Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 нчы пәйгамбәрлек. Бөтендөнья вәгазь эше

6 нчы пәйгамбәрлек. Бөтендөнья вәгазь эше

6 нчы пәйгамбәрлек. Бөтендөнья вәгазь эше

«Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» (МАТТАЙ 24:14).

● Тын океандагы Туамоту архипелагы якынча 80 утраудан тора. Аларның территориясе якынча 810 000 квадрат километрны тәшкил итә. Шул зур территориядә нибары 16 000 гә якын кеше яши. Бу ерак утрауларның берсендә яшәүче Ваиатеа һәм аның күршеләре Йәһвә Шаһитләре белән таныш. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне җирнең бар почмакларында яшәгән кешеләргә сөйләргә тырыша.

ФАКТЛАР. Изге Язмалардагы хәбәр хәтта җирнең иң ерак төбәкләренә кадәр ирешә. Мәсәлән, 2010 елда Йәһвә Шаһитләре бу яхшы хәбәрне 236 илдә һәм территориядә вәгазьләгән һәм моңа 1,6 миллиардтан артык сәгать багышлаган. Димәк, һәр Йәһвә Шаһите көн саен уртача 30 минут вәгазьләгән. Соңгы дистә ел эчендә алар Изге Язмаларга нигезләнгән 20 миллиардтан артык басманы бастырган һәм тараткан.

КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Изге Язмалардагы хәбәр инде меңләгән ел вәгазьләнә».

БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Чыннан да, Изге Язмалардагы яхшы хәбәр турында төрле кешеләр сөйләгән. Әмма аларның күбесе моны кыска вакыт дәвамында һәм кечкенә территориядә эшләгән. Йәһвә Шаһитләре исә оештырылган рәвештә бөтен дөнья буйлап йөзләгән миллион кешегә вәгазьли. Тарихтагы иң куәтле һәм рәхимсез хөкүмәтләр каршы чыкса да, Йәһвә Шаһитләре үз эшен туктатмаган * (Марк 13:13). Моннан тыш, Йәһвә Шаһитләренә вәгазь эше өчен беркем дә түләми. Киресенчә, алар, үз вакытларын сарыф итеп, басмаларны бушлай тарата. Вәгазь эше тулысынча ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла.

СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? Патшалык хакындагы яхшы хәбәр бөтен дөнья буйлап вәгазьләнәме? Әйе. Һәм бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше киләчәктә бөек үзгәрешләр булачагын аңлата.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Сынауларда нык калабыз» һәм «Лиловые треугольники» (рус) дигән ике видеопостановканы карагыз (Йәһвә Шаһитләре тарафыннан чыгарылган).

[Тексттан алынган өзек. 8 нче бит]

«Әле Йәһвә рөхсәт иткәндә, без Патшалык турындагы яхшы хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә ашкынып вәгазьләвебезне дәвам итәрбез» (ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ 2010 ЕЛГЫ ЕЛЛЫК БАСМАСЫ).