Дөнья ахыры турында дүрт сорауга җавап
Дөнья ахыры турында дүрт сорауга җавап
ГАЙСӘ пәйгамбәр «ахыр киләчәк» дип алдан әйткән булган. Ул болай дигән: «Ул вакытта, дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер» (Маттай 24:14, 21).
Дөнья ахыры турында Гайсә Мәсихнең сүзләре һәм бу темага кагылышлы Изге Язмаларда язылган бүтән өзекләр күп мөһим сораулар тудыра. Изге Язмалар китабын ачып, анда бу сорауларга нинди җавап бирелә икәнен карап чыксагыз, яхшы булыр иде.
1 Нәрсәгә ахыр киләчәк?
Изге Язмаларда җир шары юк ителәчәк дип әйтелми. «[Аллаһы] җирне нигезләренә нык беркеткән, ул гомер-гомергә авышмас»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 103:5). Изге Язмаларда бөтендөнья сугышында бар тереклек юк ителәчәк дип тә әйтелми (Ишагыйя 45:18). Гайсә үзе кайбер кешеләр дөнья ахырын кичереп чыгачак дип әйткән (Маттай 24:21, 22). Алайса, Изге Язмалар буенча, нәрсәгә ахыр киләчәк?
Кешеләрнең уңышсыз хөкүмәтләренә ахыр киләчәк. Аллаһы Данил пәйгамбәрне болай дип язарга рухландырган: «Күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Данил 2:44).
Сугышларга ахыр киләчәк, һәм табигать башка пычратылмаячак. Мәдхия 45:10 да Аллаһы башкарачак эшләр турында болай дип әйтелә: «Җир читеннән барлык сугышларны туктатып, җәяне ватып, сөңгене сындырды, каплаучыларны ут төртеп яндырды». Ә Инҗилдә Аллаһы «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» дип әйтелә (Ачылыш 11:18).
Җинаятьчелеккә һәм гаделсезлеккә ахыр киләчәк. Аллаһы Сүзендә мондый вәгъдә бирелә: «Мәмләкәттә бары гадел юлдагылар, бары гөнаһсызлар гына яшәячәк. Ә яманнар юк ителәчәк, гөнаһ юлындагылар Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22) *.
мәмләкәттән куып чыгарылачак» (2 Ахыр кайчан киләчәк?
Йәһвә Аллаһы явызлыкны юк итәр өчен һәм Патшалыкны урнаштырыр өчен вакыт билгеләгән (Марк 13:33). Ләкин Изге Язмаларда без ахырның кайчан киләчәген санап чыгара алмыйбыз дип ап-ачык әйтелә. Гайсә болай дигән: «Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә» (Маттай 24:36). Шулай да, Гайсә һәм аның рәсүлләре дөнья ахыры алдыннан булачак җирдәге шартлар турында пәйгамбәрлек әйткән. Аста китерелгән бар вакыйгалар бер үк вакытта һәм бөтен җир йөзе буенча үтәлгәндә, дөнья ахыры котылгысыз булачак.
Андый сәяси чуалышларның, табигать пычратылуының һәм җәмгыятьтәге тәртипсезлекнең әле булганы юк иде. Гайсәнең рәсүлләре аңардан дөнья ахыры турында сорагач, ул аларга мондый җавап биргән: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән җир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар — тулгак тоту газапларының башлануы гына» (Марк 13:8). Рәсүл Паул болай дип язган: «Соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар» (2 Тимутегә 3:1— 5).
Бөтен дөнья буйлап төрле телләрдә вәгазьләү эше алып барыла. «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 24:14).
3 Дөнья ахырыннан соң нәрсә булачак?
Изге Язмаларда бар яхшы кешеләр җирдән алынып, мәңге яшәр өчен күккә күтәреләчәк дип әйтелми. Киресенчә, Гайсә Аллаһының кешелеккә карата башлангыч нияте үтәләчәк дип өйрәткән. «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы (Мәдхия 36:11; Маттай 6:9, 10). Аллаһы Сүзе буенча, дөнья ахырына кадәр үлгән кешеләрнең терелтүгә өметләре бар (Әюб 14:14, 15; Яхъя 5:28, 29). Дөнья ахырыннан соң нәрсә булачак?
Гайсә күктән Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итәчәк. «Шуннан соң,— дип язган Данил пәйгамбәр,— мин төнге күренешләрдә шуны күрдем: күк болытлары белән адәм улына [терелтелгән Гайсәгә] охшаш берәү бара иде. Аңа Көннәрдән Борынгы [Йәһвә Аллаһы] янына килергә рөхсәт бирелде, һәм ул аның каршына китерелде. Һәм бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр аңа хезмәт итсен өчен, аңа [Гайсәгә] хакимлек, дан һәм патшалык бирелде. Аның хакимлеге — гасырларга сузылган бетмәячәк хакимлек, һәм аның патшалыгы җимерелмәячәк» (Данил 7:13, 14; Лүк 1:31, 32; Яхъя 3:13 —16).
Аллаһы Патшалыгына буйсынучы кешеләрнең камил сәламәтлеге һәм мәңгелек имин тормышлары булачак. «Кешеләр йортлар төзерләр һәм анда яшәрләр,— дип язган Ишагыйя пәйгамбәр,— йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Алар төзеп, башка кеше яшәмәячәк, алар утыртып, башка кеше ашамаячак — андый хәл булмаячак» (Ишагыйя 65:21—23). Шул вакыт турында рәсүл Яхъя болай дип язган: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Аллаһысы булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).
4 Дөнья ахырын кичереп чыгар өчен, сез нәрсә эшләргә тиеш?
Ахыр заманда яшәүче кайбер кешеләр Аллаһы кешелекнең тормышын үзгәртәчәк һәм җирдәге явызлыкны юк итәчәк дигән сүзләрдән мыскыллап көләчәкләр дип язган рәсүл Петер (2 Петер 3:3, 4). Шулай да, ул безнең көннәрдә яшәүче кешеләргә аста китерелгән киңәшләрне биргән.
Тарихтан сабак алыгыз. «Аллаһы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны да аямаган: дәһриләр өстенә туфан китерткән»,— дип язган Петер (2 Петер 2:5). Ул мыскыллап көлүчеләр турында болай дигән: «Алар күк вә җир борынгыдан булуын, аларның Аллаһы сүзе аркылы судан һәм су белән яратылганын юри оныталар. Борынгы дөнья сүз аркылы туфан суы белән юк ителгән. Ә Аллаһының шул ук сүзе белән хәзерге күк һәм җир * ут белән юк ителү өчен хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә алар яндырылып бетереләчәкләр һәм дәһриләр һәлак ителәчәкләр» (2 Петер 3:5—7).
Аллаһы биргән әхлакый нормалар буенча яшәгез. Дөнья ахырын кичереп чыгарга теләүчеләрнең «тормышлары изге һәм Аллаһыга багланган» булырга тиеш дип язган Петер (2 Петер 3:11). Игътибар итегез: монда Петер Аллаһыга багланган булу, ягъни тәртип, турында әйтә. Ул шулай ук изге тормыш, ягъни эшләр, турында яза. Шуңа күрә, дөнья ахырын кичереп чыгар өчен, «мин иманлы» дип әйтү я ахыр алдыннан кинәт кенә иманлы булып китү җитәрлек түгел.
Аллаһы нинди эшләрне һәм тәртипне хуплый? Без сезне моны Изге Язмалардан белергә һәм үз карашларыгыз белән чагыштырырга чакырабыз. Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм итәргә шат булыр. Алардан үз җавапларын Изге Язмаларга нигезләп аңлатуларын сорагыз. Бу сезгә, бүгенге курку уята торган вакыйгаларга карамастан, киләчәкне кыюлык һәм ышаныч белән каршы алырга булышачак.
[Искәрмәләр]
^ 8 абз. Бу басманың 22 нче битендәге «Бар кешенең дә Аллаһыны белергә мөмкинлеге бармы?» дигән мәкаләне карагыз.
^ 19 абз. Монда Петер символик җир турында яза. Изге Язмаларда башка кайбер урыннарда да «җир» дигән сүз күчмә мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, Зәбур китабында: «Ходай патшалык итә: җир сөенсен»,— дип әйтелә (Мәдхия 96:1). Бу шигырьдәге «җир сөенсен» дигән сүзләр җир шарының сөенгәнен аңлатмагандай, җир юк ителәчәк дигән сүзләр дә җир шарының юк ителәчәген аңлатмый. Петер үз хатында юк ителәчәк явыз кешеләр турында яза.
[7 биттәге иллюстрация/сүзләр]
Җиргә түгел, ә аны һәлак итүчеләргә ахыр киләчәк