Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Гади телдә язылган китап

Изге Язмалар. Гади телдә язылган китап

ӘГӘР дә сез Изге Язмалар кешелек өчен Аллаһы Сүзе икәненә ышанасыз икән, бу Аллаһы безнең белән аралаша икәнен аңлата... Сезнең динегез тормышыгызда бөтен өлкәләргә тәэсир итә икән, димәк Изге Язмалар гади телдә булырга тиеш»,— дип язган тикшерүче Алан Дати үзенең бер китабында («Bible Translations: And How to Choose Between Them»).

Аллаһы Сүзен яратучы кешеләр «бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы» икәненә чын күңелдән ышана (2 Тимутигә 3:16). Изге Язмалар — искергән дини китап түгел. Анда язылган хәбәр «тере һәм кодрәтле», һәм ул туган авырлыкларны хәл итәргә булыша (Еврейләргә 4:12). Бу изге китапны укучы кешеләр аны аңлап, үз тормышларында куллана башласын өчен, аның теле гади һәм аңлаешлы булырга тиеш. Инҗил дә бит Платон кебек фәлсәфәчеләр кулланган телдә, классик грек телендә түгел, ә койне́ дип аталган гади телдә язылган булган. Әйе, Изге Язмалар гади кешеләр укып аңларлык итеп язылган булган.

Шуңа күрә соңгы елларда төрле телләрдә Изге Язмаларның күп кенә хәзерге заман тәрҗемәләре ясалган иде. Тулаем алганда, бу зур гына файда китерде. Изге Язмаларны тагы да күбрәк кеше укый алды. Шулай да бу тәрҗемәләрнең күбесенә төгәллек җитми, һәм алар еш кына бер сүзне төрле сүзләр белән тәрҗемә итәләр. Мәсәлән, аларның кайберләрендә үлгән кешеләр, җан, Аллаһы исеме турындагы хакыйкатьләр төгәл бирелмәгән.

Шуңа күрә Аллаһы Сүзен яратучылар «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең татар телендә чыгарылуына шат. Йәһвә Шаһитләре бу яңа тәрҗемәнең чыгуын 2012 елның август аенда игълан иттеләр. Бу тәрҗемә бернинди диннең дә карашын яклап чыкмый, ул төгәл һәм борынгы телләрне белмәүчеләргә Изге Язмаларның тирәнлекләрен аңларга булыша. Әмма сез бу искиткеч тәрҗемә эше өчен кем җаваплы икәнен белергә телисездер.

Аллаһыны данлаучы тәрҗемәчеләр

«Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» 1950 елдан бирле бастырыла, ләкин татар телендә ул әле яңа гына чыкты. Ул вакытта аны инглиз телендә Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте бастырган. Бу халыкара җәмгыять озак вакыт дәвамында Изге Язмалар китапларын бастыра. Алар Изге Язмаларны Иске һәм Яңа Васыятьләргә аермаска булганнар. Бу яңа тәрҗемәнең исеме — аның үзенчәлекләренең берсе генә. «Күзәтү манарасы»ның 1950 ел, 15 сентябрь санында (ингл.) болай дип әйтелгән иде: «Тәрҗемә комитетындагы кешеләр... билгесез булып калырга теләкләрен белдерделәр, исән чакта да, үлгәч тә исемнәрен китермәскә теләделәр. Тәрҗемәнең максаты — тере хак Аллаһының исемен данлау».

«Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» тулысынча бер томлык китап булып инглиз телендә 1961 елда чыгарылды. Һәм аны тәрҗемә итүчеләрнең исемнәре бүгенге көнгә хәтле беленмичә калса да, аларның ниятләренә һәм Аллаһыга карата тугры булуларына шикләнмәскә була. 1984 ел басмасының кереш сүзләрендә болай дип әйтелгән иде: «Изге Язмаларны тәрҗемә итү Йәһвә Аллаһының фикерләрен һәм сүзләрен башка телдә җиткерү дигәнне аңлата... Бу эшне башкарган тәрҗемәчеләр, Изге Язмаларның авторын — Аллаһыны яратучы һәм аңардан куркучы кешеләр, Йәһвә алдында махсус җаваплылыкларын танып, аның фикерләрен һәм сүзләрен мөмкин кадәр төгәлрәк җиткерергә тырыштылар».

Шулай итеп, бу тәрҗемәне ясар өчен җаваплы комитет әгъзаларының ниятләре яхшы булган, әмма алар аны ясарга сәләтле булганмы соң? Кайбер скептик галимнәр тәрҗемәчеләрнең исемнәре һәм гыйльми дәрәҗәләре күрсәтелмәсә, бу хезмәт ышанычка лаек түгел һәм бу дилетант тәрҗемәсе дип саныйлар. Әмма кайбер галимнәр башкарак карашта тора. Мәсәлән, Алан Дати болай дип язган: «Изге Язмаларны кем тәрҗемә иткәне һәм кем бастырганы билгеле булса да, бу тәрҗемәнең сыйфатын билгеләргә булышырмы? Бәлки, әмма моның өчен вакыт кирәк. Чөнки башта тәрҗемәнең үзен тикшереп чыгасы бар» *.

Меңләгән укучы нәкъ шулай эшли дә. Бүгенге көнгә «Яңа дөнья тәрҗемәсе» өлешчә яки тулысынча 106 телгә тәрҗемә ителгән һәм 173 865 633 данә бас­тырылган. Бу тәрҗемәне укучы кешеләр аның нинди үзенчәлекләренә игътибар иткән?

Аллаһы исемен данлаучы тәрҗемә

Маттай 6:9 да әйтелгәнчә, ­Гайсә Мәсих үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Күктәге Атабыз! Исемең изге ителсен». Әмма күп кенә тәрҗемәләрдә Аллаһының исеме искә алынмый, һәм аны «Алла» яки «Раббы» дип кенә атыйлар. Ләкин төп нөсхәдә аның исеме язылган булган. Еврей Язмаларында Аллаһының исеме «Йәһвә» 7  000 тапкыр очрый (Яратылыш 2:4; Чыгыш 3:15, искәрмә). Еллар узгач, төрле хорафатлар аркасында еврейләр Аллаһы исемен кулланмый башлаганнар. Гайсәнең рәсүлләре үлгәч, моңа охшаш карашлар мәсихче җыелышка да үтеп кергән. (Рәсүлләр 20:29, 30; 1 Тимутигә 4:1 не чагыштыр.) Грек Язмаларын күчереп язучылар Аллаһының шәхси исемен, Йәһвәне, Ки́риос (Раббы) һәм Тео́с (Алла) дигән сүзләр белән алмаштыра башлаганнар.

«Яңа дөнья тәрҗемәсе»н ясаучылар, кыю адым ясап, Мәсихче Грек Язмаларында 237 урында Йәһвә исемен торгызганнар. Әмма бу исемне торгызганда, тәрҗемәчеләр үз теләкләренә түгел, ә җентекле тикшерүләргә нигезләнгәннәр. Мәсәлән, Лүк 4:18 дә өземтә итеп Ишагыйя 61:1 дәге сүзләр китерелә. Еврей телендәге төп нөсхәдә Ишагыйя китабының бу өзегендә Йәһвә исеме кулланыла *. Шуңа күрә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н ясаучылар Лүк 4:18 не болай итеп тәрҗемә иттеләр: «Йәһвә миңа үз рухын бирде, чөнки ул мине ярлыларга яхшы хәбәрне игълан итәр өчен майлады».

Аллаһы исемен куллану укучыга сүз Йәһвә Аллаһы турындамы яки аның бердәнбер Улы, Гайсә Мәсих турында барамы икәнен ачыкларга булыша. Мәсәлән, күп кенә тәрҗемәләрдә Маттай 22:44 тә: «Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте»,— дип язылган. Монда кем кемгә мөрәҗәгать итә? Маттай китабындагы бу өземтә Мәдхия 109:1 дән алынган, ә анда төп нөсхәдә Аллаһының шәхси исеме тора. Шуңа күрә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу шигырьдә болай диелгән: «Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— дип әйткән». Изге Язмаларда Йәһвә Аллаһы белән аның Улы арасында аерма бар икәне күрсәтелә (Марк 13:32; Яхъя 8:17, 18; 14:28). Бу аерманы аңлау бик мөһим, чөнки моңа коткарылуыбыз бәйле. «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр»,— диелгән Рәсүлләр 2:21 дә.

Төгәл һәм аңлаешлы

«Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең башка мөһим үзенчәлекләре дә бар. Бу тәрҗемә Весткотт һәм Хорт җентекләп эшкәрткән грек текстына нигезләнгән. Шуннан соң мөмкин кадәр төгәлрәк һәм оригиналь текстка якынрак, әмма шул ук вакыт гади, заманча телгә тәрҗемә ясар өчен бик зур эш башкарылды. Нәтиҗәдә, төп нөсхәнең күп кенә үзенчәлекләре һәм рухы сакланды, ә укучыга Изге Язмаларны тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирелде.

Мәсәлән, Римлыларга 13:1 гә игътибар итик. Монда рәсүл Паул мәсихчеләргә «өстен торучы хакимлеккә», ягъни идарә итүчеләргә, буйсынырга куша. Күп кенә тәрҗемәләрдә бу идарә итүчеләр «Аллаһы тарафыннан куелган» дип әйтелә (Инҗил, 2001 ел). Кайбер патшалар бу сүзләрне үзләренең мәрхәмәтсез идарә итүләрен аклар өчен кулланганнар. Әмма инглиз телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә, грек теленнән төгәл тәрҗемә ителеп, «гамәлдәге хакимлекләр Аллаһы биргән урыннарда торалар» дип әйтелә. Шулай итеп, Аллаһы бу дөнья җитәкчеләрен үзе сайламый, ул аларга үз урыннарында идарә итәргә рөхсәт итә генә.

«Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә грек фигыльләренең төрле үзенчәлекләре исәпкә алынган. Бүгенге телләрдә, фигыльне үзгәртеп, үткән, хәзерге яки киләчәк заман ясап була. Грек телендә фигыльләр шулай ук эш-хәл кыска вакытлы булганмы, үтәлгәнме яки дәвамлы булганмы икәнен күрсәтә. Мәсәлән, Гайсәнең Маттай 6:33 тә китерелгән сүзләренә игътибар итик. «Куегыз» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле монда дәвамлы хәрәкәтне аңлата. Шуңа күрә Гайсәнең сүзләре болай дип тәрҗемә ителгән: «Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм моның барысы сезгә бирелер». Маттай 7:7 дә дә моңа охшаш итеп тәрҗемә ителгән: «Бертуктаусыз сорагыз — һәм сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — һәм табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — һәм сезгә ачарлар» (Римлыларга 1:32; 6:2; Гәләтиялеләргә 5:15).

«Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә төп төшенчәләрне бер үк сүзләр белән тәрҗемә итәр өчен махсус тырышлыклар куелган. Мәсәлән, психе́ дигән грек сүзе һәрбер очракта «җан» дип тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә кайбер диннәр җан үлемсез дип өйрәтсә дә, укучы җан үлемсез түгел икәнен аңлый. Җан һәлак булырга я үләргә мөмкин (Маттай 2:20; Марк 3:4; Лүк 6:9; 17:33).

Аллаһы Сүзен һәркем укый ала

Мәсихче Грек Язмаларын татар телендә чыгару — бу әле башы гына. Киләчәктә Изге Язмаларны тулысынча тәрҗемә итү планлаштырыла. Татар телендәге тәрҗемә инглиз телендәге тәрҗемә кебек төгәл һәм эзлекле булыр дип ышанып буламы?

Әлбәттә. Чөнки тәрҗемә ясалганда, Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы бу эшне бик зур игътибар белән күзәтеп бара. Мондый акыллы карар кабул ителгән иде: Изге Язмаларның башка телләргә тәрҗемәсе төркем белән башкарылачак. Шуңа күрә күп кенә илләрдә Изге Язмаларны тәрҗемә итү төркемнәре оештырылган иде. Ә Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә Нью-Йоркта тәрҗемә итү төркемнәренә ярдәм күрсәтү бүлеге шул тәрҗемәчеләргә ярдәм итәр өчен, аларның сорауларына җавап бирә, тәрҗемәнең төгәллеген күзәтеп тора. Шулай ук эшне тизләтер өчен компьютер программасы ясалган иде. Тәрҗемә эше күп тырышлыклар таләп итә. Шулай да бу программа аларга бик мөһим максатка ирешергә булыша: тәрҗемә инглиз телендәге текст кебек төгәл һәм эзлекле булып чыга. Ул шулай ук тәрҗемәчеләргә грек һәм еврей сүзләренең инглиз телендәге тәрҗемәсен күрсәтә. Шуңа күрә тәрҗемәчеләргә туган телләрендә сүз табу җиңелрәк.

Моның барысы никадәр зур ярдәм биргәнен үзегез күрә аласыз. Моның өчен «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н үзегез тикшереп чыгыгыз. Сез бу тәрҗемәне шушы брошюраны бастыручылардан сорый аласыз. Сез шулай ук бу басманың күп кенә үзенчәлекләренә игътибар итәрсез: укыр өчен уңайлы шрифт, шигырьне тизрәк табарга ярдәм итүче колонтитуллар, тулы карталар һәм кушымталар. Ә иң мөһиме шул: сез бу тәрҗемәне анда Аллаһының сүзләре төгәл һәм аңлаешлы телдә язылганына бер дә шикләнмичә укый алачаксыз.

^ 9 абз. Бер Изге Язмалар китабының тышлыгында болай дип язылган: «Без бернинди тикшерүчеләрнең исемнәрен китермибез, чөнки без Аллаһы Сүзе үзенең сыйфатын үзе күрсәтергә тиеш дип саныйбыз» (Reference Edition (1971) of the «New American Standard Bible»).

^ 13 абз. Грек Язмалары өчен Еврей Язмаларының өземтәләрен Грек Септуагинтасы тәрҗемәсеннән алалар. Септуагинтаның соңгы копияләрендә Аллаһы исеме булмаганга күрә, күп тикшерүчеләр Мәсихче Грек Язмаларыннан да Аллаһы исеме юк ителергә тиеш диләр. Әмма Септуагинтаның сакланып калган борынгы копияләрендә Йәһвә исеменең еврейчә формасы очрый. Бу Йәһвә исемен Грек Язмаларында торгызыр өчен нык дәлил булып тора.

[27 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны язучылар, рәсүл Паул сыман, гади һәм аңлаешлы итеп язганнар

[28, 29 битләрдәге иллюстрация]

«Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең үзенчәлекләре:

Мөмкин кадәр төгәлрәк һәм оригиналь текстка якынрак, әмма шул ук вакыт гади, заманча телгә тәрҗемә ясар өчен бик зур эш башкарылды

Уңайлы шрифт укуны җиңеләйтә

Колонтитуллар шигырьне тизрәк табарга ярдәм итә

Тулы карталар укучыларга Изге Язмалардагы географияне яхшырак аңларга булыша

[30 биттәге иллюстрация]

«Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең аңлаешлы булуы мәсихче хезмәттә зур файда китерә