«Йөрәгеңне сакла!»
«Йөрәгеңне сакла!»
Йәһвә Шаһитләренең өлкә конгрессы
Җомга көне темасы
«Йәһвә йөрәкне күрә» (1 ПАТШАЛЫК 16:7)
ШИМБӘ КӨНЕ ТЕМАСЫ
«Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга» (МАТТАЙ 12:34)
ЯКШӘМБЕ КӨНЕ ТЕМАСЫ
«Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итегез» (1 ЕЛЪЯЗМА 28:9)
Изге Язмаларда йөрәк якынча мең тапкыр искә алына. Күпчелек очракларда сүз кеше йөрәге турында түгел, ә аның күңеле турында бара. Нәрсә соң ул кеше күңеле? Бу аның эчке торышы — аның уйлары, хисләре һәм теләкләре.
Ни өчен без йөрәгебезне сакларга тиеш? Аллаһы Сөләйман патшаны мондый сүзләр язарга дәртләндергән: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла; чөнки йөрәк — тереклек чыганагы» (Гыйбрәтле сүзләр 4:23). Безнең хәзерге тормышыбыз һәм киләчәгебез йөрәгебезнең торышына бәйле. Ни өчен? Чөнки Аллаһы йөрәгебезне күреп тора (1 Патшалык 16:7). «Чын йөрәгебез», ягъни күңелебез, безнең эчтән нинди кеше икәнебезне күрсәтеп тора, һәм Аллаһы безне шуңа карап бәяли (1 Петер 3:4).
Йөрәгебезне саклар өчен нәрсә эшләргә? Бу сорау Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөнья буенча үтәчәк өлкә конгрессларында җентекләп каралачак. Без сезне шул өч көнлек конгресска чын күңелдән чакырабыз *. Анда алган белемнәрегез сезгә Йәһвә Аллаһының йөрәген сөендереп эш итәргә булышачак (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).
[Искәрмә]
^ 11 абз. Үтәчәк конгрессларның үзегез өчен иң якынын сайлар өчен, www.pr418.com. сайтына керегез. Сез шулай ук Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итә аласыз я бу басманы чыгаручыларга яза аласыз.
[32 биттәге иллюстрация кайсы чыганактан алынган]
Photo on right: Aus dem Fundus der MÜNCHNER OLYMPIAPARK GMBH München