Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен Догалар Ишетүче газапларга юл куя?

Ни өчен Догалар Ишетүче газапларга юл куя?

Ни өчен Догалар Ишетүче газапларга юл куя?

КАЙБЕР кешеләр, дога кылсалар да, Аллаһының барлыгына шикләнә. Ни өчен? Бәлки, дөньяда шулкадәр күп газаплар күргәнгәдер. Сездә кайчан да булса ни өчен Аллаһы газапларга юл куя дигән сорау туганы бармы?

Аллаһы чыннан да кешеләрне бүгенгедәй камилсез итеп һәм газапланып яшәсеннәр дип барлыкка китергәнме? Кешеләр өчен андый тормыш ниятләгән алланы без хөрмәт итә алыр идекме? Ай-һай! Әйтик, сез яңа машина тирәли аңа сокланып карап йөрисез ди. Ләкин аның бер җирендә яньчелгән урынны күреп аласыз. Ул баштан ук шулай эшләнелгән дигән нәтиҗәгә килерсезме? Әлбәттә, юк! Сез машина «камил» итеп ясалган, ә кемдер яки нәрсәдер аны яньчегән дип уйлар идегез.

Шул рәвешчә, табигатьтәге искиткеч тәртипкә һәм уйланып эшләнелгән бар нәрсәгә сокланганда һәм шул ук вакытта кешелек гаиләсен таркаткан тәртипсезлек белән бозыклыкны күргәндә, без нинди нәтиҗәгә килергә тиеш? Изге Язмаларда Аллаһы беренче кешеләрне камил итеп барлыкка китергән, ләкин соңрак алар үз гаепләре аркасында «яньчелгән» булып киткән дип әйтелә (Канун 32:4, 5). Әмма Аллаһы бу зыянны юк итәргә, ягъни тыңлаучан кешеләрне яңадан камиллеккә китерергә вәгъдә иткән. Әмма ни өчен соң ул шулкадәр озак көтә?

Ни өчен шулкадәр озак?

Сәбәбе — кешелек белән кем идарә итәргә тиеш дигән сорау белән бәйле. Йәһвәнең нияте буенча, кешеләр үз-үзләре белән идарә итәргә тиеш булмаган. Ул аларның Идарәчесе булырга тиеш булган. Изге Язмаларда: «Кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый»,— дип әйтелә (Иремия 10:23). Кызганыч, беренче кешеләр Аллаһының идарәсенә каршы фетнә күтәргән. Канунсызлыклары аркасында алар гөнаһлылар булып киткән (1 Яхъя 3:4). Нәтиҗәдә, алар камиллекләрен югалткан һәм үзләренә дә, үз токымнарына да зыян китергән.

Меңләгән еллар дәвамында Йәһвә кешеләргә үз-үзләре белән идарә итәргә юл куйган, һәм тарих күрсәткәнчә, кешеләр моны эшләргә сәләтсез. Бүгенге бөтен хөкүмәтләр кешеләргә газаплар китерә. Аларның берсе дә сугыш, җинаять, гаделсезлек һәм авыруларны юк итә алмаган.

Аллаһы бар зыянны ничек юк итәчәк?

Инҗилдә Аллаһы тиздән гадел яңа дөнья булдырачак дигән вәгъдә бар (2 Петер 3:13). Үз ихтыяр ирекләре белән бер-берсенә һәм Аллаһыга ярату күрсәтергә карар иткән кешеләргә генә анда яшәргә рөхсәт ителәчәк (Канун 30:15, 16, 19, 20).

Инҗилдә шулай ук тиз якынлашып килгән «хөкем көнендә» Аллаһы газапларны һәм газап китерүче кешеләрне юк итәчәк дип әйтелә (2 Петер 3:7). Аннары Аллаһының билгеләнгән Хакиме Гайсә Мәсих тыңлаучан кешеләр белән җитәкчелек итәчәк (Данил 7:13, 14). Гайсәнең идарәсе нәрсәгә ирешәчәк? Зәбурда болай диелә: «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:11).

Күктәге патша буларак, Гайсә кешеләрнең «тереклек чишмәсе» Йәһвәгә каршы күтәргән фетнәләре аркасында килеп чыккан зыянны, шул исәптән авыру, картлык һәм үлемне бетерәчәк (Мәдхия 35:10). Үзенең гадел идарәсенә буйсынган бар кешеләрне Гайсә савыктырачак. Аның идарәсендә Изге Язмалардагы мондый вәгъдәләр тормышка ашачак:

◼ «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс. Шул җирдә яшәүче халыкның гөнаһы кичереләчәк» (Ишагыйя 33:24).

◼ «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:4).

Аллаһының тиздән бөтен газапларны юк итәчәген белү безне әллә юатмыймы? Ә ул вакытны көткән арада безгә Аллаһының, ул хәтта вакытлыча газапларга юл куйса да, догаларыбызны ишетүенә ышанычыбызны югалтмаска кирәк.

Аллаһы бар ул. Ул сезне, хәтта кайгы-хәсрәтегезне сөйләгәндә дә, авыр хисләрегезне белдергәндә дә ишетә. Һәм ул сезнең бернинди шик-шөбһә һәм газаплар калмаячак вакытта рәхәтләнеп яшәвегезне бик нык тели.