Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Елның иң мөһим көненә сез әзерләндегезме?

Елның иң мөһим көненә сез әзерләндегезме?

Елның иң мөһим көненә сез әзерләндегезме?

ГАЙСӘНЕҢ үлеменә кадәр берничә сәгать калгач, ул шәкертләренә үз үлемен махсус рәвештә үткәрергә кушкан. Бу истәлекле вакыйга «Раббының кичке ашы» дип атала (1 Көринтлеләргә 11:20). Бу вакыйганың мөһим икәнлеген күрсәтеп, Гайсә болай дигән: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Лүк 22:19). Сез Гайсәнең әмеренә буйсынырга телисезме? Теләгегез булса, сез Гайсәнең үлемен искә алу Кичәсен елның иң мөһим көне дип санаячаксыз.

Бу вакыйга кайчан үткәрелергә тиеш? Ул мөһим вакыйгага әзерләнер өчен, сез нәрсә эшли аласыз? Бу сорауларны һәрбер мәсихче үзенә бирергә тиеш.

Елга күпме тапкыр?

Гадәттәгечә без истәлекле вакыйгаларны ел саен искә төшерәбез. Мәсәлән, Нью-Йорк шәһәрендә яшәүчеләр 2001 елның 11 нче сентябрендә, Халыкара сәүдә үзәге һөҗүм ителгәч, үз якыннарын югалткан. Бу көндәге фаҗигале вакыйгалар аларның йөрәкләрендә һаман саклана, һәм алар, бу көн бөтен дөнья буенча искә алынганда, аны искә ала.

Нәкъ шулай Изге Язмалар язылган чорда да булган (Эстер 9:21, 27). Йәһвә исраиллеләргә үзләренең Мисыр коллыгыннан арынган көннәрен ел саен бәйрәм итәргә кушкан. Изге Язмаларда бу вакыйга Коткарылу бәйрәме дип атала, һәм исраиллеләр аны елга бер тапкыр, аларны Аллаһы коткарган көндә, бәйрәм иткәннәр (Чыгыш 12:24—27; 13:10).

Гайсә, үз рәсүлләре белән Коткарылу бәйрәмен үткәргәч, бер махсус кичә керткән. Шулай эшләп, ул аларга аның үлемен ничек искә алырга кирәк икәнен күрсәткән (Лүк 22:7—20). Коткарылу бәйрәме ел саен үткәрелгән булган. Раббының кичке аш бәйрәме яһүдләрнең Коткарылу бәйрәмен алмаштырган, шуңа күрә бу бәйрәм дә елга бер тапкыр гына үткәрелергә тиеш. Әмма кайчан?

Кайчан?

Бу сорауга җавап алыр өчен, ике фактны исәпкә алырга кирәк. Беренчедән, Изге Язмалар язылган чорда көн бер көннең киченнән башланып, кояш баегач, икенче көннең кичендә кояш баю белән тәмамланган (Левиләр 23:32).

Икенчедән, шул замандагы календарь бүгенге календарьдан аерылып торган. Ул вакытта айларны башкача атаганнар, мәсәлән март белән апрель түгел, ә Адар белән Нисан айлары дип әйткәннәр (Эстер 3:7). Яһүдләр календаре буенча бер яңа ай туганнан икенче яңа ай туганчы үткән вакыт бер айга тигез булган. Алар Коткарылу бәйрәмен үз календаре буенча беренче айның, ягъни Нисан аеның, 14 нче көнендә үткәргән (Левиләр 23:5; Саннар 28:16). Нәкъ шул көндә, Нисан аеның 14 нче көнендә, римлылар Хуҗабызны Гайсә Мәсихне кадаклаган булган. Гайсә Коткарылу бәйрәме беренче тапкыр үткәрелгәннән соң 1 545 ел үткәч үлгән. 14 нисан көне — бу махсус көн!

Ундүртенче нисан бүгенге календарь буенча нинди көнгә туры килә? Моны исәпләп чыгып аңлап була. Нисан аеның беренче көнендә төн белән көн тигез булган (шул вакытта төньяк ярымшарда яз килә) һәм Иерусалимда яңа ай нәзек урак булып күренгән. Бу вакыйгадан соң 14 көн санасак, бу көн нисан аеның 14 нче көненә туры килә. Шул көндә гадәттә тулы ай була. Бу елда 14 нисан көне 17 апрельдә, якшәмбе көнне, кояш баегач башланачак *.

Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең үлемен искә алырга теләүче кешеләр белән бергә бу елда җыелырга теләп, бу вакыйгага хәзер инде әзерләнә. Алар сезне дә чын күңелдән аларга кушылырга чакыра. Бу Кичәнең үткәреләчәк урынын һәм вакытын сезнең яныгызда яшәгән Йәһвә Шаһитләреннән сорагыз. Алар бу вакыйганы иртән дә, төш вакытында да түгел, ә кич белән, кояш баегач кына үткәрәчәк. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларда бу вакыйга «кичке аш» дип атала (1 Көринтлеләргә 11:25). Шулай итеп 1 978 ел элек кертелгән Гайсә үлемен искә алу Кичәсе 2011 елда 17 апрель, якшәмбе көнне кич белән үтәчәк. Нәкъ бу көндә, 14 нисан көнендә, Гайсә үлгән. Ул көн аның үлемен искә алу Кичәсен үткәрер өчен — иң яхшы вакыт.

Ничек әзерләнергә?

Елга бер тапкыр була торган бу вакыйгага хәзер үк әзерләнә башлар өчен, сез нәрсә эшли аласыз? Мәсәлән, Гайсәнең безнең өчен нәрсә эшләгәне турында уйланып була. «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» * дигән китап ярдәмендә миллионлаган кешеләр Гайсәнең үлеме өчен Йәһвәгә рәхмәтлерәк булып киткән (Маттай 20:28).

Бу махсус вакыйгага әзерләнер өчен башка мөмкинлек — Гайсәнең үлеменә кадәр булган вакыйгалар турында уку. Ул вакыйгалар турында аста китерелгән таблицадан күбрәк белеп була. Таблицаның беренче баганасында бүгенге календарь һәм яһүдләр календаре буенча вакыйгаларның кайчан булганы күрсәтелә. Икенче баганасында бу көннәрдәге вакыйгалар турында кыскача әйтелә. Өченче баганасында Инҗилдәге һәм «Җирдә яшәгән иң бөек кеше» * (рус) дигән китаптагы өзекләр китерелә. Һәр көнгә китерелгән Изге Язмалардагы өзекләрне, кимендә берничәсен, укып барсагыз, яхшы булыр иде. Шулай эшләсәгез, сез елның иң мөһим көненә әзер булачаксыз.

[Искәрмәләр]

^ 11 абз. Элеккеге 14 нисан көне бүгенге яһүдләр Пасхасына, ягъни Коткарылу бәйрәменә туры килмәскә мөмкин. Ни өчен? Бүгенге еврейләрнең күбесе Пасханы 15 нисан көнендә бәйрәм итә, чөнки алар Чыгыш 12:6 да язылган әмер бу көнгә туры килә дип саный («„Күзәтү манарасы“ның инглиз телендәге саннардан өйрәнү мәкаләләре» (рус), 16 б., 2 нче брошюраны кара). Әмма Гайсә Коткарылу бәйрәмен Муса кануны буенча 14 нисан көнендә бәйрәм иткән. Бу көнне санап чыгу турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус), 1978 ел, 1 май, 14 битне кара.

^ 14 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. 47—56, 206—208 битләр карагыз. Бу басмага www.watchtower.org дигән сайт аша заказ биреп була.

^ 15 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[22 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә килегез якшәмбе, 17 апрель, 2011 ел