Гаилә бәхетенең серләре
Никахның беренче ел проблемаларын җиңәбез
Ире: «Без хатыным белән бер-беребездән шундый нык аерылып торабыз! Мин иртә уянырга яратам, ә ул соң тора. Ә аның кәефе алмашынып куйса, мин инде нишләргә дә белмим. Һәм тагын: мин берәр нәрсә пешергәндә, савыт-саба сөлгесенә кулларымны сөртсәм, ул мине тирги башлый».
Хатыны: «Иптәшемнең авызыннан сүз тартып ала алмассың. Ә мин үскән гаиләдә, аеруча бергә ашарга җыелганда, аралашырга ярата иделәр. Ирем ашарга пешергәндә, савыт-сабаны да, кулларын да бер үк сөлге белән сөртә! Моңа ачуым чыга! Ни өчен ир-атларга кат-кат әйтергә кирәк икән? Ничек кешеләр никахта бәхетле яши?»
КҮПТӘН түгел генә өйләнгән булсагыз, сез дә андый кыенлыклар белән очрашкансыздыр. Бәлки, сезгә иптәшегезнең очрашып йөргән вакытта күренмәгән кимчелекләре һәм йомшак яклары күренә башлагандыр. «Тормыш мәшәкатьләренең» тәэсирен ничек киметеп була? (1 Көринтлеләргә 7:28).
Сез никах антын биргәнгә генә, гаилә тормышында оста булып китәчәксез дип өметләнмәгез. Йөрешкәнче, сез кешеләр белән инде аралаша белгәнсездер, һәм, очрашып йөргәндә, сезгә бу яктан яхшырырга туры килгәндер. Әмма, өйләнешкәч, сезнең аралаша белүегез сыналыр һәм сезгә, бәлкем, яңа сәләтләр кирәк булыр. Сезнең хаталарыгыз булачакмы? Һичшиксез булачак. Әмма кирәкле сәләтләрне үстереп буламы? Әлбәттә!
Сәләтләрегезне яхшыртыр өчен иң яхшы ысул — бу берәр белгеч белән киңәшләшү һәм аның киңәшен куллану. Никах турында иң яхшы киңәшләрне Йәһвә Аллаһы бирә, чөнки ул безне гаилә кору теләге белән барлыкка китергән (Яратылыш 2:22—24). Аның Сүзе, Изге Язмалар, туган кыенлыкларны кичереп чыгарга ничек булыша? Моңа игътибар итик. Һәм, никахыгыз беренче елдан соң да дәвам итсен өчен, андагы киңәшләрне карап чыгыйк.
1. БЕР-БЕРЕГЕЗ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘНЕГЕЗ
Кыенлыклар.
Япониядә яшәүче Кэйдзи * исемле бер ир, аның кабул иткән карарларының нәтиҗәләре тормыш иптәшенә тәэсир итә икәнен онытып, кайвакыт уйламыйча эш иткән. «Мин чакыруларны хатыным белән киңәшләшмичә кабул итә идем,— дип әйтә ул.— Соңрак мин бу аңа уңайсызлыклар тудырганын аңладым». Ә Австралиядә яшәүче Аллен болай ди: «Минемчә, хатыным белән киңәшләшү ирләрчә эш итү түгел иде». Ул үз тәрбиясе аркасында андый фикергә килгән булган. Бөек Британиядә яшәүче Дайанна да шул ук хәлгә дучар булган. Ул болай ди: «Мин кияүгә чыкканчы, без гаиләдә бер-беребез белән киңәшләшеп яшәдек. Шуңа күрә, кияүгә чыккач, мин берәр карар кабул итәр алдыннан иремә түгел, ә гаиләдәгеләремә мөрәҗәгать итә идем».
Чишү юлы.
Йәһвә Аллаһы өйләнешкән кешеләрне «бер тән» дип саный. Моны истә тотыгыз (Маттай 19:3—6). Аның өчен ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр башка кешеләр, шул исәптән гаиләдәгеләр һәм якын дуслар, арасындагы мөнәсәбәтләрдән мөһимрәк! Никах бәйләнешләре алда да нык булсын өчен, ачык аралашу мөһим.
Әйдәгез, Яратылыш 18:17—33 тә язылган Йәһвә Аллаһының Ибраһим белән сөйләшүенә игътибар итик. Бу өзектә ир белән хатын өчен күп сабаклар бар. Аны укып чыгыгыз һәм Аллаһының Ибраһимга ничек ихтирам күрсәткәненә игътибар итегез. Беренчедән, Йәһвә аңа үзенең нәрсә эшләргә җыенганын аңлатып биргән. Икенчедән, Ибраһим үз карашын аңлатканда, Йәһвә аны тыңлап торган. Өченчедән, Ибраһимның үтенечен үтәр өчен, Йәһвә үзенең эш итү рәвешен үзгәртергә әзер булган. Тормыш иптәшегез белән киңәшләшкәндә, сез Аллаһыдан ничек үрнәк ала аласыз?
КИҢӘШ. Тормыш иптәшегезгә кагылышлы сораулар каралганда, беренчедән, туган хәлне ничек чишәргә җыенганыгызны аңлатып бирегез. Сүзләрегез таләп яки инде кабул ителгән карар кебек түгел, ә тәкъдим кебек яңгырасын. Икенчедән, тормыш иптәшегездән: «Син моның турында нәрсә уйлыйсың?» — дип сорагыз һәм аның карашы башкарак булырга мөмкин икәнен таныгыз. Өченчедән, мөмкин булганда, юл куючан булыгыз, һәм шулай итеп сезнең «илтифатлы булуыгыз... мәгълүм булсын» (Филиппуйлыларга 4:5).
2. ӘДӘПЛЕ БУЛЫРГА ӨЙРӘНЕГЕЗ
Кыенлык.
Алган тәрбия я чыгышыгыз аркасында, сез карашыгызны каты һәм хәтта тупас белдерергә өйрәнгәнсездер. Мәсәлән, Европада яшәүче Лайам болай ди: «Мин яшәгән җирдә кешеләр үзләрен әдәпсез тотарга ияләшкән. Һәм минем тупас сөйләшүем хатынымны еш кына күңелсезләндерә иде. Миңа ягымлырак булырга өйрәнергә туры килде».
Чишү юлы.
Сезнең үзегезгә генә хас сөйләшү гадәтегез бар. Шулай да, тормыш иптәшегезгә сезнең бу гадәтегез ошый дип уйламагыз (Филиппуйлыларга 2:3, 4). Рәсүл Паулның Тимутегә бирелгән киңәше яңа гына никахлашкан кешеләргә дә кулланырлык. Паул язганча, «Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга» тиеш. Грек теленнән «ягымлы булу» дип тәрҗемә ителгән сүзләр шулай ук «әдәпле булу» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин (2 Тимутегә 2:24). Әдәпле булу — бу кеше хәлен аңлау һәм аны рәнҗетмичә игелекле эш итү.
КИҢӘШ. Тормыш иптәшегезгә ачуыгыз чыкканда, аның белән түгел, ә якын дустыгыз яисә эш бирүче белән сөйләшкәнегезне күз алдыгызга китерегез. Сез алар белән дә шундый ук тон белән һәм шул ук сүзләрне кулланып сөйләшер идегезме? Үзегезгә мондый сорау бирегез: ни өчен сезгә тормыш иптәшегез белән, дустыгыз яисә эш бирүчегезгә караганда, зуррак хөрмәт күрсәтеп һәм ягымлырак сөйләшергә кирәк? (Көлессәйлеләргә 4:6).
3. ИР ҺӘМ ХАТЫН БУЛЫРГА ӨЙРӘНЕГЕЗ
Кыенлык.
Ир, гаилә башы буларак, кайвакыт үзен тупас тотарга, ә хатын үз тәкъдимнәрен ипле генә әйтә белмәскә мөмкин. Мәсәлән, Италиядә яшәүче Антонио болай ди: «Әтием гаиләдәге эшләр турында әнием белән бер дә киңәшләшми иде. Шуңа күрә башта мин гаиләмдә үземне патшаларча тоттым». Канадада яшәүче Дебби исемле бер хатын болай дип сөйли: «Мин иремнән пөхтәрәк булуын таләп итә идем. Әмма үземне командирларча тотканга, ул тагы да үзсүзлеләнә иде».
Ир өчен тәкъдимнәр.
Кайбер ирләр хатынның буйсынуын балаларның ата-аналарына тыңлаучан булулары белән бутый (Көлессәйлеләргә 3:20; 1 Петер 3:1). Ләкин Изге Язмаларда ир «хатынына кушылырга һәм икесе дә бер тән булырга» тиеш дип язылган; ә ата-ана белән балалар турында алай дип әйтелмәгән (Маттай 19:5). Йәһвә хатынны ирнең ярдәмчесе, ягъни ирне тулыландыручы, дип саный (Яратылыш 2:18). Әмма Аллаһы балалар үз ата-аналарын тулыландырып тора дип әйтми. Әгәр дә ир кеше үз хатынын балага санаса, ул никах төзелешен хөрмәт итә дип әйтеп буламы? Сез ничек уйлыйсыз?
Гайсә мәсихче җыелыш белән үзен ничек тота? Аллаһы Сүзендә ир кеше үз хатыны белән үзен шулай ук тотарга тиеш дип язылган. Әгәр сез 1) хатыныгыздан аның үзегезгә тоткарланмыйча һәм берсүзсез буйсынуын көтмәсәгез һәм, 2) хәтта авырлыклар булганда да, аны үз тәнегезне кебек яратсагыз, аңа сезне гаилә башы дип тану җиңелрәк булачак (Эфеслеләргә 5:25 —29).
Хатын өчен тәкъдимнәр.
Ирегезнең Аллаһы тарафыннан билгеләнгән гаилә башы булуын таныгыз (1 Көринтлеләргә 11:3). Ирегезгә ихтирам күрсәтеп, сез Аллаһыны да ихтирам итәсез. Әмма аның гаилә башы икәнен танымасагыз, сез ирегезгә карата гына түгел, ә Аллаһыга һәм аның таләпләренә карата да мөнәсәбәтегезне күрсәтәсез (Көлессәйлеләргә 3:18).
Авырлыклар турында сөйләшкәндә, ирегезнең холкын үзгәртергә тырышмагыз. Андый очракларда туган кыенлыкны чишәргә өйрәнегез. Мәсәлән, борынгы заманда яшәгән Эстер үз иренең, Ахашверош патшаның, гаделлек урнаштыруын теләгән. Эстер ирен тәнкыйтьләп тормаган, ә аның белән ягымлы сөйләшкән. Ире аның тәкъдимен кабул иткән һәм нәтиҗәдә дөрес эш иткән (Эстер 7:1—4; 8:3—8). Сез ирегезгә 1) ул үзенең гаилә башы буларак ролен үтәргә өйрәнсен өчен, вакыт бирсәгез һәм, 2) ул хата кылса да, хөрмәт күрсәтсәгез, ирегез сезне ныграк яратырга өйрәнер (Эфеслеләргә 5:33).
КИҢӘШ. Тормыш иптәшегезнең кимчелекләренә игътибар итәр урынына, үзегезнең кайсы якларыгызны яхшырта алганыгыз турында уйланыгыз. Ирләргә: гаиләдәге ролегезне ничек үтәгәнегез я үтәмәгәнегез аркасында хатыныгыз күңелсезләнеп китсә, аңардан сезгә кайсы яклардан үзгәрергә кирәк дип сорагыз һәм тәкъдимен кәгазьгә язып куегыз. Хатыннарга: ирегез сез аны хөрмәт итмисез дип уйласа, аңардан сезгә кайсы яклардан үзгәрергә кирәк дип сорагыз һәм киңәшен язып куегыз.
Чиктән тыш таләпчән булмагыз
Никахта бәхет сакларга өйрәнү велосипедта йөрергә өйрәнү белән охшаш. Велосипедта йөрергә өйрәнгәндә, кеше кайчакта егыла. Нәкъ шулай ук никахта яшәргә өйрәнгәнче, сезнең дә кайвакыт «егылуыгыз» мөмкин.
Юмор хисен саклагыз. Тормыш иптәшегезнең борчылуларына җитди карагыз, ә үз хаталарыгыздан көлә белегез. Никахыгызның беренче елында тормыш иптәшегезне куандырыр өчен һәр мөмкинлекне кулланыгыз (Канун 24:5). Моннан тыш, тормышыгыз белән Аллаһы Сүзе җитәкчелек итсен. Шулай итеп сезнең никахыгыз елдан ел ныгый барачак.
^ 9 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:
-
Мин кем белән киңәшләшергә яратам: тормыш иптәшем беләнме я күбрәк башкалар беләнме?
-
Мин тормыш иптәшемне яратканымны һәм хөрмәт иткәнемне бүген ничек күрсәттем?