Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзен өйрәнегез

Гайсә кайчан патша булып киткән?

Гайсә кайчан патша булып киткән?

Бу мәкаләдә күп кешеләрне борчый торган сораулар карала һәм бу сорауларга Изге Язмаларыгыздан җавапны ничек табып була икәне күрсәтелә. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу сорауларга җавап бирә ала.

1. Гайсәгә нинди патшалык вәгъдә ителгән булган?

Давыт патша токымы Аллаһы тәхетендә мәңге утырачак дип вәгъдә иткән Йәһвә. Бу вәгъдә ителгән токым — Гайсә, һәм ул хәзер күктә Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә итә. (Мәдхия 88:5; Лүк 1:32, 33 не укы.)

Давыт әле яшь булганда, Аллаһы аны Йәһвә халкының, исраиллеләрнең, патшасы булып идарә итәргә сайлаган. Давыт үлгәннән соң Йәһвә Сөләйманны сайлап үз тәхетенә утырткан (1 Елъязма 28:4, 5; 29:23). Сөләйман үлгәч, Иерусалимда күп патшалар идарә иткән, әмма күбесе тугры булмаган. Ахыр чиктә, Йәһвә Бабыл гаскәриләренә Иерусалимны җимерергә һәм анда хакимлек иткән патшаны тәхеттән төшерергә рөхсәт иткән. Бу б. э. к. 607 елда булган. Шул вакыттан башлап җирдәге Иерусалим шәһәрендә Давыт токымыннан бернинди патша да идарә итмәгән. (Йәзәкил 21:27 не укы, ЯД: «Үлем, үлем, үлем аңа! Һәм ул моңа законлы хокукы булган зат килгәнче беркемнеке дә булмаячак, һәм мин аны [таҗны] аңа бирәчәкмен».)

2. Давыт белән Иерусалим символлаштырган Аллаһы Патшалыгы никадәр вакыт эш итмәгән?

Иерусалим җимерелгәннән соң Йәһвә Данил пәйгамбәргә күктән идарә итәчәк патшаны сайлап алачак икәнен әйткән. Аның идарәсе кайчан башланырга тиеш булган? (Данил 7:13, 14 не укы *.)

Данил бер күренешне аңлаткан: анда Аллаһы зур агачны кисеп ташларга әмер биргән, бу Аллаһының Иерусалимдагы патшалыкны «кисеп ташларга» һәм юк итәргә әмерен аңлата. Әмма агачның тамырлары җирдә калган, шуның өчен «җиде вакыттан» соң ул яңадан үсеп чыккан. Изге Язмаларда өч ярым вакыт 1 260 көнгә тиң дип аңлатыла, шуның өчен «җиде вакыт» 2 520 көн булып чыга (Ачылыш 12:6, 14). Аллаһы Сүзендә көннәр еш кына елларны аңлатырга мөмкин (Саннар 14:34). Шулай итеп, Аллаһы Патшалыгы 2 520 ел эш итмәгән дип әйтә алабыз. (Данил 4:10—17 не укы.)

3. Гайсә кайчан патша булып киткән?

Аллаһы Гайсәне күктә Патша итеп 1914 елда тәхеткә утырткан, Иерусалимның җимерелүеннән соң нәкъ 2 520 ел үткәч. Гайсә, Патша буларак, беренче итеп Шайтанны һәм аның җеннәрен күктән бәреп төшергән (Ачылыш 12:7—10). Бу вакыйга кешеләргә күренмәгән булган, әмма нәтиҗәдә кешелек өчен бу авыр вакытларга китергән (Ачылыш 12:12). 1914 елда башланган вакыйгалар Гайсә шул елда Патша булып киткәнен раслый. (Маттай 24:14; Лүк 21:10, 11, 31 не укы.)

4. Гайсәнең идарә итүе сезгә ничек кагыла?

Гайсәнең идарә итүе турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше шуны исбатлый: сез Аллаһы Сүзенә ышана аласыз. Тиздән Гайсә үз идарә итү көчен кешелекне бөтен газаплардан коткарыр өчен кулланачак. (Мәдхия 71:8, 12, 13; Данил 2:44 не укы.)

[Искәрмә]

^ 8 абз. Данил 7:13, 14: «Шуннан соң мин төнге күренешләрдә шуны күрдем: күк болытлары белән адәм улына охшаш берәү бара иде. Аңа Көннәрдән Борынгы янына килергә рөхсәт бирелде, һәм ул аның каршына китерелде. Һәм бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр аңа хезмәт итсен өчен, аңа хакимлек, дан һәм патшалык бирелде. Аның хакимлеге — гасырларга сузылган бетмәячәк хакимлек, һәм аның патшалыгы җимерелмәячәк».

[17 биттәге таблица]

Күбрәк белер өчен, www.pr418.com/tt дигән сайтны карагыз