Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Догалар Ишетүче кем ул?

Догалар Ишетүче кем ул?

Догалар Ишетүче кем ул?

ДОГАЛАР ИШЕТҮЧЕ бар икән, димәк ул Барлыкка Китерүче булырга тиеш. Кеше миен Булдыручыдан башка сезнең уй-фикерләрегезне кем укый алсын? Догаларга җавап биреп, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә тагын кем булыша ала соң? Ләкин сез, бәлки, болай дип сорарсыз: Барлыкка Китерүчегә ышанырга нигез бармы?

Күпләр уйлавынча, Барлыкка Китерүчегә ышану — хәзерге фәнне кире кагу дигән сүз. Ләкин Аллаһыга ышану фәнгә каршы килә дип уйлау дөрес түгел. Ни өчен?

◼ Күптән түгелге бер сораштыру күрсәткәнчә, Кушма Штатлардагы 21 атаклы университетта эшләүче 1 646 профессорның өчтән бер өлеше генә дини карашларын белдерер өчен «Мин Аллаһыга ышанмыйм» дигән җавапны сайлаган.

Димәк, күп кенә галимнәр Аллаһының барлыгына ышана.

Барлыкка Китерүченең барлыгын күрсәтүче дәлилләр

Догалар Ишетүченең барлыгын без дәлилләрсез кабул итәргә тиешме? Һич тә юк. Аллаһыга иман итәр өчен дәлилләр кирәк түгел дигән уй хаталы. Изге Язмалар буенча, иман ул — «күренмәгән нәрсәләргә инанган булу» (Еврейләргә 11:1). Мәсәлән, без радиодулкыннарны күрмибез, ләкин кесә телефоныннан сөйләшүебез күзгә күренмәс дулкыннарның чынлыкта булуын дәлилли; шуңа күрә без андый дулкыннарны бар дип кабул итәбез. Шул рәвешчә, Догалар Ишетүчене күрмәсәк тә, без аның барлыгын раслаучы ап-ачык дәлилләрне карап чыга алабыз.

Аллаһының барлыгын күрсәтүче дәлилләрне кайдан табарга? Тирә-юньгә күз салу гына да җитәрлек. Инҗилдә болай диелә: «Әлбәттә, һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган» (Еврейләргә 3:4). Сез бу фикер йөртүнең эзлеклелеге белән ризамы? Галәмдәге тәртип, тормышның барлыкка килүе яки җирдәге иң катлаулы нәрсә — кешенең баш мие турында уйланганда, сез, бәлки, кешедән югарырак кемдер булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килерсез *.

Ләкин табигать аша Аллаһы турында барысын да белеп булмый. Аллаһының барлыгы турындагы дәлилләрне аның иҗади эшләре аркылы күрергә тырышу ябык ишек артында кемнеңдер якынлашып килүен ишетүгә охшаш. Сез анда кемнеңдер барлыгын беләсез, ләкин кем соң ул? Моны белер өчен, сезгә ишекне ачарга кирәк. Бар иҗади эшләр артында Кем торганын аңлар өчен, безгә дә шуны ук эшләргә кирәк.

Изге Язмаларны Аллаһы турындагы белемнәргә юл ачкан ишек белән чагыштырып була. Бу ишекне ачып, андагы кайбер җентекле пәйгамбәрлекләрне һәм аларның үтәлүен карап чыксагыз, сез Аллаһының барлыгын күрсәтүче дәлилләр табарсыз *. Ул гына да түгел, Аллаһының кешеләр белән мөгамәлә итүе турындагы хәбәрләр Догалар Ишетүченең нинди икәнлеген күрсәтә.

Догалар Ишетүче нинди ул?

Изге Язмаларда Догалар Ишетүченең шәхес булганлыгы һәм аны белеп була икәнлеге ачыла. Һичшиксез, шәхес кенә безне тыңлый һәм аңлый ала. «Ий Догалар Ишетүче, һәрбер кеше сиңа килер»,— дигән сүзләрне уку өмет уята (Мәдхия 65:2, ЯД). Аллаһы үзенә иман белән дога кылучыларны ишетә. Һәм аның исеме бар *. Изге Язмаларда Йәһвә «яманнардан ерак торыр, ә тәкъва бәндәләрнең догасын ишетер» дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 15:29).

Йәһвәнең хис-тойгылары бар. Изге Язмаларда ул «мәхәббәт... Аллаһысы» һәм «мөбарәк Аллаһы» дип атала (2 Көринтлеләргә 13:11; 1 Тимутегә 1:11). Җир йөзе явызлык белән тулгач, Аллаһы «бөтен йөрәге белән сызланды», дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 6:5, 6). Аллаһы кешеләрне сынар өчен газаплар җибәрә дигән караш — ялган. Изге Язмаларда: «Хак Аллаһы яманлык эшли алмый»,— дип әйтелә (Әюб 34:10). Шулай да, сез болай дип сорарсыз: Аллаһы чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүче икән, ни өчен соң ул газапларның булуына юл куя?

Йәһвә кешеләрне ихтыяр иреге белән бүләкләгән һәм шулай итеп аларны хөрмәт иткәнен күрсәткән. Без ничек яшәргә икәнен үзебез сайларга ирекле. Без моны кадерлибезме? Ләкин шунысы үкенеч, күп кенә кешеләр үз ирекләрен дөрес кулланмый һәм үзләренә дә, башкаларга да газаплар китерә. Хәзер мондый җитди сорау туа: Аллаһы кешенең ихтыяр иреген бозмыйча, газапларны ничек юк итә ала? Бу сорау алдагы мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Аллаһының барлыгын раслаучы дәлилләр турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраны һәм «Сезнең турында кайгыртучы Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китапны карагыз.

^ 10 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюра һәм «Изге Язмалар. Аллаһы я кеше сүземе?» дигән китапта Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгән китап икәненә дәлилләр табып була.

^ 12 абз. Тәүратта Аллаһының исемен Чыгыш 3:15 кә китерелгән искәрмәдә табып була. Изге Язмалар буенча, Йәһвә (Яһвә) — Аллаһының шәхси исеме.

[5 биттәге рамка]

Шикләрегез дин аркасындамы?

Шунысы үкенеч: дин аркасында күп кенә кешеләр догаларны ишетүче һәм кайгыртучы Аллаһының барлыгына шикләнә башлый. Диннең сугышларга, терроризмга катнашы һәм балаларны көчләүгә күз йомуы хәтта диндар кешеләрне: «Мин Аллаһыга ышанмыйм»,— дип әйтергә этәрә.

Ни өчен дин еш кына кешеләргә начар йогынты ясый? Кыскача әйткәндә, начар кешеләр дин исеме белән капланып явызлык кыла. Изге Язмаларда явыз кешеләрнең хак динне бозачагы һәм аны корал итәчәге турында алдан әйтелгән булган. Рәсүл Паул имандашларына болай дип язган: «Иман итүчеләрне үзләренә ияртү өчен сезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак» (Рәсүлләр 20:29, 30).

Ялган дин Аллаһыда җирәнү хисе уята. Аның Сүзе Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ялган дин асылда «җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең» канында гаепле (Ачылыш 18:24). Ялган дин төп сыйфаты мәхәббәт булган хак Аллаһы турындагы хакыйкатькә өйрәтми, шуңа күрә ялган диннәр Аллаһы каршында кан коюда гаепле (1 Яхъя 4:8).

Догалар Ишетүче ялган дин аркасында газапланган кешеләрне кызгана. Кешелекне нык яратканга, тиздән Аллаһы Гайсә пәйгамбәр аша барлык икейөзле дини кешеләрне хөкемгә тартачак. Гайсә болай дигән: «Кыямәт көнендә Миңа күпләр: „Раббым, Раббым! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени?..“ Менә шул вакытта Мин аларга: „Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!“ — дип җавап кайтарырмын» (Маттай 7:22, 23).