Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 нче пәйгамбәрлек. Мәхәббәт җитмәү

4 нче пәйгамбәрлек. Мәхәббәт җитмәү

4 нче пәйгамбәрлек. Мәхәббәт җитмәү

«Кеше яратмаучы» булырлар (2 ТИМУТИГӘ 3:1—3).

● Крис гаиләдә көч кулланудан зыян күргәннәргә ярдәм итү хезмәтендә эшли. Ул болай ди: «Хәтерлим, безгә бер хатын-кыз килгән иде. Аның элек тә безгә мөрәҗәгать иткәне булды. Әмма бу юлы мин аны танымадым, чөнки ул бик нык кыйналган иде. Башка күп хатын-кызлар эмоциональ яктан бик нык яраланган. Алар хәтта кеше күзенә карарга ояла».

ФАКТЛАР. Африканың бер илендә һәр өченче хатын-кыз диярлек бала чагында көчләнгән булган. Бу илдә үткәрелгән сораштыру буенча, ир-атларның 30 дан артык проценты хатыннарын кыйнарга ярый дип уйлый. Ләкин гаиләдә көч кулланудан хатын-кызлар гына түгел, ә ир-атлар да зыян күрә. Мәсәлән, Канадада хатыннарның якынча 30 проценты үз ирләрен кыйный я алар белән үзләрен башкача мәрхәмәтсез тота.

КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Гаиләләрдә көч куллану һәрвакыт булган. Безнең көннәрдә бу проблемага элеккегә караганда бары тик күбрәк игътибар бирелә».

БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Әйе, соңгы елларда бу проблемага күбрәк игътибар бирелә. Әмма шулай булса да, гаиләдә көч куллану очраклары кимемәгән. Киресенчә, мәхәббәт җитмәү проблемасы бүген аеруча ачык күренә.

СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? 2 Тимутигә 3:1—3 тәге пәйгамбәрлек үтәләме? Сез күп кенә гаиләләрдә мәхәббәт җитмәвен күрәсезме?

Бүгенге көннәрдә үтәлә торган бишенче пәйгамбәрлек безнең йортыбыз җиргә кагыла. Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелгәнен белик.

[Тексттан алынган өзек. 7 нче бит]

«Еш кына гаиләдәге көч куллану очраклары статистикага керми кала. Исәпләүләр буенча, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткәнгә кадәр, уртача 35 тапкыр үз иреннән зыян күргән була» (ГАИЛӘДӘ КӨЧ КУЛЛАНУДАН ЗЫЯН КҮРГӘННӘРГӘ ЯРДӘМ ИТҮ ХЕЗМӘТЕ, УЭЛЬС).