Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Аллаһы өчен мин тәмәке тартаммы, юкмы икәне мөһимме?

Аллаһы өчен мин тәмәке тартаммы, юкмы икәне мөһимме?

▪ Эчкерсез кешенең андый соравы туарга мөмкин, чөнки Изге Язмаларда тәмәкегә кагылышлы канун юк. Бу Аллаһының шушы сорауга кагылышлы фикерен белү авыр икәнен аңлатамы? Һич тә юк.

Изге Язмаларда «бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» дип әйтелгән (2 Тимутигә 3:16). Аллаһы сәламәтлегебез турында кайгыртуыбызны тели, Изге Язмаларда моны күрсәтүче ачык принциплар бар. Башта галимнәрнең тәмәке кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерә икәнен күрсәтүче ачышларын карап чыгыйк. Шуннан соң без Изге Язмалардагы принциплар бу ачышларга ничек бәйле икәненә игътибар итәрбез.

Тәмәке тарту сәламәтлеккә зыян китерә һәм вакытсыз үлемнең төп сәбәбе булып тора. Кушма Штатларда биш үлемнең берсе тәмәке тарту аркасында була. Наркология буенча Америка милли институтының бер басмасында әйтелгәнчә, бу илдә тәмәке тарту аркасында үлгән кешеләрнең саны исерткеч эчемлекләр, наркотиклар, үтереш, үз-үзеңә кул салу, авария һәм СПИД кебек сәбәпләр аркасында үлгән барлык кешеләрнең саныннан да артыграк.

Тәмәке тартучылар башкаларга зыян китерә. Тәмәке төтене теләсә кайсы күләмдә дә зыянлы. Тәмәке тартмаган кешеләр тәмәке төтенен сулаганда, үпкә рагы һәм йөрәк авырулары белән чирләү куркынычы 30 процентка кадәр үсә. Соңгы елларда табиблар икенче куркынычны ачыкладылар: төтен таралган булса да, киемнәр, келәмнәр һәм башка әйберләр өстендә химик калдыклар саклана. Бу агулы химикатлар аеруча балаларның сәламәтлегенә зыян китерә, һәм аларның өйрәнү сәләте начарланырга мөмкин.

Тәмәке гадәткә керә ала. Ул кешене зарарлы гадәтнең колы итә. Чынлыкта, галимнәр тәмәкедәге төп химикатка, никотинга ияләшүдән арыну — иң авыр нәрсә дип саныйлар.

Бу ачышлар Изге Язмалардагы принциплар белән ничек бәйле? Әйдәгез карап чыгыйк.

Аллаһы безнең тормышны хөрмәт итүебезне тели. Аллаһы исраиллеләргә биргән канунда аңа яраклы булырга теләүче кеше тормышын хөрмәт итәргә тиеш икәне язылган (Канун 5:17). Йортны төзегәндә, исраиллеләр түбә кырыена култыкса, ягъни саклагыч такта куярга тиеш булганнар. Ни өчен? Түбә яссы булган, һәм ул яшәр өчен урын буларак кулланылган. Култыкса гаиләне һәм башкаларны егылудан, җәрәхәтләнүдән яки үлемнән саклаган (Канун 22:8). Моннан тыш, исраиллеләр үз маллары башкаларны җәрәхәтләмәсен өчен чаралар күрергә тиеш булганнар (Чыгыш 21:28, 29). Тәмәке тартучы бу кануннарның нигезендә булган принципларны боза. Ул белә торып үз сәламәтлегенә зыян китерә. Шулай ук аның тәмәке тартуы якында булганнарның сәламәтлегенә дә зарар китерә.

Аллаһы бездән аны яратуыбызны һәм башкаларга карата ярату күрсәтүебезне көтә. Гайсә Мәсих үз шәкертләренә ике иң мөһим әмергә буйсынырга кушкан. Алар Аллаһыны бөтен йөрәк, җан, акыл һәм көчләре белән яратырга, һәм шулай ук якыннарын да үзләрен яраткандай яратырга тиеш булганнар (Марк 12:28—31). Тормыш — Аллаһыдан бүләк. Шуңа күрә тәмәке тартучы бу бүләкне хөрмәт итмәгәнен һәм Аллаһыны яратмаганын күрсәтә (Рәсүлләр 17:26—28). Кешенең бу гадәте башкаларга җитди зыян китерә ала, шунлыктан ул аларга ярату күрсәтә дип әйтеп булмый.

Аллаһы безнең пычрак гадәтләрне кире кагуыбызны таләп итә. Изге Язмаларда мәсихчеләр үзләрен «тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән» саф килеш сакларга тиеш дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 7:1). Тәмәке, һичшиксез, кешене нәҗесли. Тәмәкене Аллаһыга яраклы булыр өчен ташларга теләүчеләргә җиңел түгел. Әмма Аллаһы ярдәме белән алар бу нәҗесләүче гадәттән арына алалар.