Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының башлангычы булганмы?

Аллаһының башлангычы булганмы?

Укучыларның сораулары

Аллаһының башлангычы булганмы?

▪ Изге Язмаларда Аллаһының башлангычы юк дип әйтелә. Аллаһы һәрвакыт булган. Әмма аның мәңге булуын аңлап җиткерү авыр булганга гына, моны кире кагу дөрес булмас иде.

Аллаһы юлларын белсәк тә, аларны тулысынча белеп бетереп буламы? Рәсүл Паул болай дигән: «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык!» (Римлыларга 11:33). Кечкенә бала үз әти-әнисен аңласа да, аларны тулысынча аңлап бетермәгән кебек, без дә Аллаһы зирәклеге һәм белеме никадәр тирән икәнен башыбызга сыйдыра алмыйбыз. Монда Паул Аллаһы зирәклегенең һәм шәфкатенең үзенә күрә бердәнбер булуы турында яза. Әмма бу сүзләр, шулай ук, Йәһвә Аллаһы һәм аның эшләре хакында: без аның үзен дә һәм шулай ук аның эшләрен дә тулысынча аңлап бетермибез. Мәсәлән, без Аллаһының башлангычы булмаганына акылыбыз белән ирешә алмыйбыз. Шулай да без Изге Язмаларда Аллаһы турында әйтелгәннәргә тулысынча ышана алабыз. Гайсә Мәсих изге язмалар турында: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дип әйткән (Яхъя 17:17).

Муса пәйгамбәр Йәһвәгә дога кылганда: «Гомердән гомергә Син — Алла»,— дип әйткән (Мәдхия 89:3). Бу сүзләре белән Муса Аллаһының башлангычы да булмаганын һәм шулай ук киләчәктә ахыры да булмаячагын күрсәткән. Йәһвә — «мәңге Яшәүче» (Ачылыш 4:10). Шулай итеп, Аллаһы мәңге булачак һәм мәңге булган. Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһыны беркем барлыкка да китермәгән һәм ул үзеннән-үзе дә килеп чыкмаган. Аллаһының бар булуы чиксез үткәнгә сузыла.

Күбебез абстракт төшенчәләрне авыр аңлый. Мәсәлән, безгә уңай һәм тискәре саннарны аңлау авыр, шулай да без аларны кулланабыз. Бу саннарның ахыры да юк, башы да юк. Барлыкка Китерүченең яшәү елларын бу саннар белән ник чагыштырмаска?

Шуңа күрә Аллаһыны гына «Мәңгелек Патша» дип атап була (1 Тимутегә 1:17). Уйлап карагыз: Гайсә Мәсихнең, күктәге миллиардлаган фәрештәләрнең һәм җирдәге бар кешеләрнең, алар барысы да яратылганга, башлангычы булган (Көлессәйлеләргә 1:15, 16). Ләкин Аллаһыны беркем дә барлыкка китермәгән. Аллаһы барлыкка китерелгән дип әйтү мәгънәсез һәм акылсыз, чөнки Барлыкка Китерүчене кем барлыкка китерсен ди? Беркем дә барлыкка китерә алмый. Йәһвә генә «гомердән гомергә» яши (Мәдхия 89:3). Бүтән сүзләр белән әйткәндә, Йәһвә «бар вакытлардан элек» булган (Яһүд 25).

Әмма Аллаһының мәңге булуы безнең өчен зур мәгънә йөртә, чөнки Муса догасыннан шул күренә: Аллаһының гомердән гомергә булуы — бу безгә мәңгелек тормышка ярату белән тулы вәгъдәсенең үтәлешенә гарантия. Гомеребез тиз узса да, Аллаһы безнең «буыннан-буынга сыендыручыбыз» булып кала. Безнең яратучан Атабыз Йәһвә үз халкы белән мәңге булган, мәңге тора һәм мәңге булачак. Әйдәгез, бу сүзләрдән юаныч табып яшик! (Мәдхия 89:1).