Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Ни өчен кешеләр борынгы заманнарда измә итеп асфальт кулланганнар?

Тәүратта Бабыл манарасын төзүчеләр «таш урынына — кирпеч, известь урынына җир сумаласы куллана башладылар» дип әйтелә (Яратылыш 11:3).

Табигатьтә очрый торган җир сумаласы, ягъни асфальт, нефтьтән барлыкка килә. Асфальт Месопотамиянең дә күп урыннарында бар. Ул җир астыннан чыга һәм җир өстендә куерып китә. Аның ябышучан булуына әле борынгы заманнарда игътибар иткәннәр. Бер белешмәлектә асфальтны «яндырып ясалган кирпечтән салынган биналарны төзегәндә кулланганнар» дип әйтелә.

Күптән түгел галимнәр Месопотамиядәге борынгы Ур шәһәрендә урнашкан манара калдыкларын карап кайткан. «Археология» дигән журналның бер мәкаләсендә моның турында болай дип әйтелә: «Асфальттан ясалган измә (көньяк Гыйрактагы нефтьне элек нәкъ шулай куллана башлаганнар) әле дә яндырып ясалган кирпеч араларында күренеп тора. Шул кара, ябышучан матдә кайчандыр шул җирләрдә яшәүче кешеләрне берләштереп торса, бүген аның аркасында ул җирләрдәге тормыш тотрыксыз һәм көч куллану белән тулы. Измә итеп һәм юлларны түшәр өчен кулланылган асфальт су үткәрмәгән, шуңа күрә аның ярдәмендә шумерларның ватылучан кирпечләре гасырлар буе сакланып калган».

Изге Язмалар язылган чорда нинди «кәгазь» кулланганнар?

Бу сорау урынлы, чөнки Изге Язмаларны язуда катнашкан Яхъя: «Сезгә яза торган сүзләрем күп, әмма кәгазьдә кара белән язарга теләмим»,— дигән (2 Яхъя 12).

Кәгазь дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ха́ртес папи́рустан ясалган кәгазьне аңлата. Папи́рус — суда үсә торган үсемлек. Бер белешмәлек шул үсемлектән язар өчен материалны ничек итеп ясаганнарын болай итеп аңлата: «Шул үсемлекнең сабакларын (кайвакыт алар 3 метрга җиткән) чистартканнар һәм озын „чыраларга“ телгәләгәннәр, шуннан соң шул чыраларны тезеп өсләренә аркылы башкаларын тезгәннәр. Аннан соң аларны агач тукмак белән суккалап чыкканнар һәм кыргыч белән шомартканнар».

Археологлар Мисыр җирләрендә һәм Үле диңгез янында бик күп борынгы папирус кәгазьләре тапканнар. Изге Язмаларның текстлары язылган шул папирусларның кайберләре Гайсә пәйгамбәр яшәгән көннәрдә я хәтта моңа кадәр дә ясалган булгандыр. Инҗилне тәшкил итүче хатлар, бәлки, нәкъ шул материалга язылган булгандыр да.

[11 биттәге иллюстрация кайсы чыганактан алынган]

Spectrumphotofile/photographersdirect.com

© FLPA/David Hosking/age fotostock