Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының оешмасы бармы?

Аллаһының оешмасы бармы?

Аллаһының оешмасы бармы?

АЛЛАҺЫ барлыкка китергән бар нәрсәләрдә тәртип күзәтелә. Табигатьтәге әйләнешләр, мәсәлән су, углерод, кислород һәм азот әйләнешләре турында уйлап карыйк. Андый әйләнешләр ярдәмендә безнең тормыш өчен мөһим булган чиста һава белән суыбыз бар a. Бу чыннан да могҗиза! (1 Көринтлеләргә 14:33)

Әйе, җирдә тәртип күренә. Ләкин Барлыкка Китерүче күктә дә барысын яхшы оештырган. Моның турында Изге Язмаларда әйтелгән. Данил пәйгамбәр бер күренештә Аллаһы каршында шактый күп фәрештәләрне күргән: «Меңләгән меңләр аңа хезмәт итәләр иде һәм йөз миллион аның каршында тора иде» (Данил 7:9, 10). Санап бетергесез фәрештәләр Аллаһының кешеләргә карата күрсәтмәләрен үтәр өчен никадәр яхшы оештырылган икәнен күз алдына китерү дә авыр! (Мәдхия 90:11)

Барлыкка Китерүче, Йәһвә Аллаһы, Бөек Оештыручы булса да, кырыс я таләпчән түгел. Киресенчә, ул — игелекле һәм бәхетле. Ул барлыкка китерелгән бар затларның бәхетле булулары турында кайгырта (1 Тимутегә 1:11; 1 Петер 5:7). Шуны аның борынгы Исраил халкы һәм беренче гасырдагы мәсихчеләр белән мөгамәлә итүеннән күреп була.

Борынгы Исраил — яхшы оештырылган халык

Йәһвә Аллаһы, исраиллеләр аңа тәртипле рәвештә гыйбадәт кылсын өчен, Мусаны кулланган. Мәсәлән, исраиллеләрнең Синай чүлен буйлап йөргәндә, чатыр корганнарына игътибар итик. Һәрбер гаилә чатырын үзе теләгән урында корган булса, тәртипсезлек булыр иде. Әмма Йәһвә халыкка һәр кабиләнең чатыры урнашачак урынын әйткән (Саннар 2:1—34). Муса Канунында шулай ук сәламәтлек һәм гигиена турында ачык күрсәтмәләр бирелгән булган. Мәсәлән, анда исраиллеләргә үз нәҗесләрен күмеп куярга әйтелгән булган (Канун 23:12, 13).

Исраиллеләрнең Вәгъдә ителгән җиргә килүе белән аларда яңа тәртип урнаштырылган булган. Халык 12 кабиләгә бүленгән, һәм һәр кабиләгә үз җире бирелгән. Йәһвәнең халыкка Муса аша бирелгән Канунында гыйбадәт кылу, никах кору, гаилә тормышын алып бару, белем алу, эшләү, ашау, мал карау һ. б. турында әйтелгән булган b. Кайбер кануннарда берәр нәрсә турында — ачык, ә башка кануннарда гомумән әйтелсә дә, кануннарның барысы да Йәһвәнең үз хезмәтчеләре турында кайгыртканын күрсәткән һәм аның халкына файда гына китергән. Бу күрсәтмәләрне үтәп, исраиллеләр Йәһвәнең илтифатына ия була алган (Мәдхия 147:8, 9).

Муса сәләтле җитәкче булса да, аның уңышы үз сәләтләренә түгел, ә Аллаһының оешмасына тугры булуына бәйле булган. Мәсәлән, Муса пәйгамбәр чүл аша үтү юлын кайдан белгән? Йәһвә үзе көндезен болыт баганасында, ә төнлә — ут баганасында исраиллеләрнең алдыннан барган (Чыгыш 13:21, 22). Аллаһы кешеләрне кулланса да, Йәһвә үзе халкын оештырган һәм алар белән җитәкчелек иткән булган. Нәкъ шулай ук беренче гасырда да булган.

Беренче гасырдагы мәсихчеләр яхшы оештырылган булган

Рәсүлләр белән шәкертләрнең ашкынып вәгазьләүләре нәтиҗәсендә беренче гасырда Азия белән Европаның өлкәләрендә күп мәсихче җыелышлар барлыкка килгән булган. Ул җыелышлар, бер-берсеннән ерак булса да, үзләреннән-үзләре эш итмәгән. Киресенчә, алар яхшы оештырылган булган һәм рәсүлләрнең яратып күзәтүләре аларга файда китергән. Мәсәлән, рәсүл Паул Критта «эшләрне тәртипкә китерү» өчен Титусны билгеләгән (Титуска 1:5). Шулай ук Көринт җыелышына язганда, Паул кайбер кардәшләргә «идарә итү» сәләте бирелгән дип әйткән (1 Көринтлеләргә 12:28). Ләкин андый тәртипне кем оештырган? Паул: «Аллаһы... [җыелыштагыларны] үзара шулай тоташтырды»,— дигән (1 Көринтлеләргә 12:24).

Мәсихче җыелышта билгеләнгән күзәтчеләр имандашлары өстеннән хакимлек итмәгән. Киресенчә, алар җыелыштагылар белән бергә хезмәт иткән һәм Аллаһы рухының җитәкчелегенә буйсынган. Өстәвенә, алар «көтүгә үрнәк» күрсәтергә тиеш булган (2 Көринтлеләргә 1:24; 1 Петер 5:2, 3). Җыелышның Башы — гади кеше дә, камилсез кешеләрнең төркеме дә түгел, ә терелтелгән Гайсә Мәсих (Эфеслеләргә 5:23).

Көринт җыелышы кайбер сорауларны үзенчә чишә башлагач, Паул аларга болай дип язган: «Аллаһы сүзе сездән чыктымы әллә? Әллә сезгә генә ирештеме?» (1 Көринтлеләргә 14:36). Ул аларның фикер йөртүләрен төзәтер өчен һәм аларга бәйсез булырга ярамый икәнен аңлатыр өчен бу сорауны биргән. Җыелышлар, рәсүлләрнең әйткәннәрен үтәп, иманда ныгыган, ә җыелыштагыларның саны арта барган (Рәсүлләр 16:4, 5).

Аллаһы бүген дә үз хезмәтчеләрен оештыра

Ә бүгенге көннәр турында нәрсә әйтеп була? Кайберәүләр, бәлки, бернинди дини оешманың әгъзасы булырга теләмидер. Аллаһының исә, Изге Язмалар буенча, һәрвакыт оешмасы булган, һәм ул аның ярдәмендә үз ихтыярын үтәгән. Ул борынгы Исраилдә дә, беренче гасырда да үз хезмәтчеләренең гыйбадәт кылуларын оештырган.

Шуңа күрә Йәһвә Аллаһы, үткәндә кебек, әле дә үз хезмәтчеләре белән үзе җитәкчелек итә дип әйтеп була. Ул аларны яратудан чыгып оештыра һәм берләштерә. Бүген дә Йәһвә үзенең кешеләргә карата ниятен үтәр өчен үз оешмасын куллана. Аның оешмасы нәрсә белән аерылып тора? Әйдәгез, бу оешманың кайбер үзенчәлекләрен карап чыгыйк.

Чын мәсихчеләр Аллаһы биргән эшне башкарыр өчен оештырылган. (Маттай 24:14; 1 Тимутегә 2:3, 4). Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләренә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне бар халыкларга җиткерергә кушкан. Халыкара оешма булмаса, бу йөкләмәне үтәү мөмкин дә булмас иде. Бер мисал китерик. Бер кешене генә тукландыру авыр түгел. Ләкин сезгә меңләгән, хәтта миллионлаган кешеләрне тукландырыгыз дип әйткән булсалар, сез берүзегез бернәрсә дә эшли алмас идегез. Сезгә яхшы оештырылган кешеләрнең төркеме белән хезмәттәшлек итәргә кирәк булыр иде. Чын мәсихчеләр дә, үз йөкләмәсен үтәр өчен, бер-берсе белән хезмәттәшлек итә я Аллаһыга «иңгә-иң хезмәт итә» (Софония 3:9). Берләшкән оешма булмаса, төрле илләрдә яшәгән һәм төрле телләрдә сөйләшкән кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерү мөмкин булыр идеме? Әлбәттә, юк!

Чын мәсихчеләр бер-берсенә ярдәм итәр өчен һәм бер-берсен ныгытыр өчен оештырылган. Альпинист бер үзе булса, нинди тауга менәргә тели, шуңа менә. Аңа башка альпинистлар турында кайгыртасы юк. Әмма ул бәлагә эләксә я аның авырлыклары туса, аңа да беркем ярдәм итмәс. Чыннан да, башкалардан читләшү акылсыз (Гыйбрәтле сүзләр 18:1). Шуңа күрә мәсихчеләргә, Гайсәнең йөкләмәсен үтәр өчен, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм бер-берсен ныгытырга кирәк дип әйтелгән дә (Маттай 28:19, 20). Мәсихче очрашуларына килеп, без Изге Язмаларга нигезләнгән нәсыйхәтләр ишетәбез һәм көч табабыз. Бу безгә авырлыкларга бирешмәскә һәм Аллаһыга хезмәт итүебезне дәвам итәргә ярдәм итә. Чыннан да, мәсихче очрашулары булмаса, без кайда Йәһвә юлларына өйрәнер идек һәм аңа гыйбадәт кылыр идек? (Еврейләргә 10:24, 25).

Чын мәсихчеләр Аллаһыга бердәмлектә хезмәт итәр өчен оештырылган. Гайсәнең сарыклары аның «тавышын ишетәләр», шуңа күрә аның җитәкчелеге астында «бер көтү» тәшкил итәләр (Яхъя 10:16). Алар аерым-аерым чиркәүләр я дини оешмалар арасында таркалмаган да, дини тәгълиматлар белән бер-берсеннән аерылмаган да. Алар «барысы да бер сүзле» (1 Көринтлеләргә 1:10). Бердәмлектә яшәр өчен, безгә тәртип кирәк. Ә тәртип оешмада гына бар. Кардәшлек, берләштерелгән булса гына, Аллаһының фатихаларына ия була ала (Мәдхия 132:1, 3).

Аллаһыны һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьне ихлас күңелдән ярату миллионлаган кешеләрне бу һәм башка үзенчәлекләре булган оешмага җәлеп итә. Оештырылган һәм берләштерелгән халык буларак, Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча Аллаһының ихтыярын үтәргә тырыша. Алар Аллаһының: «Араларында торачакмын һәм йөриячәкмен һәм аларның Аллаһысы булачакмын, ә алар Минем халкым булачак»,— дигән вәгъдәсенә ышана (2 Көринтлеләргә 6:16). Сез дә, Йәһвә Аллаһыга аның оешмасы белән бергә гыйбадәт кылсагыз, бу искиткеч вәгъдәнең үтәлүен күрәчәксез.

[Искәрмәләр]

a Моның турында күбрәк белер өчен, «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраның 8—9 битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

b «Изге Язмаларны аңлау» (инглиз) дигән энциклопедия, 2 нче том, 214—220 битләрне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[11 биттәге иллюстрация]

Исраиллеләр билгеле тәртип буенча чатыр корганнар

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Бөтен дөнья буенча вәгазь эшен башкарыр өчен оештыру кирәк

Өйдән-өйгә вәгазьләү

Афәтләр булган җирләргә ярдәм итү

Конгресслар

Гыйбадәт кылу урыннарын төзү