына карап, бу сорау кешене юатырга, рәнҗетергә яки куркуын арттырырга мөмкин».
Чирләгән дустың аның турында кайгыртканыңны, аны аңлаганыңны һәм хөрмәт иткәнеңне сизәргә тели. Шуңа күрә кеше синең өчен кадерле һәм син аңа ярдәм итәргә әзер дип аны ышандыр. Баш миендә рак булган Розмари болай ди: «Дусларымның алар мине яраталар һәм нәрсә генә булмасын минем янымда булырга әзер дигән сүзләре миңа күп көч бирде» (Гыйбрәтле сүзләр 15:23; 25:11).
Ярдәм итәргә әзер бул
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП:
«Сүз һәм тел белән түгел, бәлки эшләребез һәм хакыйкать белән яратыйк» (1 ЯХЪЯ 3:18).
▪ Дустыңа диагноз куйганда һәм ул дәваланганда, аның ихтыяҗлары төрле булырга мөмкин. Ләкин шул вакыт дәвамында аңа ярдәм кирәк. «Сиңа ярдәм кирәк булса, миңа шалтырат» дигән гомуми сүзләр әйтер урынына, берәр нәрсә эшлә. Син чирләгән кешегә көндәлек эшләрдә ярдәмеңне тәкъдим итә аласың. Мәсәлән, ризык әзерләү, җыештыру, кер юу, үтүкләү, аның үтенечләрен үтәү, кибеткә бару һәм аны поликлиникага яисә хастаханәгә машина белән алып барып кайту. Дустыңа шулай ярдәм итеп син аның турында кайгыртканыңны күрсәтәчәксең. Ышанычлы һәм пунктуаль бул. Сүзеңдә тор һәм үз вәгъдәләреңне үтә (Маттай 5:37).
Розанн Калик: «Зур яки кечкенә нәрсә эшләсәк тә, безнең эшләребез авырган кешенең чир белән сәламәтлек арасын киметергә булышачак»,— дип әйткән. Ике мәртәбә рак чиреннән сәламәтләнгән Сильвиа моның белән риза. Ул болай ди: «Дусларым мине көн дә машина белән икенче шәһәргә нурлар белән дәвалауга алып бара иде, бу миңа тынычлык китерә иде һәм мине шулкадәр юата иде! Юлда без төрле темаларга сөйләшә идек, һәм һәрвакыт дәваланудан соң кафега керә идек. Бу миңа үземне элеккечә хис итәргә ярдәм итте».
Ләкин син дустың нәрсәгә мохтаҗ икәнен төгәл беләсең дип уйлама. Калик мондый киңәш бирә: «Сора, сора, сора». Һәм болай дип
өсти: «Ярдәм итү теләгеңдә барысын да үз кулыңда тотарга тырышма. Бу зыян гына китерергә мөмкин. Әгәр син миңа бернәрсә дә эшләргә бирмисең икән, бу мин бернәрсәгә дә яраксыз дигәнне аңлатырга мөмкин. Миңа үземне эшкә яраклы дип хис итәргә кирәк. Мин үземне корбан итеп хис итәсем килми. Миңа булдыра алганымны эшләргә ярдәм ит».Дустыңның үзен эшкә яраклы дип саныйсы киләдер. СПИД белән авырган Эдилсон болай дип сөйли: «Чирләгәндә син үзеңне, бар нәрсәгә дә сәләтсез яисә бөтенләй файдасыз булган кебек, ташланган итеп саныйсың килми. Син әз генә, кечкенә эшләрдә булса да, файда китерергә телисең. Син нәрсәгә дә булса сәләтле икәнеңне аңлау шулкадәр шатлыклы! Бу яшәр өчен этәргеч көч бирә. Миңа карарлар кабул итәргә биргән һәм аннары алар белән санлашкан кешеләр миңа ошый. Чирле булу үзебезнең ата, ана һәм башка вазифаларыбызны башкара алмаганыбызны аңлатмый».
Якын мөнәсәбәтләрне сакла
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП:
«Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 17:17).
▪ Дустыңнан ерак торганга күрә яисә башка шартлар аркасында аңа килә алмасаң, аңа телефон аша дусларча сөйләшер өчен шалтыратып, кыска хат язып яки электрон почта аша хат җибәреп була. Нәрсә турында язарга? Психолог Алан Уолфелт мондый киңәш бирә: «Дустың белән үткәргән күңелле чакларны искә төшер. Тагын ... язарга вәгъдә бир, һәм бу вәгъдәңне үтә».
Дөрес булмаганны әйтермен яки хата эшләрмен дип куркып, авырган дустыңа көч бирүдән тыелып калма. Күп очракларда, дус янында булу бик мөһим. Үз китабында Лори Хоуп болай дип яза: «Безнең барыбызның да сүзләребез яки эшләребез белән башкаларны ялгыш рәнҗеткән чакларыбыз була. Яисә безне дөрес аңламыйлар. Ләкин бу зур проблема түгел. Син хата эшләрмен дип курыкканга күрә ярдәмеңә мохтаҗ булган кешедән читләшә башласаң, шул вакытта проблема туа».
Каты авырып киткән дустыңа аеруча хәзер ярдәмең кирәк. Чын дус бул. Ярдәм итәр өчен куйган тырышлыкларың дустыңның авыртуын бетермәс, ләкин син яраткан кешеңнең авыр хәлен җиңеләйтергә мөмкин.
[Искәрмә]
^ 9 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.