Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 нче пәйгамбәрлек. Чир-авырулар

3 нче пәйгамбәрлек. Чир-авырулар

3 нче пәйгамбәрлек. Чир-авырулар

«Үләтләр булыр» (ЛҮК 21:11).

● Бонзали исемле бер табиб гражданнар сугышы барган Африка илендә, башкаларга ярдәм итәр өчен, кулыннан килгәнне эшләгән. Ул үз шәһәрендә Марбург вирусы * аркасында үлем хәлендә булган шахтерларны дәвалаган. Бонзали зуррак шәһәр хакимиятләреннән ярдәм сорап үтенгән, ләкин җавап алмаган. Ниһаять, дүрт айдан соң ярдәм килгән, әмма Бонзали, Марбург чирен йоктырып, инде вафат булган.

ФАКТЛАР. Сулыш органнары чирләре (мәсәлән, пневмония), ашказаны-эчәк авырулары, СПИД, туберкулез һәм малярия — иң һәлакәтле чирләр. 2004 елда бу чирләрдән 10,7 миллион кеше үлгән. Башка сүзләр белән әйткәндә, ел дәвамында өч секунд саен диярлек бер кеше үлгән.

КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Халык саны үскәнгә, чирләгән кешеләрнең саны да үсә».

БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Әйе, дөньядагы кеше саны гаять арткан. Әмма шул ук вакыт кешеләр чирләрне билгеләү, контрольдә тоту һәм дәвалау ягыннан да күп нәрсәгә ирешкән. Шулай булгач, чирләр саны һәм аларның йогынтысы кимергә тиеш түгелме? Әмма без капма-каршысын күрәбез.

СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, кешеләр куркыныч чирләрдән интегәме?

Җир тетрәүләр, ачлык һәм чир-авырулар миллионлаган кешегә зыян китерә. Ләкин тагы да күбрәк кеше үз якыннарыннан — үзләрен якларга тиеш кешеләрдән зарар күрә. Киләсе мәкаләдән моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен белегез.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Марбург вирусы Эбола вирусына охшаш.

[Тексттан алынган өзек. 6 нчы бит ]

«Сине арыслан я бүтән ерткыч ботарлап ашаса, бу куркыныч. Ләкин сине һәм якыннарыңны эчтән берәр коточкыч чир „ашаса“, бу да куркыныч» (МАЙКЛ ОСТЕРХОЛМ, ЭПИДЕМИОЛОГ).

[6 нчы биттәге иллюстрация кайсы чыганактан алынган]

© William Daniels/Panos Pictures