Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Догалар Ишетүчегә якынлашыгыз

Догалар Ишетүчегә якынлашыгыз

Догалар Ишетүчегә якынлашыгыз

АЛЛАҺЫГА ышанабыз дип әйткән күп кенә кешеләр ни өчен аңа иман иткәннәрен аңлата алмый. Алар шулай ук ни өчен дин кешеләргә еш кына начар яктан тәэсир итә һәм ни өчен Аллаһы газапларга юл куя икәнен дә аңлатырга сәләтсез. Алар Аллаһыга моның турында дога кыла гына ала.

Әмма сез Аллаһыга якынлаша аласыз. Сез иманыгызны Аллаһы турындагы белемнәр нигезендә үстерә аласыз; бу белемнәр сезне Аллаһыны яратырга һәм аны кадерләргә этәрәчәк. Чын иман дәлилләргә нигезләнә (Еврейләргә 11:1). Аллаһы турындагы хакыйкатьне белсәгез, сез аның белән дустыгыз белән сөйләшкәндәй сөйләшә алырсыз. Аллаһының барлыгына шикләнеп тә, дога кылган кайбер кешеләрнең мисалларын карап чыгыйк.

Беренче мәкаләдә искә алынган Патриша болай дип сөйли: «Беркөнне без, якынча ун дус, бергә җыелгач, дин турында сүз чыкты. Мин аларга безнең өебезгә бер Йәһвә Шаһите килеп атеист булган әтием белән сөйләшә башлагач, өйдән чыгып киткәнем турында әйттем. „Бәлки, Йәһвә Шаһитләре дөресен сөйлидер“,— дип әйтте дусларымның берсе.

„Бәлки, аларның берәр очрашуына барып килергәдер?“ — дип әйтте башкасы. Һәм без нәкъ шулай эшләдек тә. Без скептиклар булсак та, безнең кайберебез Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына, алар үзләрен дусларча тотканга гына, йөрүен дәвам итте.

Әмма бер якшәмбе очрашуында миңа бер нәрсә бик тәэсир итте. Докладчы ни өчен кешеләрнең газапланганын аңлатты. Моңарчы мин беркайчан да кешенең башта камил итеп барлыкка китерелгәнен һәм гөнаһ белән үлемнең бер кеше аркасында килеп чыкканын, ә аннары барлык кешеләргә күчкәнен белми идем. Докладчы шулай ук ни өчен беренче кеше югалткан нәрсәне кешелеккә кайтарыр өчен, Гайсәнең үлеме кирәк булганын аңлатты (Римлыларга 5:12, 18, 19) *. Кинәт мин барысын аңладым. „Безнең турыда кайгыртучы Аллаһы чыннан да бар“,— дип уйлап куйдым. Мин Изге Язмаларны өйрәнүемне дәвам иттем һәм тиздән, гомеремдә беренче тапкыр, тере шәхескә дога кыла алуымны аңладым».

Шулай ук беренче мәкаләдә искә алынган Аллан болай ди: «Бер көнне өебезгә Йәһвә Шаһитләре килде, һәм хатыным, аларның җирдә мәңге яшәү турында әйткәннәре белән кызыксынганга, аларны узарга чакырды. Миңа бу ошамады. Аларны кунак бүлмәсендә калдырып, мин хатынымны кухняга чакырып аңа: „Надан булма инде. Моңа ничек ышанып була ди?“ — дип әйттем.

„Ярар, алайса, бар да аларга хак булмаганнарын исбатла“,— дип җавап бирде ул.

Әлбәттә, мин бернәрсәне дә исбатлый алмадым. Ләкин алар бик игелекле булдылар һәм миңа яшәүнең ничек барлыкка килүе турында китап калдырдылар. Андагы фикер йөртү эзлеклелеге шулкадәр ачык һәм яхшы исбатланган иде, мин Аллаһы турында күбрәк белергә булдым. Мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым һәм тиздән анда әйтелгәннәр дин турында белгәннәремнән бик нык аерылып торганын аңладым. Йәһвә турында күбрәк белгән саен, догаларым конкретрак була башлады. Холкымда кайбер тискәре яклар булганга, мин ярдәм сорап дога кыла идем. Йәһвәнең догаларыма җавап биргәненә мин шикләнмим».

Англиядә яшәүче Эндрю болай дип сөйли: «Мин, нык карашлы кеше булсам да һәм фән белән бик кызыксынсам да, эволюция теориясенә башкалар ул исбатланган дигәнгә генә ышана идем. Дөньядагы явызлык аркасында мин Аллаһыга ышанмый идем.

Шулай да кайвакыт: „Әгәр Аллаһы бар икән, ни өчен тормыш шундый, ни өчен җинаять һәм көч куллану шулкадәр күп?“ — дип уйлый идем. Авыр булганда, мин кайвакыт ярдәм сорап дога кыла идем, ләкин моны кемгә сөйләгәнемне белми идем.

Бервакыт хатыныма Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган „Бу дөнья исән калырмы?“ дигән трактат бирделәр. Бу нәкъ мине борчыган сорау иде. Бу трактат мине: „Изге Язмалардагы җаваплар чыннан да әһәмияткә ияме?“ — дип уйланырга этәрде. Соңрак отпускыда булганда миңа „Изге Язмалар. Аллаһы я кеше сүземе?“ дигән китап бирделәр. Изге Язмалар фәнгә каршы килмәгәнен белгәч, мин Изге Язмалар турында күбрәк белергә кирәк икәнен аңладым. Шуңа күрә, бер Йәһвә Шаһите миңа Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим иткәч, мин ризалаштым. Йәһвә ниятен яхшырак аңлаган саен, мин аның чын булганын һәм догада аның белән җиңел генә сөйләшә алганымны сизә башладым».

Протестант гаиләсендә тәрбияләнгән Лондонда яшәүче Джан исемле хатын-кыз болай ди: «Дини икейөзлелек һәм газапларның күп булуы аркасында, мин диннән баш тартым. Мин колледждагы укуларны да ташладым һәм гитарада уйнап һәм җырлап акча эшли башладым. Шул вакытта мин Пэт белән таныштым. Ул католик гаиләсендә үскән булган һәм минем кебек үк диннән өметен өзгән.

Без укуларын ташлаган башка кайберәүләр белән ташландык бер йортта яшәдек. Алар көнчыгыш диннәре белән кызыксына иде. Төнгә кадәр без сәгатьләр буе тормышның мәгънәсе турында бәхәсләшә идек. Без Пэт белән Аллаһыга ышанмасак та, ниндидер югары көчнең булырга тиешлеген сизә идек.

Үз шөгылебез буенча эш эзләп Англиянең төньягына киткәннән соң, безнең улыбыз туды. Бер төнне ул авырып китте, һәм мин, Аллаһыга ышанмаган булсам да, аңа дога кылганымны аңлап алдым. Күп тә үтмәстән безнең Пэт белән араларыбыз бозылды, һәм мин баламны алып, аны калдырып киттем. Бәлки, кем дә булса мине ишетер дип, мин кабат ярдәм сорап дога кылдым. Пэт та ул вакытта дога кылган булган икән.

Соңрак шул ук көнне Пэт янына ике Йәһвә Шаһите килгән һәм аңа Изге Язмалардан берничә гамәли киңәш күрсәткән. Ул миңа шалтыратты һәм миннән син Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә теләр идеңме дип сорады. Тиздән без Аллаһы хуплавын алу өчен никахыбызны законлаштырырга кирәк икәнен белдек. Арабыздагы мөнәсәбәтләр нык булмаганга, бу безнең өчен бик авыр булып тоелды.

Безнең Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше, газапларның сәбәбе һәм Аллаһы Патшалыгының нәрсә икәнлеге турында күбрәк беләсебез килде. Тора-бара без Аллаһының кайгыртучан булганын аңладык, һәм бездә аның әйткәннәре буенча яшәргә теләк туды. Без өйләнештек. Аллаһы Сүзендәге зирәклек безгә өч балабызны тәрбияләргә ярдәм итте. Догаларыбыз Аллаһыга барып ирешми калмаганына без бер дә шикләнмибез».

Дәлилләрне тикшерегез

Миллионлаган башка кешеләр кебек, бу мәкаләдә искә алынган кешеләр, ялган дингә алданмыйча, Аллаһының газапларга ни өчен юл куйганын ачыклаган. Ни өчен бу кешеләр Йәһвәнең догаларны чыннан да ишетүенә ышана башлаган? Чөнки алар Изге Язмаларны төгәл аңлый башлаган.

Сез Аллаһының барлыгын раслаучы дәлилләрне тикшерергә теләр идегезме? Йәһвә Шаһитләре сезгә Йәһвә турындагы хакыйкатьне һәм «Догалар Ишетүчегә» ничек якынлашып була икәнен белергә ярдәм итәргә бик шат булачак (Мәдхия 65:2, ЯД).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Гайсә үлеменең йолып алучы көче турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 5 нче бүлеген карагыз.

[10 биттәге текст эчендә булган рамка]

«Йәһвә ниятен яхшырак аңлаган саен, мин аның чын булганын һәм догада аның белән җиңел генә сөйләшә алганымны сизә башладым»

[9 биттәге иллюстрация]

Чын иманны үстерер өчен, дәлилләр һәм Аллаһы турындагы хакыйкатьне белү теләге кирәк