Ибраһим кем ул?
Ибраһим кем ул?
КАЙБЕР кеше дөнья диннәрендә тирән эз калдырган. Андый кешеләр арасында Ибраһим пәйгамбәр *. Аны яһүдләр, мөселманнар һәм христианнар ихтирам итәләр. Ибраһим изге китапларда еш искә алына һәм аның нык иманы безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Инҗилдә ул «барлык иман итүче... кешеләрнең рухи атасы» дип атала (Рим. 4:11).
Ни өчен Ибраһимны шулкадәр ихтирам итәләр? Чөнки ул гына Изге Язмаларда Аллаһы дусты дип атала (Ишагыйя 41:8; Ягъкуб 2:23).
Ибраһим Аллаһының дусты булса да, ул безнең кебек гади кеше булган. Аның да безнең кебек авырлыклары булган, ләкин ул аларны җиңеп чыккан. Ничек итеп? Моны белер өчен, Изге Язмаларда бу гаҗәеп кеше турында нәрсә әйтелгәненә игътибар итик.
Аның чыгышы
Ибраһим б. э. к. 2018 елда туган һәм Ур дигән шәһәрдә үскән (Яратылыш 11:27—31). Ур гөрләп чәчәк аткан зур шәһәр булган. Анда потларга табыну киң таралган булган. Ибраһимның атасы Терах та, күрәсең, потларга табынган (Ешуа 24:2). Әмма Ибраһим җансыз потларга табынырга теләмәгән, ул Йәһвәгә * гыйбадәт кылуны сайлаган.
Ни өчен Ибраһим андый юлны сайлаган? Ул Нух пәйгамбәрнең улы, Шем, үлгәнчегә кадәр 150 ел элек туган. Ибраһим үзеннән күпкә олырак бу кеше белән аралашкан булса, бу аңа ничек тәэсир иткән? Ибраһим, бәлки, Шемнан үзеннән, ул туфанда исән калгач, нәрсә хис иткәне турында сорагандыр. Шулай ук ул, күрәсең, Йәһвәгә, Шемны гаиләсе белән туфанда коткарган Аллаһы Тәгаләгә, гыйбадәт кылу никадәр мөһим икәнен аңлагандыр.
Ибраһимга хак Аллаһы турында кем сөйләгән? Шемме яки башка кешеме? Моны без белмибез, ләкин без шуны төгәл әйтә алабыз: ул үз белгәннәрен кулланырга тырышкан. Йәһвә, кеше күңеленең сафлыгын тикшерүче булганга, Ибраһимда яхшы сыйфатлар күргән һәм аңа аларны үстерергә ярдәм иткән (Гыйбрәтле сүзләр 17:3; 2 Елъязма 16:9).
Аның тормышы
Ибраһимның тормышы мәгънәле һәм кызыклы булган, әмма аның күп авырлыклары да булган. Әйдәгез, аларның кайберсенә игътибар итик.
▪ Ибраһим Урда яшәгәндә, Аллаһы аңа туган илен калдырып, башка, ул үзе күрсәтәчәк илгә күчәргә кушкан. Ибраһим белән Сара күп нәрсә белмәгән: мәсәлән, алар үзләренең кайда барганнарын һәм ни өчен Аллаһы аларның анда баруларын теләгәнен белмәгән. Моңа карамастан, алар Аллаһы кушканны эшләгән. Ибраһим белән Сара Кәнган җиренә килеп җиткән һәм анда тормышларының ахырына кадәр чатырларда килмешәкләр булып яшәгән (Рәсүлләр 7:2, 3; Еврейләргә 11:8, 9, 13).
▪ Ибраһим белән Сараның балалары булмаган, әмма Йәһвә аларга Ибраһимнан бөек халык тудырырга вәгъдә иткән. Йәһвә шулай ук җир йөзендәге барлык кабиләләр Ибраһим аша фатиха алачак дип әйткән (Яратылыш 11:30; 12:1—3). Соңрак Йәһвә үзенең моны эшләргә теләгәнен исбатлаган. Ул Ибраһимга аның нәсел варислары күк йөзендәге йолдызлар санынча булачак дип әйткән (Яратылыш 15:5, 6).
Яратылыш 18:14). Бер ел үткәч, Ибраһимга 100 яшь булганда, аның улы Исхак туган (Яратылыш 17:21; 21:1—5). Хәзер инде Аллаһы үз вәгъдәсенең тагын бер ягын ачыклаган: бөтен кешеләр Исхак аша мул фатихалар алачак.
▪ Ибраһимга — 99 яшь, ә Сарага якынча 90 яшь булганда, Йәһвә аларга аларның улы туачак дип вәгъдә иткән. Кеше карашыннан бу мөмкин булмаган, ләкин тиздән Ибраһим белән Сара Йәһвә өчен «мөмкин булмаган нәрсә» юк икәнен аңлаган (▪ Берничә ел узгач, Йәһвә Ибраһимга гадәти булмаган нәрсә эшләргә кушкан: ул аңардан яраткан улын, Исхакны, бу яшь кешенең хатыны һәм балалары булмаса да, корбанга китерүен сораган *. Үз улының үлеме турында инде уй үзе генә Ибраһимны кайгыга төшерсә дә, ул Йәһвә кушканны эшләргә һәм Исхакны корбанга китерергә әзер булган. Ибраһим шуңа ышанган: Аллаһы үз вәгъдәләрен тормышка ашырыр өчен, Исхакны, кирәк булса, үледән терелтә ала (Еврейләргә 11:19). Ибраһим үз улын корбанга китерергә инде җыенган, әмма Аллаһы моңа юл куймаган. Шулай итеп Аллаһы Исхакның тормышын саклап калган, ә Ибраһимны тыңлаучанлыгы өчен мактаган. Соңрак Йәһвә аңа үз вәгъдәләрен кабатлаган (Яратылыш 22:1—18).
▪ 175 ел яшәп, Ибраһим вафат булган. Тәүратта әйтелгәнчә, «Ибраһим, тормышта барысын татып-кичереп, олы яшьтә вафат булган» (Яратылыш 25:7, 8). Ибраһим Аллаһының тагын бер вәгъдәсенең үтәлгәнен күргән: ул үлеменә кадәр тыныч күңел белән яшәп, олы яшькә җиткән (Яратылыш 15:15).
Аның мирасы
Әйе, Ибраһим диннәрдә һәм тарихта тирән эз калдырган. Әмма аның ничек яшәгәне безнең көннәрдә дә безгә тәэсир итә һәм безнең һәрберебез өчен яхшы үрнәк булып тора (Еврейләргә 11:8—10, 17—19). Әйдәгез, Ибраһимның дүрт сыйфатына игътибар итик. Башта без аның иң күренекле сыйфатына — иманына игътибар итәрбез.
[Искәрмәләр]
^ 2 абз. Башта Ибраһимның исеме — Ибрам, ә аның хатынының исеме Сарая булган. Соңрак Аллаһы Ибрамның исемен — Ибраһим («күпләрнең атасы») дигән исемгә, ә Сараяның исемен Сара («байбикә») дигән исемгә үзгәрткән (Яратылыш 17:5, 15). Бу кереш мәкаләләрдә без аларны Ибраһим һәм Сара дип атарбыз.
^ 6 абз. Изге Язмалар буенча, Аллаһының исеме Йәһвә.
^ 14 абз. Бу брошюраның 23 нче битендәге «Укучыларның сораулары» рубрикасындагы «Ни өчен Аллаһы Ибраһимга үз улын корбан итәргә кушкан?» дигән мәкаләсен карагыз.
[4 биттәге рамка]
Изге Язмаларда еш искә алынган кеше
Изге Язмалардагы Яратылыш дигән китапның беренче ун бүлегендә Һабил, Ханох һәм Нух кебек нык иманлы кешеләрнең тормышлары турында әйтелә. Ләкин киләсе унбиш бүлекләрнең күбесендә сүз бер кеше турында гына бара. Бу кеше — Ибраһим.
Моннан тыш, Изге Язмаларда беренче тапкыр искә алынган кайбер мөһим төшенчәләр Ибраһим белән бәйле. Мәсәлән, Ибраһимның тормышы турында әйтелгән өзекләрдә беренче тапкыр...
▪ Аллаһы хакында Калкан, ягъни үз хезмәтчеләренең Яклаучысы, турында кебек әйтелә (Яратылыш 15:1; Канун 33:29 ны карагыз; Мәдхия 113:17; Гыйбрәтле сүзләр 30:5).
▪ Аллаһыга ышану турында әйтелә (Яратылыш 15:6).
▪ пәйгамбәр дигән сүз очрый (Яратылыш 20:7).
▪ ата-анасының баласына карата яратуы турында әйтелә (Яратылыш 22:2).