Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул кешенең яхшы якларын эзли

Ул кешенең яхшы якларын эзли

Аллаһыны яхшырак белегез

Ул кешенең яхшы якларын эзли

3 ПАТШАЛЫК 14:13

«ЙӘҺВӘ бар йөрәкләрне сыный һәм уй-фикерләрнең юнәлешен белә» (1 Елъязма 28:9). Йәһвә безнең турында тирән кайгырта. Һәм бу шигырьдәге сүзләр безгә моның өчен аңа тагы да рәхмәтлерәк булырга булыша. Йәһвә йөрәкләребезне сынап тора һәм, без камилсез булсак та, яхшы якларыбызны эзли. Моны без 3 Патшалык 14:13 тә Абия турында әйтелгән сүзләрдән ап-ачык күрәбез.

Абия явыз гаиләдә туып үскән. Аның атасы Йәрихәбәм мөртәтләр династиясенә нигез салган *. Йәһвә Йәрихәбәм йортын «тизәкне юк иткәндәй» тулысынча юк итәргә ниятләгән (3 Патшалык 14:10). Әмма Аллаһы аның йортындагы каты авырган Абияне генә хөрмәт күрсәтеп җирләргә кушкан *. Ни өчен Абияне генә? Аллаһы болай дигән: «Исраил Аллаһысы Йәһвә Йәрихәбәм йортындагы барысыннан аңарда гына ниндидер яхшылык тапкан» (3 Патшалык 14:1, 12, 13). Бу сүзләр Абия турында нәрсә ачыклый?

Изге Язмаларда Абия Аллаһының тугры хезмәтчесе булган дип әйтелми. Шулай да әз булса да, аңарда ниндидер яхшылык табылган. Бу яхшылык, күрәсең, Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән бәйле булган. Раввиннар Абия Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә сәяхәт иткән яисә ул сакчыларны алып куйган дип уйлый. Аларны аның атасы исраиллеләр Иерусалимга үтә алмасын өчен куйган булган.

Абия нинди генә яхшылык кылмасын, аның бу яхшылыгы игътибарга лаек булган. Беренчедән, ул яхшылыкны эчкерсез күрсәткән, шуңа күрә бу сыйфат «аңарда», ягъни йөрәгендә булган дип әйтеп була. Икенчедән, аның яхшылыгы үзенчәлекле булган. Абия, «Йәрихәбәм йортында» үскән булса да, яхшылык күрсәткән. Бер белгеч болай ди: «Берәрсе начар гаиләдә һәм шартларда үсеп тә, үз яхшы якларын саклап калдырса, ул моның өчен зур хөрмәткә лаек». Икенче белгечнең сүзләре буенча, Абиянең яхшылыгы «күк йөзендә җемелдәп торган йолдызлар шикелле, яфраксыз агачлар арасында үсеп торган кедр агачы кебек ап-ачык күренеп торган».

Иң мөһиме шул: 3 Патшалык 14:13 тәге сүзләр Йәһвәнең күркәм якларын ачыклый һәм аның бездә нәрсә эзләгәнен күрсәтә. Исеңә төшер: Абиядә ниндидер яхшылык «табылган». Күрәсең, Йәһвә аның йөрәген, аңарда әз генә булса да яхшылык тапканчы, игътибар белән тикшереп торган. Абия үз гаиләсе белән чагыштырганда, бер белгеч сүзләре буенча, «ташлар арасындагы бер энҗе бөртеге» булган. Йәһвә аның яхшылык сыйфатын югары бәяләгән һәм аны бүләкләгән: ул шул явыз гаиләнең бер кешесенә генә, Абиягә генә, әз булса да, мәрхәмәт күрсәткән.

Йәһвә, без камилсез булсак та, яхшы якларыбызны эзли һәм кадерли. Моны белү безне әллә юатмыймы? (Мәдхия 129:3). Әлбәттә юата һәм безне Йәһвәгә якынлашырга дәртләндерә. Ә ул бездә, ниндидер булса да яхшылык табар өчен, йөрәгебезне сынап тора.

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Йәрихәбәм Исраилнең ун буынлы төньяк патшалыгында пот итеп ясалган бозауга табынуны гамәлгә керткән. Моны ул халык Иерусалимдагы Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә йөрмәсен өчен эшләгән.

^ 2 абз. Изге Язмалар язылган чорда кеше җирләүгә лаек түгел дип табылса, димәк ул Аллаһы хуплавына лаек түгел дип саналган (Иремия 25:32, 33).