Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Татарлар Аларның үткәннәре, хәзерге тормышлары һәм киләчәкләре

Татарлар Аларның үткәннәре, хәзерге тормышлары һәм киләчәкләре

Татарлар. Аларның үткәннәре, хәзерге тормышлары һәм киләчәкләре

КЕЧКЕНӘДӘН үк мин: «Әгәр кырып карасаң, һәр рус кешесендә татар табарсың»,— дигән сүзләрне ишетеп торам. Элек мин үземне рус дип санадым, ләкин күптән түгел генә туганнарымнан бабаемның татар булганын белдем. Моның турында дусларыма әйткәч, аларның кайбере миңа үзләрендә дә татар каны бар дип сөйләделәр.

Миңа күренекле татарлар турында, аларның сәнгатьтә, спортта һәм башка өлкәләрдә уңышлары турында белергә кызык иде. Мәсәлән, дөнья балеты сәнгатенә нык тәэсир иткән балетмейстер Рудольф Нуриев татар булган. Элеккеге Советлар Берлегенең территориясендә якынча 7 миллион татар яши. Татарлар турында белгәннәремне сезгә сөйлим әле.

Аларның үткәннәре

Татарларның тарихы монголлар һәм төркиләр белән бәйле. XIII гасырда алар монгол җитәкчесе Чыңгызхан алып барган сугышларда катнашкан *. Аның империясе элеккеге Советлар Берлеге белән чагыштырырлык шактый зур территориягә сузылган булган. 1236 елда якынча 150 000 сугышчысы, рус шәһәрләрен яулап алып, Европага, Урал тауларыннан көнбатышка, киткән.

Монголлар Русь яулап алганнан соң берникадәр вакыт узгач, монгол-төрки дәүләте барлыкка килгән. Аның көнбатыш ягы Алтын Урда дип аталган. Аның Бату Сарай башкаласы Түбән Идел буенда урнашкан. Бу дәүләтнең территориясенә Себернең бер өлеше, Урал Таулары, Украинадагы һәм Грузиядәге Карпат таулары вә Кавказ таулары кергән. Рус князьлекләре Урдага салым түләгәннәр. XV гасырда Алтын Урда Крым, Әстерхан һәм Казан кебек ханлыкларга бүленә башлаган.

Татарстан һәм аның башкаласы Казан

Безнең көннәрдә күп милләтле Татарстан республикасында якынча 4 миллион кеше яши. Аның территориясе 68 000 квадрат километр тәшкил итә. Ул «Россия Федерациясенең экономик яктан алга киткән субъектларының» берсе. Татарстанда нефть белән газ чыгарыла, машиналар һәм самолетлар төзелә; анда шулай ук берничә аэропорт бар.

Казан — Казанканың Идел белән кушылган урынында урнашкан заманча шәһәр. Анда миллионнан артык кеше яши. Казанда, Россиянең күп шәһәрләрендә кебек, метро бар *. Метроның һәр станциясе матур һәм үзенә күрә бер. Аларның кайбере — заманча стильдә, ә башкалары урта гасырлар һәм көнчыгыш стилендә ясалган. Кайбер станцияләр мозаика белән бизәлгән. Мәсәлән, берсендә татар әкиятләреннән 22 сюжет сурәтләнгән.

Казан дәүләт университетын 1804 нче елда рус патшасы Александр I төзегән. Анда Россиянең иң зур китапханәләренең берсе урнашкан. Ул — әһәмиятле белем бирү һәм мәдәният үзәге. Моннан тыш, ул Татарстанның беренче университеты булган. Аның китапханәсендә 5 000 000 басма, шул исәптән 30 000 борынгы кулъязма бар. Аларның кайбере б. э. к. IX гасырыннан сакланып калган.

Шәһәрнең үзәгендә Бауман урамы урнашкан. Аны буйлап үтеп чыгу нинди күңелле! Шул районда күп кибетләр һәм кафелар бар. Казанда күптән түгел генә булганда, без хатыным белән, шәһәрне карагач, кечкенә теплоходка утырып Идел буйлап чыктык.

Казанның күренекле урыннары — даны чыккан Кремль. Бу иске ныгытма үзенең XVI гасырдан сакланып калган биналары белән — Россиядә безнең көннәргә кадәр сакланган бердәнбер татар ныгытмасы гына. Кремльнең таш стенасы артында Сөембикә манарасы, Татарстан дәүләтенең биналары, мәчет һәм православный чиркәве тора.

2000 нче елда Казан Кремле Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасының (ЮНЕСКО) бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән булган. Төнлә Кремль утлары елгага нур сызыкларын җибәрәләр, шуңа күрә Кремль аеруча матур күренә.

Татар халкы һәм аның теле

Татарлар Россиядә яшәүче төрки халыклар арасында иң зур халык: аларның саны якынча 5 500 000. Ләкин кем белә, берәрсе үзен «кырып караган» булса, бәлки, бу сан күбәер иде.

Татар теле төрки телләр төркеменә керә. Шул ук төркемгә шулай ук азербайҗан, башкорт, казах, киргиз, нугай, төрки, төркмән, тува, үзбәк һәм якут теле керә. Бу телләрнең кайбере бер-берсенә охшаш булганга, аларда сөйләшүчеләр бер-берсен ниндидер дәрәҗәдә аңлый.

Төрки телләрдә миллионлаган кеше сөйләшә. Татарстан урамнарында кешеләрнең татар телендә дә, рус телендә дә сөйләшкәннәрен ишетеп була. Ике телдә дә газеталар һәм китаплар бастырыла, радио- һәм телетапшырулар чыга, татар тарихын, иҗатын һәм халкының тормышын күрсәтүче спектакльләр куела.

Казанда һәм башка шәһәрләрдә рус һәм татар телендә язылган кибетләрнең һәм урамнарның исемнәрен күреп була. Күп рус сүзләре татар теленнән алынган. 1928 елда Советлар Берлегендә татар язуы гарәп әлифбасыннан латиницага алмаштырылган булган. Ә 1939 елдан ул рус телендәгесенә охшаш булган кириллицага күчерелгән булган.

Милли гореф-гадәтләр

Татарлар элек аучылар һәм терлек караучылар булганнар, шуңа күрә аларның милли ризыклары арасында күп итле ашамлыклар бар. Аларның берсе — бәлеш. Ул пирог формасында пешерелә. Аның эченә бәрәңге, ит, суган һәм аш тәмлеткечләр салалар һәм мичтә якынча ике сәгать пешерәләр. Бәлеш пешкәч, аны өстәлгә куеп кисәкләргә кисәләр һәм кунакларны сыйлыйлар.

Милли бәйрәмнәрнең берсе — ул, күрәсең, борынгы вакыттан билгеле булган — сабан туе. Ул борынгы ата-бабаларның йоласы белән бәйле булган: ул көнне алар бергә җыелып кояш Тәңресенә һәм үз ата-бабаларының рухларына дога кылып, корбаннар китергәннәр. Шулай эшләп, алар нәселләре дәвам ителәчәгенә, мал-туарлары үрчәячәгенә һәм җир уңыш бирәчәгенә ышанган.

Татарлар, үткәндә күчмә халкы булганга, атлар ярата. Алар бу халыкның тарихында һәм культурасында зур роль уйный. Казанда дөньядагы иң яхшы ипподромларның берсе урнашкан: анда 12 ат абзары, ветеринария хастаханәсе һәм хәтта атлар өчен бассейн бар.

Аларның киләчәкләре

Коръәндә болай дип әйтелә: «Тәүрат соңында Даудның Зәбурында яздык: Дөреслектә җәннәт җиренә Минем изге колларым варис булырлар» (21 нче сүрә, «Аль-Анбийа» [«Пәйгамбәрләр»], 105 аять). Шул сүзләр, күрәсең, моңа кадәр 1 500 ел элек язылган Зәбурдагы Давыт мәдхияләреннән алынган булган. Мәдхия 36:29 да: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип әйтелә.

Бу бәхетле, гадел кешеләр нинди халыктан һәм нинди этник төркеменнән булыр? Инҗилдәге бер пәйгамбәрлектә бу — «бихисап күп кеше» булыр дип әйтелә. Анда шулай ук болай дип языла: «Аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр» (Ачылыш 7:9). Җир йөзендә яшәгән күп милләтле кардәшлек арасында яшәү нинди бәхет булыр! *

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. «Уяу булыгыз!» (рус), 2008 нче ел, май санын, «Империяне төзегән Азиядәге күчмә халкы» дигән мәкаләне карагыз.

^ 9 абз. Метро башка шәһәрләрдә дә бар: Екатеринбургта, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Новосибирскта, Санкт-Петербургта һәм Самарада.

^ 25 абз. Аллаһының ниятләре турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» дигән брошюраны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[21 нче биттәге рамка]

АЛЛАҺЫ ИСЕМЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ

Татар язучы М. Хужаев язган «Диннәр тарихы» дигән китапта Адәмне Яхве Раббы, ягъни Йәһвә Аллаһы, барлыкка китергән дип әйтелә. Шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән Тәүратта (Изге Язмаларның беренче биш китабы) Яратылыш 2:4 тәге шигырьгә китерелгән искәрмәдә Аллаһы исеме турында болай дип әйтелә: «Борынгы яһүдләрдә бу исем „Яһвә“ рәвешендә әйтелгән булуы ихтимал».

[22 нче биттәге рамка]

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ ТАТАРСТАНДА

Россиядәге Йәһвә Шаһитләре, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне башка кешеләргә җиткерергә теләгәнгә, татар теле курсларын үткәрә. Татарстанда яши торган бер хатын-кыз болай ди: «Туган телемдә Аллаһы турында белем алу шулхәтле йөрәккә үтеп керә ки, хәтта күзләрем яшь белән тула».

1973 елда Йәһвә Шаһитләренең кечкенә татар төркеме Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм башка Изге Язмалардагы китапларны үз телендә өйрәнер өчен җыела башлаган *. 1990 еллардан башлап, Йәһвә Шаһитләре татар телендә Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны бастыра башлаган. Соңрак, 2003 елда, Татарстан республикасында, Яр Чаллы шәһәрендә, Йәһвә Шаһитләренең беренче татар җыелышы оештырылган булган. Хәзер Россиядә 8 татар җыелышы һәм 20 төркеме инде бар.

2008 елда Әстерханда, Идел буенда, Урал Таулары якларында, Көнбатыш Себердә һәм ерак төньякта яши торган кешеләр татар телендә үткәрелгән өлкә конгрессына килгәннәр. Хәзер Татарстанда 36 җыелыш һәм төркем инде бар: андагы очрашулар татар, рус һәм рус ишарәләр телләрендә үткәрелә. Татарстанда, гомумән, башкаларны Йәһвә Аллаһы турындагы хакыйкатькә 2 300 кеше ашкынып өйрәтә.

[Искәрмә]

^ 36 абз. Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны 560 тан артык телдә бастыра.

[23 нче биттәге рамка]

СПОРТЧЫ КӨТҮЧЕ БУЛЫП КИТӘ

Петр Марков 1948 елда Татарстанда, бер авылда, туган. 30 ел дәвамында ул үзенең көрәштә һәм авыр атлетикада спорт казанышлары белән билгеле булган. Бервакыт ул 130 мәртәбә 32 килограммнан авыррак герне күтәргән. Хәзер инде ул, Йәһвә Шаһите булганга, үзенең башкаларны Аллаһы турындагы хакыйкатькә татар һәм рус телендә өйрәткәне һәм аларга тормыш авырлыкларын чишәргә ярдәм иткәне белән билгеле.

Петр кайгыртучы Барлыкка Китерүчедән үрнәк алырга тырыша. Барлыкка Китерүче турында Ишагыйя 40:11 дә болай дип әйтелә: «Үз көтүен ул көтүче кебек көтәчәк. Сарык бәтиләрен кулларына күтәрәчәк һәм үз күкрәгендә йөртәчәк һәм имезүчеләрне йөртәчәк».

[Рәсем]

Петр хәзер рухи көтүче булып хезмәт итә

[20 нче биттәге карта]

(Бөтен текстны күрер өчен, басманы ачып кара)

РОССИЯ

УРАЛ ТАУЛАРЫ

МӘСКӘҮ

Санкт-Петербург

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

Казан

Идел

[21 нче биттәге иллюстрация]

Казанкада урнашкан Казан Кремле

[Чыганак]

© Michel Setboun/​CORBIS

[22 нче биттәге иллюстрация]

Бәлеш — татар гаиләләре яраткан ризык