Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Догаларны кем дә булса ишетәме?

Догаларны кем дә булса ишетәме?

Догаларны кем дә булса ишетәме?

«Мин Аллаһының барлыгына шикләнә идем. Шулай да кайчак мин барыбер дога кылдым. Берәрсе мине тыңлыймы, юкмы — белми идем, ләкин шунсын әйтәсем килә, кемдер мине ишетә дип өметләнә идем. Мин бәхетсез идем, тормышым да мәгънәсез иде. Аллаһыга ышанырга мин курыктым, аңа тик көчсез кешеләр генә ышана дип уйлый идем» (ПАТРИША *, ИРЛАНДИЯ).

СЕЗНЕҢ дә андый хисләр кичергәнегез бармы? Аллаһының барлыгына шикләнсәгез дә, аңа дога кыласызмы? Дога кыласыз икән, сез ялгыз түгел — күпләр шулай эшли. Кайбер саннарга күз салыйк.

◼ Бер сораштырудан күренгәнчә, 2 200 инглиз кешесенең 22 проценты гына дөньяны барлыкка китергән һәм догаларны ишеткән Аллаһының барлыгына ышана. Шулай да сораштырганнарның 55 проценты вакыт-вакыт дога кыла.

◼ Икенче бер сораштыруда төрле илләрдә яшәүче 10 000 кеше катнашкан. Алар арасыннан үзләрен атеистлар дип атаган кешеләрнең 30 проценты диярлек дога кыла.

Ни өчен шикләр туа?

Англиядә яшәүче Аллан болай ди: «Дин кешеләрне бәйдә тоту һәм акча ясау өчен уйлап чыгарылган дип уйлаганга, мин Аллаһыга ышанмыйм дия идем. Шулай ук Аллаһы булган булса, шулкадәр күп гаделсезлек булмас иде дип фикер йөртә идем мин. Әмма кайчак мин „кемгәдер“ мөрәҗәгать итә идем. Моннан тыш, мин үземә мондый сорау бирә идем: ни өчен мин монда?».

Андый карашлы кешеләрнең үз догаларына җавап биреләме, юкмы икәненә шикләнер өчен үз сәбәпләре бар. Шикләр күпчелек очракларда кешеләр мондый сорауларга җавап таба алмаганга туарга мөмкин:

◼ Барлыкка Китерүче бармы?

◼ Ни өчен дин еш кына кешегә начар йогынты ясый?

◼ Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?

Сез бу сорауларга җавап тапсагыз, догаларга карата шикләрегез таралыр идеме?

[Искәрмә]

^ 2 абз. Бу кереш мәкаләләрдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.