Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыны яхшырак белегез

Аллаһы үзе кичергән гөнаһларны онытамы?

Аллаһы үзе кичергән гөнаһларны онытамы?

КЫСКАЧА гына әйткәндә, әйе, оныта. Йәһвә Аллаһы хупланган кешеләре турында: «Мин аларның хаталарын кичерермен һәм гөнаһларын инде искә төшермәм»,— дип әйтә (Иремия 31:34). Шулай итеп Йәһвә тәүбә иткән гөнаһлыны кичергәндә аның гөнаһларын инде искә төшерми дип ышандыра. Әмма бу сүзләр гаять зур галәмне Барлыкка Китерүче кичергән гөнаһларны искә төшерә алмый дигәнне аңлатамы? Йәзәкил пәйгамбәрнең сүзләре Аллаһының ничек кичерә һәм оныта икәнен аңларга булыша. (Йәзәкил 18:19—22 не укыгыз *.)

Йәһвә Йәзәкил пәйгамбәрне кулланып, турылыксыз Яһүдия белән Иерусалимга үз хөкемнәрен игълан иткән. Бу халык Йәһвәгә гыйбадәт кылмый башлаган, һәм аның арасында җәбер-золым хөкем сөргән. Йәһвә Иерусалимны бабыллылар җимерәчәк дип алдан кисәткән, әмма аларга шулай ук өмет бирүче хәбәр җиткергән. Һәр кешегә сайларга мөмкинлек бирелгән булган. Һәр кеше үзенең кылган эшләре өчен җавап тоткан (19, 20 нче шигырьләр).

Әгәр берәрсе явызлык кылуын ташлап, яхшылык эшли башласа, аны нәрсә көткән? Йәһвә болай дигән: «Ә явыз кеше кылган бар гөнаһларын калдырса, әмерләремне үтәсә, үзен гадел һәм тәкъва тотса, һичшиксез яшәячәк, үлмәячәк» (21 нче шигырь). Әйе, кеше чын күңелдән тәүбә итүен күрсәтеп яман юлын калдырса, Йәһвә ул кешене «ярлыкарга» әзер (Мәдхия 85:5).

Ә аның кылган гөнаһлары турында нәрсә әйтеп була? «Ул кылган җинаятьләрнең берсе дә аңа каршы кулланылмаячак»,— дип әйткән Йәһвә (22 нче шигырь). Игътибар итегез: тәүбә иткән кешенең гөнаһлары «аңа каршы кулланылмаячак». Ни өчен бу игътибарга лаек?

«Каршы кулланылмаячак» дип тәрҗемә ителгән сүзтезмә турында бер белешмәлектә болай диелә: «[Ул] еш кына хәрәкәтне аңлата яки хәрәкәт фигыле белән кулланыла». Шулай итеп, «каршы кулланылмаячак» дигән сүзләр эш итүне аңлата. Шуңа күрә Йәһвә тәүбә иткән гөнаһлының гөнаһлары «аңа каршы кулланылмаячак» дигәндә, асылда шуны әйтә: ул шул кешегә каршы, аны гөнаһлары өчен гаепләп яки җәзага тартып, эш итмәячәк *.

Йәзәкил 18:21, 22 дә язылган сүзләр Аллаһының ничек кичергәнен күрсәтә. Йәһвә гөнаһларны кичергәч, аларны безгә каршы киләчәктә инде беркайчан да кулланмаячак. Ул тәүбә иткән кешеләрнең гөнаһларын үз артына ташлый (Ишагыйя 38:17). Ул аларны сөртеп ташлый дип әйтеп була (Рәсүлләр 3:19).

Камилсез кешеләр буларак, без Аллаһының шәфкатенә мохтаҗ. Без күп тапкыр гөнаһ кылабыз икәнен онытмыйк (Римлыларга 3:23). Әмма Йәһвә шуны белүебезне тели: без чын күңелдән тәүбә итсәк, ул безне кичерергә әзер. Һәм гөнаһларыбызны кичергәндә, ул аларны оныта, ягъни безне гаепләр өчен яки җәзага тартыр өчен, аларны безгә каршы кулланмый. Бу безне чыннан да юата! Аллаһының шәфкате сезне аны яхшырак белергә әллә дәртләндермиме?

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Йәзәкил 18:19—22: «Сез: „Ни өчен угыл атасының хаталары өчен җаваплы түгел?“ — дип сорарсыз. Чөнки угыл үзен гадел һәм тәкъва тота, ул бар әмерләремне үтәде һәм үтәп килә, ул һичшиксез яшәячәк. Гөнаһ кылучы җан үләчәк. Угыл атасының хаталары өчен һәм ата үз улының хаталары өчен җаваплы булмаячак. Тәкъва кешенең тәкъвалыгы аңа гына исәпләнәчәк, һәм явыз кешенең явызлыгы да аңа гына исәпләнәчәк. Ә явыз кеше кылган бар гөнаһларын калдырса, әмерләремне үтәсә, үзен гадел һәм тәкъва тотса, һичшиксез яшәячәк, үлмәячәк. Ул кылган җинаятьләрнең берсе дә аңа каршы кулланылмаячак. Тәкъвалык кылганы өчен, ул яшәячәк».

^ 7 абз. «Каршы куллану» дигән сүзләр гөнаһ кылучыга каршы эш итүне дә аңлата (Иремия 14:10).