Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мин синең исемеңне ачык билгеле иттем»

«Мин синең исемеңне ачык билгеле иттем»

«Мин синең исемеңне ачык билгеле иттем»

«Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем. [...] ...Мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (ЯХЪЯ 17:6, 26).

Бу нәрсәне аңлата? Гайсә, вәгазьләгәндә, Аллаһы исемен кулланып, бу исемне билгеле иткән. Ул Изге Язмалардан өзекләр китергәндә, ә моны ул еш эшләгән, Аллаһы исемен әйткән (Лүк 4:16—21). Үз шәкертләрен ул болай дип дога кылырга өйрәткән: «Атабыз, исемең изге ителсен» (Лүк 11:2).

Беренче мәсихчеләрнең үрнәге. Рәсүл Петер, Иерусалимдагы өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, Аллаһы төрле милләтләрдән «үз исемен йөртүче халык җыйган» дип әйткән (Рәсүлләр 15:14). Рәсүлләр һәм башка мәсихчеләр «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» дип вәгазьләгән (Рәсүлләр 2:21; Римлыларга 10:13). Алар шулай ук үз хатларында Аллаһы исемен кулланган. Тосефтада — б. э. якынча III гасырында тупланган яһүд кануннары җыентыгында — мәсихчеләрнең язуларын яндырган дошманнар турында болай диелә: «Алар Инҗил китапларын һәм миннар [күрәсең, яһүди мәсихчеләр] китапларын уттан саклап калмыйлар. Аларны шунда очраган Аллаһы исеме белән утта янарга калдыралар».

Бүгенге көндә аларның үрнәгенә кем иярә? Кушма Штатлардагы Мәсих чиркәүләренең милли советы хуплаган Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә болай диелә: «Бердәнбер Аллаһыга карата берәр шәхси исем куллану (имеш, башка илаһлар да бар һәм Аллаһыны алардан аерып торырга кирәк) мәсихче чиркәү өчен урынсыз. Яһүд динендә Аллаһының шәхси исемен әле мәсихчеләр эрасына кадәр кулланмый башлаганнар» («Revised Standard Version»). Шуңа күрә Аллаһы исемен «Ходай» дигән титул белән алмаштырганнар. Күптән түгел Ватикан үз епископларына мондый күрсәтмә биргән: «Аллаһының ЙҺВҺ * дигән тетраграмматон формасындагы исемен җырларда һәм догаларда кулланырга һәм әйтергә ярамый».

Бүген Аллаһының шәхси исемен кем куллана һәм аның турында кем сөйли? Кыргызстанда яшәгән Сергей, яшүсмер булганда, бер фильмда Аллаһының Йәһвә дигән исемен ишеткән. Аннан соң якынча ун ел буе ул бу исемне ишетмәгән. Соңрак ул Кушма Штатларга күченгән, һәм анда ике Йәһвә Шаһите, аңа килеп, Изге Язмаларда Аллаһының исемен күрсәткән. Сергей Йәһвә исемен кулланган кешеләрне очратуына бик шат булган. Шунысы кызык: «Яңа халыкара Уэбстер сүзлегенең өченче чыгарылышында» «Йәһвә Аллаһы» дигән төшенчәгә мондый аңлатма бирелә: «Йәһвә Шаһитләре иң бөек Аллаһы дип санаган һәм алар табынган бердәнбер Аллаһы» («Webster’s Third New International Dictionary»).

[Искәрмә]

^ 5 абз. Татар телендә бу исем, гадәттә, «Йәһвә» дип языла.