Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Ни өчен Аллаһы үз хезмәтчеләренә имандашлары белән генә никахлашырга кушкан?

Ни өчен Аллаһы үз хезмәтчеләренә имандашлары белән генә никахлашырга кушкан?

▪ Исраил халкына бирелгән Аллаһы Канунында тирә-яктагы халыкларга кагылышлы мондый әмер бирелгән булган: «Бу халыклар белән никахка кермәгез, кызларыгызны аларның угылларына бирмәгез, ә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз» (Канун 7:3, 4). Ни өчен Аллаһы аларга андый әмер биргән?

Йәһвә Шайтанның Аллаһы халкын ялган илаһларга табындырып, бозык юлга бастырасы килгәнен белгән, шуңа күрә ул хак Аллаһыга иман итмәүчеләр «балаларыгызны Раббыдан читләштерер, балаларыгыз башка илаһларга табына башларлар» дип кисәткән. Аллаһы әмере буенча эш итү бик мөһим булган. Исраил халкы ят илаһларга табына башласа, Аллаһы илтифатын һәм яклавын югалтыр иде, һәм дошманнары аны җиңел генә яулап алыр иде. Ул чакта бу халыктан вәгъдә ителгән Мәсих ничек килә алыр иде? Шуңа күрә Шайтанның исраиллеләрне чит халыклар белән никахлашырга котыртып торганына гаҗәпләнәсе дә юк.

Йәһвә шулай ук үз халкының һәрберсе турында да кайгыртып торган. Алар аның белән якын мөнәсәбәтләрдә торса, бәхетле һәм имин тормыш алып барачак икәнен Йәһвә белгән. Иман итмәүче тормыш иптәше турында Аллаһының кисәтүе чыннан да урынлы булганмы? Сөләйман патшаның мисалына игътибар итик. Ул Йәһвәнең үзенә гыйбадәт кылмаган хатыннар белән никахлашу турындагы мондый кисәтүен белгән: «Алар йөрәгегезне башка илаһларга иярергә авыштырырлар». Сөләйман гаҗәеп акылга ия булганга, күрәсең, аңа Аллаһы киңәше кирәк түгел һәм бу аңа кагылмый дип уйлаган. Ул аның киңәшен санга сукмаган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Хатыннары аның йөрәген башка илаһларга иярергә авыштырдылар». Бу аяныч фаҗига булган! Сөләйман Йәһвә илтифатын югалткан, ә халкы аның тугры булмавы аркасында икегә бүленгән булган (3 Патшалык 11:2—4, 9—13).

Шулай да кайберәүләр, башка халык кешесе белән никахлашу яхшы нәтиҗәләргә дә китергән, дип әйтер. Мәсәлән, Махлон Моаб кызы Рутка өйләнгән, һәм соңрак Рут Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаган. Әмма Моаб кызына өйләнү аяныч хәлгә дә китерә алган. Моаб кызына өйләнүе өчен Махлон Изге Язмаларда мактап искә алынмый. Ул, бәлки, әле Рут Йәһвәгә табына башлаганчы яшь чагында вафат булгандыр. Аның абыйсы Килйон Моаб кызы Өрпәгә өйләнгән, Өрпә «үз тәңресенә» табынуын дәвам иткән. Ә Богаз Рутка берникадәр вакыт үткәч һәм Рут инде Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлагач өйләнгән. Соңрак яһүдләр Рутны «иң яхшы прозелит» дип атаганнар. Рут белән Богазның никахы аларның икесенә дә фатихалар китергән (Рут 1:4, 5, 15—17; 4:13—17).

Алайса, Махлон белән Рутның никахын мисал итеп китереп, Йәһвәнең үз имандашың белән генә никахлашу турындагы әмере дөрес түгел дип санау акыллымы? Андый фикер йөртү кәрт уйнап, бер тапкыр күп акча откан кешенең фикер йөртүенә охшаш булмасмы? Ул кеше болай фикер йөртә: «Мин бер тапкыр отып, үземә яшәр өчен акча булдырдым, димәк, комарлы уеннар уйнап үзеңә акча эшләү ярый».

Бүген Изге Язмалар мәсихчеләрне «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга өнди һәм «үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез» дип кисәтә. Андый киңәш никахка керергә теләүче чын мәсихчеләр өчен язылган. Ә Йәһвәгә табынмаган кеше белән никахта торучыларга Изге Язмаларда яхшы киңәшләр бирелгән, һәм алар туган авырлыкларны хәл итәргә булыша (1 Көринтлеләргә 7:12—16, 39; 2 Көринтлеләргә 6:14). Андый киңәшләрнең барысы да шуны күрсәтә: Гаиләгә Нигез Салучы Йәһвә Аллаһы үз хезмәтчеләренең, ялгызмы алар я никахтамы, бәхетле булуларын тели.