Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дусларны сайлый бел

Дусларны сайлый бел

Яшь укучыларыбыз өчен

Дусларны сайлый бел

Йөкләмә. Бу йөкләмәне үтәр өчен тыныч урын тап. Изге Язмалардагы шигырьләрне укыганда үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күр. Ул вакыйганы, андагы кешеләрнең тавышларын күз алдыңа китер. Анда булган кешеләрнең хисләрен аңларга тырыш.

Катнашучылар: Динә, Шехем, Ягъкуб, Шәмгун һәм Леви.

Туган хәл: Шехем Динәне көчли. Динәнең абыйлары ярсып китә һәм уч алырга тели.

1 БУ ӨЗЕКНЕ КАРАП ЧЫК. ЯРАТЫЛЫШ 34:1— 31 НЕ УКЫ.

Син ничек уйлыйсың, Динә иптәш кызлары белән Кәнганда ничек вакыт үткәргән?

․․․․․

Синеңчә, Шехем нәрсә әйтеп Динәгә «ягымлы мөгамәлә күрсәткән»?

․․․․․

30 нчы шигырьдә язылганча, Ягъкуб Шәмгун белән Левине хөкем итә. Ягъкубның тавышында нинди хисләр чагылган?

․․․․․

2 ТИРӘНРӘК УЙЛАН.

Синеңчә, ни өчен Динә Кәнгандагы кызларга еш килгәләп йөргән? (Мәсәлән, аның алар белән нинди уртак яклары булган? Кәнган халкы Динәнең халкыннан нәрсә белән аерылып торган?)

․․․․․

Динәгә Шехемнең нинди сыйфатлары охшаган? (3 нче, 12 нче һәм 19 нчы шигырьне кабат укып чык.)

․․․․․

Динәнең Шехем белән җенси мөнәсәбәтләргә керергә теләмәгәне Изге Язмаларда ничек күрсәтелә? (2 нче шигырьне кабат укып чык.)

․․․․․

Син ничек уйлыйсың, Шәмгун белән Левиның Шехем шәһәрендә яшәүчеләрне үтереп үч алганнары дөресме? Ни өчен дөрес? Югыйсә, ни өчен дөрес түгел?

․․․․․

3 БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ КУЛЛАН ҺӘМ ЯЗЫП КУЙ.

Ни өчен дусларны сайлый белергә кирәк?

․․․․․

Ни өчен ачуың чыгар өчен сәбәп булганда да, үз-үзеңне кулда тотарга кирәк?

․․․․․

БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ ТАГЫН НИЧЕК КУЛЛАНА АЛАСЫҢ?

Аллаһының әхлакый нормаларын санга сукмаучылар сине җенси бозыклыкка тартмасын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

․․․․․

4 БЕЗ КАРАП ЧЫККАН ӨЗЕКТӘ СИНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ АЕРУЧА МӨҺИМ БУЛДЫ ҺӘМ НИ ӨЧЕН?

․․․․․

Сезнең Изге Язмалар китабы булмаса, Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итеп сорагыз www.watchtower.org