Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә бәхетенең серләре

Бала тууы гаилә тормышын үзгәртәме?

Бала тууы гаилә тормышын үзгәртәме?

Чарлз a: «Мэри белән кызыбыз тугач, без шулкадәр шатландык. Ләкин кызыбызның тууыннан соң йокым туймый башлады. Без аны тәрбияләү турында уйлап, күп планнар төзедек, ләкин без уйлаганча булып чыкмады».

Мэри: «Балабыз тууы белән мин инде үз-үземә хуҗа түгел идем. Тормышыбыз кискен үзгәрде: без балабызны ашату, аны тынычландыру һәм бала чүпрәген алмаштыру турында гына уйлап яшәдек. Ирем белән мөнәсәбәтләрем элекке хәленә кайтканчы берничә ай узды».

КҮПЛӘР өчен бала тууы — иң зур шатлыкларның берсе. Зәбурда балалар Аллаһының «бүләге» дип атала (Мәдхия 126:3). Чарлз белән Мэри кебек, күптән түгел генә әти-әни булып киткән кешеләр дә бала тууы гаилә тормышын кискен үзгәртә ала икәнен аңлый. Мәсәлән, әни кеше үзенең сабые турында гына уйларга мөмкин һәм аның тавышын ишетүе белән аңа нәрсә кирәклеген тәне һәм йөрәге белән сизеп ала алганына гаҗәпләнергә мөмкин. Ә әти кеше, үз хатыны белән баласы арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләргә сокланса да, үзен кирәксез кеше итеп тоярга мөмкин.

Чыннан да, беренче баланың тууы ир белән хатын арасын бозарга мөмкин. Бала тууы китергән авырлыклар аркасында аларның үз көчләренә ышанмаганнары һәм уртак фикергә килә алмаганнары ачыкланырга һәм тирәнәергә мөмкин.

Яңа туган бала башта үз әти-әнисенең бар игътибарын үзенә җәлеп итә, шуңа күрә аларга бу ыгы-зыгылы айларга ничек ияләшеп китәргә? Ир белән хатынга үз якын мөнәсәбәтләрен ничек сакларга? Бала тәрбияләү белән бәйле сорауларда араларындагы каршылыкларны ничек хәл итеп була? Әйдәгез, андый авырлыкларның һәрберсенә игътибар итик һәм аларны Изге Язмалар ярдәмендә ничек чишеп була икәнен карап чыгыйк.

БЕРЕНЧЕ АВЫРЛЫК. Гаилә тормышы бала тууы белән кискен үзгәрә.

Бала тууы белән әни кеше үз вакытын баласына гына багышлый, һәм аның бар уйлары — баласы турында гына. Үз баласы хакында кайгыртып, ул үзенең эмоциональ ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Ә ире шул вакытта үзен кирәксез кеше итеп тоярга мөмкин. Бразилиядә яшәүче Мануэл болай ди: «Минем өчен иң авыры — хатынымның бар вакытын инде миңа түгел, ә балабызга багышлавы булды. Элек без хатыным белән гел бергә идек, ләкин бер вакыт барысы кинәт үзгәреп куйды: хатыным һәрвакыт балабыз белән бергә вакытын үткәрә башлады». Андый очракларда нәрсә эшләргә?

Уңышка ирешүнең ачкычы: түземле булыгыз.

Изге Язмаларда: «Мәхәббәт түземле, шәфкатьле... [Ул] үз файдасын эзләми, ярсымый»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Ир белән хатын, аларның баласы тугач, бу киңәшне ничек куллана ала?

Ир кеше бала тууы үз хатынының физик һәм психик хәләтенә ничек тәэсир итә икәне турында белсә, яхшы булыр иде. Шулай итеп ул үз хатынын яратуында ышандырыр һәм ни өчен хатынының кәефе бер сәбәпсез кинәт үзгәреп тора икәнен аңлар иде b. Франциядә яшәүче Адамның 11 айлык кызы бар. Ул болай ди: «Хатынымның кәефе еш кына кинәт үзгәреп тора. Шул вакытта миңа хатынымны аңлау һәм тыныч калу авыр. Ләкин мин үземә: „Сәбәп миндә түгел“,— дип үземне тынычландырырга тырышам. Күрәсең, хатыныма туган яңа авырлыкларны кичерү җиңел түгел, шуңа күрә ул үзен шулай тота да».

Хатыныгыз сезнең аңа ярдәм итәргә тырышканыгызны күрәме? Күрмәсә дә, үпкәләмәгез (Вәгазьче 7:9). Моның урынына түземле булыгыз һәм үз файдагызны түгел, ә аның файдасын эзләргә тырышыгыз. Бу сезгә тыныч калырга ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 14:29).

Ә зирәк хатын үз ягыннан иренә аның яңа ролен үтәргә ярдәм итәр. Ире бала чүпрәген алмаштырганда я баланы ашатканда, моны тиешенчә эшли алмаса да, хатыны түземлелек белән аны моңа өйрәтер. Шулай итеп, алар бергә бала турында кайгыртыр.

26 яшьлек Эллен исемле әни кеше үзенең ире белән мөгамәлә итүен үзгәртергә кирәк икәнен аңлаган. Ул болай дип әйтә: «Мин балам минеке генә түгел икәнен аңладым. Шуңа күрә иремә сабыебыз турында ничек кайгыртырга икәнен әйтеп тора идем һәм, ул киңәшләремне кулланганда, аңа бәйләнмәскә тырыштым».

КИҢӘШ. Хатыннар, ирегез балагызны карау белән бәйле берәр йөкләмәгезне сез теләгәнчә үтәмәсә дә, аны тиргәмәгез һәм аның инде эшләгәннәрен төзәтмәгез. Аны мактасагыз, ул үз көченә ышана башлар һәм сезгә кирәгенчә ярдәм итәр. Ирләр, балагыз тугач берничә ай дәвамында әллә ни мөһим булмаган эшләргә күп вакыт багышламагыз, чөнки аеруча бу вакытта хатыныгыз ярдәмегезгә мохтаҗ.

ИКЕНЧЕ АВЫРЛЫК. Араларыгызның бозылуы.

Күптән түгел генә баласы туган әти-әниләргә төнлә еш кына торырга туры килә, шуңа күрә алар үзләрен хәлсез хис итә. Көтмәгәндә килеп чыккан авырлыклар да аларны көчсез калдыра. Шуңа күрә аларга үзара якын мөнәсәбәтләрен саклар өчен тырышлыклар куярга кирәк. Франциядә яшәүче Вивианның ике баласы бар. Ул болай ди: «Мин балаларыма шулкадәр күп игътибар бирә идем, хәтта үземнең хатын булуым турында оныттым диярлек».

Ир кеше хатының йөкле булуы аның физик һәм психик хәләтенә ничек тәэсир итә икәнен аңламаска мөмкин. Элек сезнең эмоциональ ихтыяҗларыгызны һәм җенси теләкләрегезне канәгатьләндерер өчен вакытыгыз һәм көчегез бар иде. Хәзер бар вакытыгыз һәм көчегез балага китә. Шуңа күрә ир белән хатын аларның ярдәмсез һәм сөекле баласы араларын бозмасын өчен нәрсә эшли ала?

Уңышка ирешүнең ачкычы: бер-берегезне яратуда ышандырыгыз.

Тәүратта никах турында болай дип әйтелә: «Адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:24) c. Йәһвә Аллаһы нияте буенча, балалар иртәме-соңмы үз ата-анасын калдырырга, ә ир белән хатын бер тән буларак мәңге бергә яшәргә тиеш (Маттай 19:3—9). Моны белү әти-әниләргә яңа шартларга дөрес караш белән карарга ничек ярдәм итәчәк?

Искә алынган Вивиан болай дип сөйли: «Яратылыш 2:24 тәге сүзләр турында уйлагач, мин үземнең балам белән түгел, ә ирем белән „бер тән“ булып киткәнемне аңладым. Мин никахыбызны ныгытырга кирәк икәненә төшендем». Тереза ике яшьлек кызны тәрбияли. Ул болай ди: «Үземнең иремнән ераклаша башлаганымны сизгәндә, мин аңа, көненә әз генә булса да, үз вакытымны багышларга тырышам».

Ирләр, сез, үз никахыгызны ныгытыр өчен, нәрсә эшли аласыз? Хатыныгызны үз яратуыгызда ышандырыгыз. Сүзләрегезне раслар өчен аның белән назлы булыгыз. Хатыныгыз борчылмасын өчен тырышлыклар куегыз. 30 яшьлек Сара исемле әни кеше болай ди: «Хатын-кыз, аның тәне бала тууы белән үзгәрсә дә, аны әле дә кадерлиләр һәм яраталар икәнен белергә тели». Германиядә яшәүче Аланның ике малае бар. Ул хатынына эмоциональ яктан ярдәм итәргә кирәк икәнен аңлаган. Алан болай дип әйтә: «Мин хатынымны, аңа авыр булганда, һәрвакыт юатырга тырыша идем».

Әлбәттә, бала тууы ир белән хатынның җенси тормышларына дә тәэсир итә. Шуңа күрә ир белән хатынга моның турында ачык сөйләшергә кирәк. Изге Язмаларда ир белән хатынга «ике якның да ризалыгыннан башка» җенси яктан бер-берсеннән читләшмәскә дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 7:1—5). Бер-берсеннән читләшмәс өчен, ир белән хатынга бер-берсе белән аралашырга кирәк. Культурагыз я тәрбиягез аркасында сезнең өчен тормыш иптәшегез белән җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар турында сөйләшү уңайсыз булырга мөмкин. Әмма сезгә, яңа шартларга ияләшеп китәр өчен, андый темаларга бер-берегез белән сөйләшергә кирәк. Кызганучан, түземле һәм ачык күңелле булыгыз (1 Көринтлеләргә 10:24). Шул чакта сез үз тормыш иптәшегез белән арагыздагы каршылыкларны җиңәрсез һәм мәхәббәтегезне ныгытырсыз (1 Петер 3:7, 8).

Шулай ук ир белән хатын, үз мәхәббәтләрен ныгытыр өчен, бер-берсенә рәхмәтләр белдерә ала. Акыллы ир шуны аңлый: хатынының эшләгәннәре күбесенчә күренми кала. Вивиан болай ди: «Көне буе балам турында кайгыртсам да, көн узгач мин көн әрәмгә узган дип уйлыйм». Зирәк хатын, күп эшләр башкарса да, иренең гаилә өчен эшләгәннәренең әһәмиятен киметмәс (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

КИҢӘШ. Аналар, мөмкин булса, балагыз йоклаганда бераз йоклап алыгыз. Көч җыеп, сез үз никахыгызны ныгытыр өчен күбрәк эшли алырсыз. Аталар, мөмкин булганда, балагызны ашатыр өчен я бала чүпрәген алмаштырыр өчен, төнлә торыгыз. Шулай эшләп, сез хатыныгызга ял итәргә мөмкинлек бирерсез. Тормыш иптәшегезгә язып, СМС җибәреп я шалтыратып, аны үз яратуыгызда ышандырыгыз. Икәүдән-икәү генә сөйләшер өчен вакыт табыгыз. Бала тәрбияләү турында гына түгел, ә шулай ук үзегез турында да сөйләшегез. Тормыш иптәшегез белән дуслыгыгызны ныгытсагыз, сез бала тууы белән бәйле авырлыкларны хәл итә алырсыз.

ӨЧЕНЧЕ АВЫРЛЫК. Бала тәрбияләүгә карашларыгызның төрле булуы.

Ир белән хатын, тәрбияләре төрле булганга, бала тәрбияләү белән бәйле сорауларда вакыт-вакыт уртак фикергә килә алмый. Нәкъ андый авырлык белән Япониядә яшәүче Асами белән Кацуро очрашкан. Асами исемле әни кеше болай ди: «Минемчә, Кацуро кызыбыз белән үзен чиктән тыш йомшак тота иде, ә аныңча, мин кызыбыз белән үземне каты тота идем». Андый очракларда сезгә, әти-әниләр, уртак фикергә ничек килергә?

Уңышка ирешүнең ачкычы: тормыш иптәшегез белән аралашыгыз һәм бер-берегезне ныгытыгыз.

Акыллы Сөләйман патша болай дип язган: «Тәкәббер кешедән фетнә чыгар, ә киңәш-табыш итүчеләр акыл җыяр» (Гыйбрәтле сүзләр 13:10). Сез тормыш иптәшегезнең бала тәрбияләүгә карашы турында нәрсә беләсез? Балагыз туганчы аны тәрбияләүгә кагылышлы сорауларны алдан ук карап чыксагыз, яхшы булыр иде. Югыйсә, аларны үзара килешеп чишәр урынына, сез бәхәсләшерсез генә.

Мәсәлән, сез тормыш иптәшегез белән мондый сорауларга бер үк җавап бирерсезме? «Балабызны үз вакытында йокларга ятарга һәм ашарга ничек өйрәтергә? Безгә, сабыебыз йокысыннан уянып кычкырган саен, аны кулга алырга кирәкме? Балабызны, ул үзе бәдрәфкә йөрсен өчен, ничек өйрәтергә?» Сез, мөгаен, тормыш иптәшегез белән бу сорауларны башка гаиләләргә караганда башкарак хәл итәрсез. Ике балалы Итан исемле әти кеше болай дип сөйли: «Уртак фикергә килер өчен әти-әниләргә бер-берсе белән сөйләшергә кирәк. Шулай итсәләр, аларга балалары турында кайгырту җиңелрәк булачак».

КИҢӘШ. Әти-әниегезнең сезне ничек тәрбияләгәнен искә төшерегез. Кайсы яктан аларга иярерсез? Моны үзегез хәл итегез һәм шуннан соң тормыш иптәшегез белән сөйләшегез.

Бала тууы гаилә тормышына уңай яктан тәэсир итәргә мөмкин

Бер мисал китереп була. Тимераякта шуучы парга, тигезлекне югалтмыйча бозда шуарга өйрәнер өчен, вакыт һәм түземлек кирәк. Сезгә дә, әти-әниләр, яңа рольләрегезне үтәргә өйрәнер өчен, вакыт кирәк. Вакыт узу белән сез үз көчегезгә ышана башларсыз.

Бала тууы, гаиләгезнең ныклыгын сынаса да һәм үзара мөнәсәбәтләрегезне тулысынча үзгәртсә дә, сезгә яхшы сыйфатларны үстерергә мөмкинлек бирә. Изге Язмалардагы акыллы киңәшләрен куллансагыз, сез Кеннет исемле әти кешенең бала тәрбияләүгә карашын үзләштерерсез. Ул болай ди: «Балаларны тәрбияләү миңа һәм хатыныма файда гына китерде. Без үзебез турында әзрәк уйлый башладык, шулай ук без бер-беребезне ныграк яратырга һәм игътибарлырак булырга өйрәндек». Әлбәттә, андый үзгәрешләр гаилә тормышын яхшырта гына.

a Исемнәр үзгәртелгән.

b Күп аналарда баласы тугач берничә атна дәвамында вакыт-вакыт күңел төшенкелеге була. Кайберәүләр исә бала табудан соң була торган депрессия белән авырый. Андый авыруны билгеләү һәм дәвалау турында күбрәк белер өчен, 2002 ел, «Уяныгыз!» (рус) дигән журналның 22 нче июль саны, «Мин бала табудан соң була торган депрессияне җиңдем» һәм 2003 ел «Уяныгыз!» (рус) дигән журналның 8 нче июнь саны, «Диагноз: бала табудан соң була торган депрессия» дигән мәкаләләрне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Бу мәкаләләрне www.watchtower.org дигән веб-сайтта рус телендә укып була.

c Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, Яратылыш 2:24 тәге «багланып» дип тәрҗемә ителгән еврей фигыле «берәрсенә чын күңелдән бирелгәнлекне һәм тугрылыкны» аңлатырга мөмкин.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Үткән атнада мин тормыш иптәшемнең гаиләбез өчен эшләгәннәрен кадерләгәнемне күрсәттемме?

  • Мин тормыш иптәшем белән бала тәрбияләү турында гына түгел, ә үзебез турында да ачыктан-ачык кайчан соңгы тапкыр сөйләштем?