Аллаһыны яхшырак белегез
«Мин, синең Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам»
ӘТИ кеше, юл аша чыгар алдыннан, үз кечкенә улына: «Кулыма тотын»,— дип әйтә. Малай, әтисе аның кечкенә кулын нык тотканда, үзен тыныч хис итә, ул бернәрсәдән дә курыкмый. Катлаулы тормыш юлыннан барганда, берәрсенең сезне кулыгыздан тотып алып баруы турында хыялланганыгыз бармы? Хыялланганыгыз булса, сезгә Ишагыйя язган сүзләр юаныч бирәчәк. (Ишагыйя 41:10, 13 не укы.)
Ишагыйя пәйгамбәр бу сүзләрне исраиллеләргә язган булган. Исраил Аллаһының «Үз халкы» булса да, дошман халыклары арасында яшәгән (Чыгыш 19:5). Исраиллеләр алардан куркырга тиеш булганмы? Аларны юатыр өчен, Йәһвә аларга Ишагыйя аша бер хәбәр җиткергән. Бу сүзләр Аллаһының бүгенге хезмәтчеләренә дә кагыла. Моны истә тотып, әйдәгез, бу сүзләрне карап чыгыйк (Римлыларга 15:4).
Йәһвә исраиллеләргә: «Курыкма»,— дип әйтә (10 нчы шигырь). Бу буш сүзләр түгел. Йәһвә үз халкына ни өчен алар куркырга тиеш түгел икәнен аңлата. Ул: «Мин синең белән»,— дип әйтә. Йәһвә ерактан күзәтеп торучы һәм кирәк булганда ярдәм кулын сузарга вәгъдәләр генә бирүче түгел. Ул үз хезмәтчеләре янында тора һәм һәрвакыт аларга ярдәм итәргә әзер; ул аларның моны белүләрен тели. Мондый ышандыру безне әллә юатмыймы?
Үз халкын ныгытыр өчен, Йәһвә: «Тирә-якка каранма»,— дип сүзләрен дәвам итә (10 нчы шигырь). Бер белешмәлек буенча, монда кулланылган фигыль еврей телендә «берәр куркыныч янамыймы дип, як-якка карану» дигәнне аңлата. Йәһвә ни өчен аның халкы куркып як-якка каранырга тиеш түгел икәнен аңлатып бирә. Ул: «Мин синең Аллаһың»,— дип әйтә. Бу сүзләр безгә һичшиксез юаныч бирә! Йәһвә — «Аллаһы Тәгалә» һәм Чиксез кодрәт Иясе (Мәдхия 90:1). Чиксез кодрәтле Йәһвә Аллаһы үз халкы янында булгач, аларга куркырга кирәк булганмы?
Йәһвәнең хезмәтчеләре нәрсәгә өметләнә ала? Йәһвә: «Сине үз тәкъвалыгымның уң кулы белән нык тотып торачакмын»,— дип вәгъдә итә (10 нчы шигырь). Ул шулай ук: «Сине уң кулыңнан тотып торам»,— дип әйтә (13 нче шигырь). Бу сүзләрне ишеткәндә, күз алдыгызга нәрсә килә? Бер белешмәлектә аңлатылганча, «бу ике шигырьдә әйтелгәнне бергә кушканда, үз улы янында булган әти кеше образы туа. [...] ...[Әти кеше] баласына куркыныч янаганда гына түгел, ә һәрвакыт аның янында булырга әзер; ул беркемгә дә баласын үзеннән аерырга бирмәячәк». Күз алдыгызга гына китерегез: Йәһвә беркемгә дә үз хезмәтчеләрен, аларның иң авыр минутларында да, үзеннән аерырга бирмәячәк (Еврейләргә 13:5, 6).
Ишагыйя сүзләре Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләрен бик юата. Бу «авыр вакытларда» яшәгәнгә, вакыт-вакыт без күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин (2 Тимутегә 3:1). Әмма авырлыкларыбыз белән көрәшүдә без ярдәмсез түгел. Безгә Йәһвә ярдәм итә, ул безне кулыбыздан тота. Үз атасына тулысынча ышанган балалар кебек, без Аллаһының көчле кулына тотына алабыз һәм аның безне дөрес юлыннан алып барачагына вә безгә авыр вакытта ярдәм итәчәгенә ышана алабыз (Мәдхия 62:8, 9).