Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар Тормышны Үзгәртә

Изге Язмалар Тормышны Үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

ДИНДАР гаиләдә үскән, ләкин гаиләсе тоткан диннән баш тарткан кызны әти-әнисенең диненә кире кайтырга нәрсә дәртләндергән? Әйдәгез, бу сорауга җавапны аның үзеннән ишетик.

«Тормышым хәзер инде мәгънәле» (ЛИЗА АНДРЕ).

ТУУ ЕЛЫ: 1986

ТУГАН ИЛЕ: ЛЮКСЕМБУРГ

ҮТКӘНДӘ: ЧИТКӘ КИТКӘН БАЛА

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Бертранжда — кечкенә, чиста, тыныч һәм гөрләп чәчәк аткан Люксембург каласы янындагы шәһәрдә — туып үстем. Гаиләдә мин бишенче бала идем. Әти-әнием Йәһвә Шаһите. Алар, абыйларыма, апаларыма һәм миңа рухи тәрбия бирер өчен, күп тырышлыклар куя иде.

Үсә башлагач, мин Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматларында шикләнә башладым. Ул вакытта мин бу шикләргә игътибар итми идем, ләкин иманым аз-азлап көчсезләнә иде. Әти-әнием, миңа дөрес юл белән барырга ярдәм итәр өчен, бар көчләрен куйдылар, әмма мин аларның ярдәменнән баш тарттым. Аларга бернәрсә дә әйтмичә, мин хакимлекне санга сукмаган яшьләр белән вакыт үткәрә идем. Алар теләгән нәрсәне эшли иде. Мин дә андый булырга теләдем. Без еш кына күңел ача идек, азгын тормыш алып бара идек, наркотиклар куллана идек һәм исерткеч эчемлекләр эчә идек. Башта минем шатлыгым шактый зур иде: мин алар кебек бу тормыштан бар теләгәнемне ала идем.

Шулай да мин бәхетсез идем. Дусларым белән вакыт үткәрү мәгънәсез иде; аларны бернәрсә дә борчымый иде. Мине исә төрле сораулар, мәсәлән, дөнья тулган гаделсезлек, борчый иде. Вакыт узу белән мин күңел төшенкелегенә бирелә башладым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Унҗиде яшемдә, мин үземне бик авыр хис итә башладым. Әнием минем бәхетсез булуымны күрә иде. Бер тапкыр ул миннән Изге Язмаларны яңадан өйрәнергә үтенде. Ул мине анда язылган тәгълиматларны тикшерергә һәм соңыннан гына алар буенча яшәргәме-юкмы икәнен карар итәргә дәртләндерде. Бу эчкерсез сөйләшү тормышымны кискен үзгәртте. Мин Изге Язмаларны апаем Каролина һәм аның ире Акиф белән өйрәнергә ризалаштым. Аның ире мәсихче гаиләдә үсмәде; ул үскәч кенә Йәһвә Шаһите булып китте. Акифның үткән тормышын белгәнгә, мин аның белән ачык сөйләшә ала идем, ә бу минем өчен бик мөһим иде.

Мин аңлый идем: теләгәнемчә яшәгән булсам, мин Йәһвә Шаһите булып китә алмас идем, ләкин үз тормышым белән нәрсә эшләргә — бу минем эшем генә дип уйлый идем. Әмма Изге Язмаларны өйрәнә башлап, мин тәртибем белән Йәһвәне һәм башкаларны рәнҗеткәнемне аңладым (Мәдхия 77:40, 41; Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

Изге Язмаларны тирәнрәк тикшергән саен, мин аның Аллаһы Сүзе икәненә күбрәк дәлилләр таптым. Мәсәлән, мин бар җентеклекләргә кадәр үтәлгән Изге Язмалардагы күп пәйгамбәрлекләр турында белдем. Бу белемнәр ярдәмендә элеккеге шикләрем таралдылар.

Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан соң якынча бер ел узгач, без әти-әнием белән абыемны күрергә бардык. Абыем ул вакытта Германиядәге Йәһвә Шаһитләренең филиалында ирекле хезмәтче булып хезмәт итә иде. Абыемның бик бәхетле булуы миңа нык тәэсир итте. Нәкъ шул бәхетне мин эзләдем ич! Ирекле хезмәтчеләр булып хезмәт иткән башка Йәһвә Шаһитләренең дә тәртипләре миңа тәэсир итте. Алар намуссыз һәм дөньяларын онытып күңел ачуларга бирелгән элеккеге дусларымнан нык аерылып тордылар. Озакламый мин Йәһвәгә, калган гомерем буе аңа хезмәт итәргә вәгъдә итеп, чын күңелдән дога кылдым. 19 яшемдә мин үземнең Йәһвәгә багышланганымны суга чумдырылу үтеп күрсәттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Тормышым хәзер инде мәгънәле. Башкалар белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү һәм аларга Йәһвә вә аның ниятләре турында белем алырга ярдәм итү миңа шатлык китерә. Тормышымның үзгәрүе гаиләмә дә файда китерә: алар минем хакында инде борчылмый.

Үткәндәге хаталарым турында онытмасам да, аларны үземә искә төшереп тормыйм. Моның урынына мин Йәһвәнең мине кичерергә әзер булуы һәм минем хакында кайгыртканы турында уйларга тырышам. Чыннан да, Гыйбрәтле сүзләр 10:22 дә әйтелгәнчә, «Раббының фатихасы — кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара».

[10 биттәге сүзләр]

«Без еш кына күңел ача идек, азгын тормыш алып бара идек, наркотиклар куллана идек һәм исерткеч эчемлекләр эчә идек»

[11 биттәге сүзләр]

«Үткәндәге хаталарым турында онытмасам да, аларны үземә искә төшереп тормыйм»