Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Дөньядан түгел»

«Дөньядан түгел»

«Дөньядан түгел»

«Дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (ЯХЪЯ 17:14).

Бу нәрсәне аңлата? Гайсә, дөньядан булмаганга, ул вакыттагы социаль һәм сәяси конфликтларда катнашмаган. Ул моны болай дип аңлаткан: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул» (Яхъя 18:36). Ул шулай ук үз шәкертләрен Аллаһы Сүзендә хөкем ителгән карашларны, сөйләмне һәм тәртипне кире кагарга өндәгән (Маттай 20:25—27).

Беренче мәсихчеләрнең үрнәге. Дини темаларга язучы Джонатан Даймонд язганча, беренче мәсихчеләр сугышта катнашудан баш тарткан, аларга хәтта эзәрлекләүләр, төрмә, үлем янаса да. Алар, нейтралитет саклар өчен, хәтта газап чигәргә әзер булган. Беренче мәсихчеләр югары әхлакый нормалары белән дә аерылып торган. Рәсүл Петер мәсихчеләрнең карашларын уртаклашмаган кешеләр турында болай дип язган: «Алар азгынлык сазлыгына алып барган пычрак юлдан чабалар һәм, сез аларга башка иярмәгәнгә, гаҗәпләнәләр, һәм сезне яманлыйлар» (1 Петер 4:4). Тарихчы Вил Дюрант: «Әдәпле һәм югары әхлаклы булганга, мәсихчеләр күңел ачарга яратучы мәҗүсиләрнең ачуын чыгарган»,— дип язган.

Бүгенге көндә аларның үрнәгенә кем иярә? «Яңа католик энциклопедиясе»ндә мәсихче нейтралитет турында болай дип әйтелгән: «Дини карашларга нигезләнеп, кулга сугыш коралын алудан баш тартуны аклап булмый». Африканың кеше хокукларын яклаучы оешмасының отчеты буенча, 1994 елда Руандадагы геноцидта, «Йәһвә Шаһитләреннән тыш», бар чиркәүләр катнашкан («Reformierte Presse»).

Бер укытучы, нацизм вакытындагы Холокост турында әйткәндә, кайгырып болай дигән: «Гади гражданнардан торган бер төркем дә, бер оешма да массакүләм ялганга, кансызлыкка һәм мәрхәмәтсезлеккә каршы чыкмаган». Әмма Кушма Штатлардагы Холокост музеендагы мәгълүматны тикшергәч, ул: «Хәзер мин дөреслекне беләм»,— дип язган. Ул Йәһвә Шаһитләренең, кырыс эзәрлекләүләргә карамастан, үз ышануларында нык торганын аңлаган.

Ә әхлакый нормалар турында нәрсә әйтеп була? Католик чиркәвенең бер журналында болай диелгән: «Яшь католикларның күбесе чиркәүнең никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керүгә кагылышлы өйрәтүләре белән ризалашмый». Анда шулай ук бер дьяконның сүзләре китерелгән: «Минемчә, күпләр, хәтта яртысыннан да күбрәге, өйләнешкәнче бергә яши» («U.S. Catholic»). Ә Йәһвә Шаһитләре турында бер энциклопедиядә: «Алар югары әхлакый нормалар буенча яши»,— дип язылган («The New Encyclopædia Britannica»).