Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бер-берегезне яратыгыз»

«Бер-берегезне яратыгыз»

«Бер-берегезне яратыгыз»

«Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (ЯХЪЯ 13:34, 35).

Бу нәрсәне аңлата? Мәсих үз шәкертләренә бер-берсен ул яраткандай яратырга кушкан. Гайсә аларны ничек яраткан? Аның мәхәббәте ул вакытта таралган тискәре карашларны, мәсәлән, башка халык кешеләренә һәм хатын-кызларга карата тискәре карашларны җиңгән (Яхъя 4:7—10). Гайсә шулай ук, башкаларга ярдәм итәр өчен, үз вакытын һәм көчен жәлләмәгән (Марк 6:30—34). Моннан тыш, Гайсә иң бөек мәхәббәт күрсәткән. Моның турында ул болай дип әйткән: «Мин яхшы көтүче. Яхшы көтүче үз сарыклары өчен үз җанын бирә» (Яхъя 10:11).

Беренче мәсихчеләрнең үрнәге. Беренче мәсихчеләр бер-берсен «кардәш» дип атаган (Филимунга 1, 2). Мәсихчеләр санаганча, «яһүд белән грек арасында аерма юк, чөнки барысы өстеннән бер Раббы» (Римлыларга 10:11, 12). Шуңа күрә мәсихче җыелышка бар халыклардан кешеләр кушыла алган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң Иерусалимдагы шәкертләр «үз милекләрен, хуҗалыкларын сатып, акчаны һәркемнең хаҗәтенә карап, үзара бүлешкән». Нинди максат белән? Яңа шәкертләр, Иерусалимда калып, «рәсүлләрдән белем алуларын дәвам итә» алсын өчен (Рәсүлләр 2:41—45). Мәсих шәкертләрен моңа нәрсә этәргән? Рәсүлләр үлгәннән соң якынча 200 ел үткәч, Тертуллиан кешеләрнең мәсихчеләр турында нәрсә әйткәннәрен язган: «Алар бер-берсен шулкадәр ярата... алар бер-берсе өчен хәтта гомерен бирергә әзер».

Бүгенге көндә аларның үрнәгенә кем иярә? «Рим империясенең җимерелүе тарихы» дигән китапта язылганча, үзләрен «мәсихчеләр» дип атаучылар гасырлар дәвамында «бер-берсенә, иман итмәгән кешеләрдән килгән зыянга караганда, күпкә күбрәк зарар китергән» («The History of the Decline and Fall of the Roman Empire», 1837). Кушма Штатларда күптән түгел үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, үзләрен дини дип санаган кешеләр (ә аларның күбесе үзләрен мәсихчеләр дип атаган) еш кына башка раса кешеләренә тискәре карый. Төрле илләрдә яшәгән һәм бер үк динне тоткан кешеләр гадәттә бердәм булмый, шуңа күрә, ярдәм кирәк булганда, алар бер-берсенә булышмый.

2004 елда Флорида штатында ике ай эчендә дүрт тапкыр җил-давыл купканнан соң, Флорида штатындагы Гадәттән тыш хәлләр комитетының рәисе алар җибәргән гуманитар ярдәм дөрес кулланыламы икәнен тикшерергә булган. Аның сүзләре буенча, башка бернинди оешма Йәһвә Шаһитләре кебек бердәм рәвештә эш итмәгән. Ул Йәһвә Шаһитләренә хәтта бар кирәклесен алырга тәкъдим иткән. Элегрәк, 1997 елда, Йәһвә Шаһитләре Конго Демократик Республикасына үз имандашларына һәм башка мохтаҗ кешеләргә дару, ризык һәм кием китергән. Ул вакытта Европадагы Йәһвә Шаһитләре якынча бер миллион долларлык гуманитар ярдәм җыйган.