Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Шәкертләр булдыру» өчен миссионерларны җибәрәләр

«Шәкертләр булдыру» өчен миссионерларны җибәрәләр

Галаад мәктәбенең 128 нче классы чыгарылышы

«Шәкертләр булдыру» өчен миссионерларны җибәрәләр

«БӨТЕН халыклар яхшы хәбәрне ишетсен өчен, кайбер мәсихчеләр башка илдә вәгазьләргә дип, үз гаиләсен һәм үз йортын калдырырга әзер иде». Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы әгъзасы Дэйвид Сплэйн бу сүзләрне әйтеп, дулкынландыргыч һәм көч бирүче программаны башлап җибәрде.

2010 нче елның 13 нче март аенда Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 128 нче классы чыгарылышына якынча 8 000 кеше җыелды. Программага 27 илдән дуслар, туганнар һәм кунаклар килде.

«Шәкертләр өйдә кала алмаган»

Программа рәисе Сплэйн кардәш очрашу башында Гайсәнең: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз»,— дигән әмерен искә төшерде (Маттай 28:19, 20). Ул Гайсәнең үз шәкертләрен кешеләр янына җибәргәненә игътибар итте. Әлбәттә, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә Иерусалимга Месопотамиядән, Төньяк Африкадан һәм Рим империясенең төрле якларыннан кешеләр үзләре килгән һәм яхшы хәбәрне ишеткән. Шулай да, «шәкертләр өйдә калып, бөтен халыклар арасыннан кешеләрнең килүләрен көтә алмаган,— диде докладчы.— Кешеләрне табар өчен, алар дөньяның читенә кадәр барып җитәргә тиеш булган» (Рәсүлләр 1:8).

Сплэйн кардәш болай дип өстәде: «Гайсә үз шәкертләренә нәрсә эшләргә икәнен әйтеп кенә калмаган, ә моны ничек эшләргә икәнен күрсәткән дә. Аларга дога кылырга әйткәч, ул дога кылырга өйрәткән. Аларга вәгазьләргә әйткәч, ул ничек вәгазьләргә кирәк икәнен күрсәткән. Аларга яхшы өйрәтүче булырга әйткәч, яхшы һәм уңышлы өйрәтү ысулларын күрсәткән».

Чыгарыла торган студентларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, программа рәисе Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән сүзләрен кабатлады: «Белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам» (Маттай 28:20). Сплэйн кардәш тыңлаучыларны Гайсә студентлар турында аларның чит илдәге хезмәтләрендә алда да кайгыртачак дип ышандырды.

«Барыгыз һәм мактаныгыз»

Җитәкче совет әгъзасы Энтони Моррис классны «барыгыз һәм мактаныгыз» диеп дәртләндерде. Ул урынлы һәм урынсыз мактану бар дип әйтте. Урынсыз мактану үзебезгә дан китерүне аңлата. Урынлы мактану турында 1 Көринтлеләргә 1:31 дә әйтелгән: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын». Моррис кардәш болай диде: «Аңлау һәм Йәһвә Аллаһы турындагы белем белән мактанып була. Дөрестән дә, Йәһвә Шаһите булу, бу изге исемне йөртү сезнең өчен һәм минем өчен — зур хөрмәт» (Иремия 9:24).

Аннары докладчы Африкадагы миссионер белән булган очракны сөйләп, Йәһвәнең исемен игълан итү мөһим икәненә басым ясады. Миссионер үз хатыны белән Изге Язмаларга нигезләнгән нотык белән чыгыш ясарга барган. Үткәрү пунктында яшь солдат үз пистолетын абый-кардәшкә төзәп, кем икәнен сораган. Абый-кардәшнең хатыны Галаад мәктәбендәге өйрәтүне искә төшереп, үз иренә иелгән һәм шыпырт кына болай дигән: «Мин Йәһвә Шаһите диген һәм Изге Язмаларга нигезләгән нотык белән чыгыш ясарга барам диген». Ул аның киңәшен тыңлаган, һәм аларга үтәргә рөхсәт иткәннәр. Киләсе көнне радио буенча ир белән хатын президентның үзенең солдатларына үзләрен миссионерлар дип атаган кеше үтерүчеләрне кулга алырга кушканын ишеткән! Үзләрен миссионерлар түгел, ә Йәһвә Шаһитләре дип атап, бу ир белән хатын күп авырлыклардан котылган. Моррис кардәш үзенең нотыгын мондый сүзләр белән тәмамлады: «Үзегезнең хезмәт итү илләрегезгә килгәч, барыгыз һәм мактаныгыз. Йәһвәнең сезне кулланып үзенең мәңгелек данына эшләргә җыенганы белән мактаныгыз».

«Сез үз йөкләмәгезне үти алырсызмы?»

Җитәкче совет әгъзасы һәм элеккеге миссионер Джеффри Джексон чыгарыла торган студентларга өстә китерелгән сорауны карап чыгарга ярдәм итте. Ул мондый сорау бирде: «Берәрсе турында ул миссионер дип әйткәндә, без нәрсә күз алдына китерәбез?» Ул «миссионер» дигән сүз махсус йөкләмә бирелгән берәр кешене яисә төркемне аңлата торган латин сүзтезмәсеннән килеп чыккан диде. Йәһвә Шаһитләре буларак, безнең йөкләмәбез — яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм башкаларга рухи яктан булышу. Без Гайсәдән үрнәк алып бу эшне башкарабыз. Ул җирдә булганда һәрвакыт үз йөкләмәсен истә тоткан. Рим хакиме Понти Пилатка Гайсә болай дигән: «Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә» (Яхъя 18:37).

Докладчы Изге Язмаларның Әрихә шәһәрен яулап алу турындагы хәбәрне карап чыкты. Алты көн дәвамында Исраил сугышчылары иртән торып һәм хәрби киемнәрен киеп, Әрихә шәһәрен әйләнеп чыккан, шуннан соң гына өйгә кайткан. «Кеше карашыннан аларның йөкләмәләре акылсыз һәм сәер булган»,— диде докладчы. Ул кайбер солдатлар: «Вакытны гына әрәм итәбез!»,— дип уйлагандыр диде. Моңа карамастан, исраиллеләр җиденче көнне шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыгарга, һәм шуннан соң алар сугышта кебек кычкырырга тиеш булган. Нәтиҗәсе нинди булган? Әрихәнең стеналары ишелеп төшкән! (Ешуа 6:13 —15, 20).

Джексон кардәш Әрихә шәһәре турындагы хәбәрдән дүрт сабак алып була диде. 1) Тыңлаучан булу кирәк. Безгә үзебезнең карашыбыз яхшырак дип санарга кирәкми, ләкин Йәһвә теләгәнчә барысын башкарырга кирәк. 2) Йәһвәгә иман итү һәм таяну мөһим. Таран ярдәмендә түгел, ә «иман аркылы» Әрихәнең «таш диварлары ишелеп төште» (Еврейләргә 11:30). 3) Без сабыр булырга тиеш. Үз вакытында Йәһвәнең фатихасы «үтәлер» (Канун 28:2). 4) Бирешмәгез. Үзегезнең йөкләмәгезне беркайчан да онытмагыз. Джексон кардәш: «Бу сабакларны истә тотсагыз, сез Йәһвәнең данына һәм шөһрәтенә үзегезнең йөкләмәгезне үти алырсыз»,— дип әйтеп, үз нотыгын тәмамлады.

Программаның башка игътибарга лаеклы фикерләре

«Изге Язмаларны һәм аның Авторын яратыгыз». Бу тема белән Кушма Штатларның Филиал Комитетыннан Максвелл Ллойд чыгыш ясады. Ул класска болай диде: «Изге Язмалар сезнең өчен тере булсын». Аннан соң ул аларны мондый сүзләр әйтеп дәртләндерде: үзегезнең Йәһвәгә карата яратуыгызга беркайчан да суынырга бирмәгез. Һәр кеше сез нәрсәгә өйрәтәсез икәнен аңлар дип көтмәгез. Белемнәр өйрәнүчегезнең йөрәгенә кадәр үтсен өчен, Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә гади итеп өйрәтергә тырышыгыз. Басынкы булыгыз. Үзегезне күп белемле кеше итеп күрсәтмәгез. Үрнәк биреп торыгыз. Өйрәнүчегез сез Изге Язмаларны бик яратасыз икәнен үзе күрсен.

«Козгыннарга карагыз». Галаад Мәктәбенең башка укытучысы һәм элеккеге миссионер Майкл Бернетт өстә китерелгән тема белән чыгыш ясады. Ул безне кайвакыт берәр нәрсә борчый диде. Ләкин Гайсәнең: «Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да... шулай да Аллаһы аларны туендыра»,— дигән киңәшен истә тотарга кирәк (Лүк 12:24). Канун килешүе буенча, козгыннар саф булмаган һәм аларны ашарга ярамаган. Алар хәрәм дип саналган (Левиләр 11:13, 15). Шулай да Аллаһы аларны туендырган. Бернетт кардәш болай диде: «Киләчәктә зур авырлыклар белән очрашканда, козгын турында уйлап карагыз. Аллаһы саф булмаган, хәрәм дип саналган кош турында кайгырткан икән, аның өчен саф булган кешеләр турында ул бигрәк тә кайгыртачак».

«Мин сиңа карата гаделсезлек эшләмәдем». Галаад Мәктәбенең башка укытучысы Марк Нумар Гайсәнең йөзем бакчасында эшчеләр турындагы мисалын карап чыгарга ярдәм итте. Кайбер эшчеләр көне буе эшләгән. Башкалары исә бер сәгать кенә эшләгән. Әмма алар барысы да эш өчен шул ук хакны алган! Озаграк эшләгән кешеләр зарлана башлаган. Йөзем бакчасының хуҗасы зарланучыларга болай дигән: «Мин сиңа карата гаделсезлек эшләмәдем. Син минем белән бер динарга килештең түгелме соң? Үзеңә тиешлесен ал да кит» (Маттай 20:13, 14). Моннан нинди сабак алып була? Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. Нумар кардәш болай диде: «Кирәкмәгән чагыштыру сезнең шатлыгыгызны гына урлаячак. Тагы да начаррагы, шундый чагыштыру аркасында сез үз йөкләмәгезне калдырырга һәм хезмәт итү хөрмәтен кадерләмәскә мөмкин». Докладчы класска шуны искә төшерде: Гайсә бүгенге көннәрдәге рухи ашлык белән җитәкчелек итә һәм үзенең шәкертләре белән үзе теләгәнчә мөгамәлә итә. Йәһвә һәм Гайсә башкаларны күбрәк фатихаларга теләсә, безгә карата гаделсезлек эшләми. Игътибарыгызны үзегезнең йөкләмәгездә туплагыз, шулай ук башкаларның «хаклары» аркасында Йәһвә тапшырган эштән беркайчан да читкә тайпылмагыз.

Очраклар һәм интервьюлар

Класста булмаганда яисә дәресләрне әзерләмәгәндә, Мәктәп студентлары Йәһвә Шаһитләренең җирле җыелыштагы кардәшләре белән бергә вәгазьли. Галаад Мәктәбенең тагын бер укытучысы Сэм Роберсон берничә студенттан булган очраклары турында интервью алды. Мәсәлән, Алессандра Кирхлер исемле апа-кардәш бер хатынны очраткан, бу хатын үз улының тәмәке тарту гадәте аркасында борчылган. Алессандра кабат килгән һәм бу хатынны борчыган темага «Уяныгыз!» (рус) дигән журналны алып килгән. Беркем дә өйдә булмаган, шулай да ул журналны калдырган. Ахыр чиктә, Алессандра бу хатын белән очраша алган һәм хатын аны үз өенә чакырган. Хатын журналда булган мәкалә өчен рәхмәтле булган һәм болай дип әйткән: «Мин еш кына Аллаһы миңа авырлыклар биреп, нәрсәгә өйрәтергә тели икәнен уйладым». Алессандра аңа без очраткан авырлыкларда Аллаһы гаепле түгел икәнен Изге Язмалар буенча күрсәткән (Ягъкуб 1:13). Хәзер бу хатын да, аның улы да Изге Язмаларны өйрәнә.

Хезмәт бүлегендә хезмәт итүче Мелвин Джонс Галаад Мәктәбенең элеккеге өч студентыннан интервью алды: Албаниядә хезмәт итүче Ян Соммеруд, Кениядә хезмәт итүче Марк Андерсон һәм Теократик өйрәтү бүлегендә хезмәт итүче Джеймс Хиндерер. Алар барысы да бер карашка килгәннәр: студентлар кем генә булмасын һәм кая гына хезмәт итмәсен, алар Галаад Мәктәбе ярдәмендә Изге Язмалардагы төп хакыйкатьләргә дә өйрәнә һәм бу хакыйкатьләрне үз тормышларында кулланырга да өйрәнә.

Шуннан соң студентларның берсе классның рәхмәтләрен белдерә торган дулкынландыргыч хат укыды. 96 яшьлек Джон Барр, Җитәкче советның иң олы әгъзасы, Йәһвәдән Галаад Мәктәбенең 128 нче классы чыгарылышы өчен фатиха сорап, программаны дога белән тәмамлады.

[31 биттәге рамка]

БУ ЧЫГАРЫЛЫШ БЕЛӘН БӘЙЛЕ САННАР

8 илдән килделәр

54 студент

27 пар

35.2 — уртача яшьләре

19.1 — суга чумдырылудан соң үткән уртача ел

13.8 — тулы вакытлы хезмәттәге уртача еллары

[Карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Класс аста китерелгән 25 илгә билгеләнде:

МИССИОНЕРЛАРНЫҢ БИЛГЕЛӘНҮЛӘРЕ

АЛБАНИЯ

АРУБА

БОЛИВИЯ

КАМБОДЖА

КОТ-Д’ИВУАР

ДОМИНИКА РЕСПУБЛИКАСЫ

ЭКВАДОР

ГАНА

ГВАТЕМАЛА

ГВИНЕЯ

ГАЙАНА

ГОНДУРАС

ИНДОНЕЗИЯ

СЕРБИЯ

ЛАТВИЯ

ЛИБЕРИЯ

МАДАГАСКАР

МОНГОЛИЯ

НАМИБИЯ

НИКАРАГУА

ПАРАГВАЙ

РУМЫНИЯ

РУАНДА

ТАЙВАНЬ

(БИЛГЕЛӘНҮ АВСТРАЛИЯ ФИЛИАЛЫНЫҢ КҮЗӘТҮЕ АСТЫНДА)

[30 биттәге иллюстрация]

Галаад Мәктәбенең студентлары вәгазьдә булган очракны күрсәтә

[31 биттәге иллюстрация]

Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 128 нче классы чыгарылышы

Рәтләр алгы рәттән санала, ә исемнәр сулдан уңга бирелә.

1) Келлер Э.; Остопович И.; Джейкобсен С.; Ариас М.; Дикманн И.; Танака Дж.; Харада К.

2) Камачо Л.; Кирхлер А.; Родригес С.; Уорд Б.; Треналон К.; Виктория В.; Оксли Ф.; Нгуен К.

3) Оксли О.; Де Диос А.; Линдстрём Ш.; Аллен Дж.; Мидз Т.; Уоддингтон Дж.; Виктория Э.

4) Харада Х.; Линдстрём А.; Орсини Э.; Лог Д.; Миссюд Т.; Бержерон С.; Камачо Г.; Уорд Т.

5) Кирхлер В.; Нгуен Х.; Кремер Э.; Бюрго С.; Титмас Н.; Де Диос К.; Родригес А.; Уоддингтон М.

6) Дикманн Дж.; Аллен К.; Титмас Р.; Ариас Ж.; Бержерон Э.; Келлер Дж.; Остопович Ф.; Бюрго Ф.

7) Танака К.; Кремер Дж.; Джейкобсен Р.; Треналон Дж.; Лог Ж.; Мидз Д.; Миссюд Д.; Орсини А.