Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

НИ ӨЧЕН динчел католик гаиләсендә үскән һәм хөкем итү органнарында югары постка ия булган кеше Йәһвә Шаһите булып киткән? Террористны көч кулланудан баш тартырга һәм үз тормышын Аллаһыга багышларга нәрсә этәргән? Бу кешеләрнең тормышлары турында укып чыгыгыз.

«Мин нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен яхшырак аңлый башладым». (СЕБАШТИАН АЛВИШ ЖУНКЕЙРА).

ТУУ ЕЛЫ: 1946

ТУГАН ИЛЕ: БРАЗИЛИЯ

ҮТКӘНДӘ: СУДЬЯ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Минем гаиләм Пикети шәһәреннән алты километр ераклыкта урнашкан авылда яшәде. Әти-әниемнең кечкенә фермалары булганга, безнең бөтен кирәкле нәрсә булды. Мин укырга йөргән мәктәп Пикети шәһәрендә иде, шуңа күрә юлымны җиңеләйтер өчен, мин иске велосипед сатып алдым. Без яшәгән урында кешеләр ярлы булса да, шәһәр чиста иде һәм җинаятьчелек киң таралмаган иде. Кешеләрнең күбесе хәрби кораллар чыгаручы фабрикада эшли иде.

Мин тырыш булдым һәм якындагы шәһәрдә Хәрби авиация училищесына укырга керергә булдым. 1966 елда сержант званиесен алып, мин училищены тәмамладым. Аннары юридик академиядә укыдым һәм юрист дипломы алдым. Соңрак полиция башлыгы урынына заявление яздым. 1976 елда мин хөкүмәт тестын бирдем, һәм мине эшкә алдылар. Кайчакта мин төрмә башлыгы булып эшләдем. Анда эшләгәндә еш кына Йәһвә Шаһитләре килеп, төрмәдә утыручыларга вәгазьләр өчен рөхсәт сорыйлар иде. Алар Изге Язмалардагы хәбәрне миңа да сөйләде. Мин Аллаһыны бик хөрмәт итә идем. Аның исеме Йәһвә һәм аның белән дуслык үстереп була икәнен белгәч, бу миңа бик тәэсир итте.

Акрынлап мин эшемдә тагы да зуррак уңышларга ирештем. 1981 елда мин тагын бер хөкүмәт имтиханын бирдем һәм штат судьясы булдым. Аннары 2005 елда мине Сан-Паулу аппеляцион судында судья итеп билгеләделәр.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Юридик академияне тәмамлаганнан соң, мин Изге Язмаларны укый башлаган идем. Бу минем фикер йөртүемне бик нык үзгәртте. Мин динчел католик идем. Безнең туганнарыбыз арасында руханилар һәм епископ бар иде, һәм мин месса вакытында руханига булыша идем. Ул вәгазен башлар алдыннан мин догалыктан берәр өзекне укый идем. Гадәттә, католик гаиләләрендә Изге Язмаларны укымыйлар. Әнием минем Изге Язмаларны укуымны белгәч, бик нык борчыла башлады. Акылдан язарсың дип, ул минем рухымны төшерергә тырышты. Шулай да мин укуымны дәвам иттем, чөнки бернинди начарлык күрми идем.

Изге Язмаларны укырга мине кызыксынуым дәртләндерә иде. Минем руханилар һәм аларның чиркәүдәге эшләре турында күбрәк беләсем килә иде. Шулай ук мин азатлык теологиясе хәрәкәте турында укый башладым, әмма анда катнашучыларның дәлилләре һәм логикалары ачык түгел иде, һәм мин бернәрсә дә аңламый идем.

Шул ук вакытта, минем теш табибым — буддист — үзендәге бер китапны миңа тәкъдим итте. Бу китапның исеме «Кеше эволюция яки барлыкка китерү аша булдырылганмы?» * иде. Мин бу китапны Чарльз Дарвинның «Төрләрнең килеп чыгуы» китабы белән бергә укырга кызык булыр дип уйладым. «Кеше эволюция яки барлыкка китерү аша булдырылганмы?» китабындагы дәлилләр көчле, акылга ятышлы һәм ышанычлы иде. Эволюция теориясенең нигезсез булуына минем шикләрем калмады.

Барлыкка китерү турындагы китапны уку минем кызыксынуымны тагы да үстерде. Минем Йәһвә Шаһитләре бастырган башка китапларны да укыйсым килде. Миңа авиация училищесындагы бер механик — Йәһвә Шаһите диделәр. Аның белән сөйләшкәч, ул миңа укыр өчен китаплар бирде. Әмма шул ук вакыт мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдимне кире кага идем. Мин үзем өйрәнә алам дип уйладым.

Изге Язмаларны укый башлаганда, мин инде өйләнгән идем, шуңа күрә аны гаиләм белән бергә уку акыллы булыр дип уйладым. Һәр атна безнең гаилә өйрәнүе булды, һәм без бергә Изге Язмаларны укый идек. Без католиклар булганга, гаиләм руханилар һәм епископлар белән аралаша иде. Яхъя 14:6 дагы сүзләр минем игътибарымны җәлеп итте. Анда мондый сүзләр язылган: «Гайсә болай диде [шәкерте Томаска]: „Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми“». Бу сорауны җентекләп тикшергәннән соң, мин безнең котылуыбыз Йәһвәдән килә һәм Гайсә Мәсих аша мөмкин икәненә инандым. Ә безне котылуыбыз руханилардан тора дип өйрәткәннәр иде.

Изге Язмалардагы башка ике өзек минем католик чиркәвенә һәм аның тәгълиматларына карашымны үзгәртте. Аларның берсе Гыйбрәтле сүзләр 1:7, анда болай дип язылган: «Гыйлемнең башы — Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; зирәклекне һәм киңәш-нәсыйхәтне фәкать ахмаклар гына хакәрәт итә». Ә икенчесе Ягъкуб 1:5: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә, аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә бирүче Аллаһыдан сорасын, һәм аңа биреләчәк». Мин белемгә һәм зирәклеккә бик нык сусадым, һәм бу сусауны чиркәүдә басып булмый иде. Шуның өчен мин анда йөрми башладым.

1980 елны минем хатыным Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Мин өйдә булганда, һәрвакыт өйрәнүгә кушыла идем. Вакыт узу белән мин дә Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Ләкин без Йәһвә Шаһитләре буларак суга чумдырылу үткәнче, күп вакыт узды. Минем хатыным 1994 елда суга чумдырылды, ә мин — 1998 елда.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Безнең дүрт балабыз Йәһвә принциплары буенча тәрбияләнделәр (Эфеслеләргә 6:4). Безнең ике улыбыз бар, алар икесе дә үз җыелышларында башка Йәһвә Шаһитләренең рухи ихтыяҗлары турында кайгырталар. Ә ике кызыбыз вәгазь эшендә бик ашкынучан. Минем хатыным кешеләргә Изге Язмаларны өйрәнергә булышыр өчен, һәр ай күп сәгатьләр багышлый. Мин исә җирле җыелышта мәсихче өлкән булып хезмәт итеп шатлык табам.

Йәһвә Шаһитләренең берсе булып киткәч, мин нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен яхшырак аңлый башладым. Судья буларак мин Йәһвәдән үрнәк алырга тырышам. Судта төрле сорауларны чишкәндә, мин бөтен шартларны исәпкә алырга, уйлап эш итәргә һәм гаепне җиңеләйтә торган шартлар ачылганда кызганучан булырга тырышам.

Миңа көч куллану, җинаятьчелек, бала мәсхәрә итү һәм башка җинаять эшләрен чишәргә туры килде. Ләкин минем сизгерлегем кимемәде. Яңалыкларны караганда, кансыз әхлакый бозылуга һәм азгынлыкка баткан дөньядан мин имәнеп калам. Мин җинаятьчелекнең ни өчен үсә барганын һәм киләчәктә яхшы тормыш булачагын белдем, моның өчен мин Йәһвәгә бик рәхмәтле.

«Төрмә мине үзгәртмәде». (КИТ ВУДС).

ТУУ ЕЛЫ: 1961

ТУГАН ИЛЕ: ТӨНЬЯК ИРЛАНДИЯ

ҮТКӘНДӘ: ТЕРРОРИСТ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин 1961 елда Төньяк Ирландиядәге Портадаун шәһәрендә тудым. Минем әти-әнием протестантлар иде, һәм мин католиклар да, протестантлар да яшәгән җирдә үстем. Анда күп гаиләләр ярлы иде. Ләкин акчабыз күп булмаса да, без барыбыз да тату яшәдек.

Минем тормышым горурланырлык булмады. 1974 елда мин Төньяк Ирландиядәге чуалышларда катнаштым. Якынча шул вакытта безнең якларда хәлләр начарая башлады. Мәсәлән, бер тапкыр кич белән минем әтием — Ольстердагы келәм фабрикасының башлыгы — безнең күршедә яшәүче ике яшь католик егетен өйрәтә иде. Шул вакытта кемдер шул католик егетләренең өйләренә, кунак бүлмәсендәге тәрәзә аша, бомба ыргытты, аларның әти-әниләре һәм энеләре үлде.

Авырлыклар көчәя барды, һәм ачык сугыш башланды. Протестантлар католик өйләрен яндырдылар, ә католиклар протестантларны куып чыгарырга тырыштылар. Без яшәгән урында протестантлар гына калды. Шуннан соң мине кулга алдылар һәм терактларда катнашканым өчен өч елга төрмәгә утырттылар.

Төрмәдә мин бер тоткын белән дуслашып киттем, ул лоялистлар хәрәкәтендә яхшы билгеле кеше иде. Без бертуганнар сыман булып киттек, һәм соңыннан мин аның туенда шаһит булдым. Төрмә мине дә, аны да үзгәртмәде. Төрмәдән чыккач, без үзебезнең сәяси хәрәкәтләребезгә кайттык, әмма хәзер тагы да күбрәк катнаша башладык. Нәтиҗәдә, минем дустым яңадан төрмәгә эләкте. Бу очракта аны анда үтерделәр.

Мине дә үтерергә теләделәр, һәм бер тапкыр минем машинамны шартлаттылар. Әмма бу очраклар минем «Аллаһы һәм Ольстер өчен» дигән кампаниядә тагын да күбрәк катнашырга тәвәккәллегемне ныгытты гына.

Мин чуалышлар турындагы документаль фильм ясарга булыштым, һәм аны британ телевидениесендә күрсәттеләр. Бу фильм миңа авырлыклар өстәде. Мәсәлән, бер кичне өйгә кайткач, хатынымның мине ташлап киткәнен аңладым. Тиздән шул телетапшыру аркасында миннән улымны алдылар. Көзгегә карап, мин болай дип әйтеп куйдым: «Аллаһы, син булсаң, булыш миңа».

Икенче шимбә көнне мин Пол исемле бер танышымны очраттым, ул Йәһвә Шаһите булып киткән иде. Ул миңа Изге Язмалар турында сөйли башлады. Ике көннән соң Пол миңа «Күзәтү манарасы» журналын бирде. Андагы бер мәкаләдә Гайсәнең Яхъя 18:36 да язылган сүзләре китерелгән иде: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул». Бу сүзләр миңа бик тәэсир итте. Шул көннән башлап минем тормышым үзгәрә башлады.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Пол минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Соңрак Билл исемле икенче Йәһвә Шаһите өйрәнүне дәвам итте. Минем белән өйрәнергә бик авыр иде, минем сорауларым бик күп булды! Билл дөрес сөйләми икәнен раслар өчен, мин төрле дин кешеләрен өемә чакыра идем. Ләкин Аллаһы Сүзендәге хакыйкать җиңеп чыкты.

Бер тапкыр мин Биллга миңа өйрәнүгә килмәскә дип әйттем, чөнки мин яшәгән урын тирәсендә юллар ябылган иде, һәм аның машинасын алып китеп яндырырлар иде. Әмма Билл барыбер өйрәнүгә килде. Ул үз машинасын өйдә калдырып, велосипедта килде. Ә аны кем алып китсен инде? Икенче очракта мин Билл белән өйдә Изге Язмаларны өйрәнеп утырганда, полиция һәм хәрби хезмәткәрләр мине кулга алырга дип килделәр. Алар мине алып киткән вакытта Билл миңа Йәһвәгә таян дип әйтте. Бу очраклар миңа бик нык тәэсир итте.

Мин беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залындагы очрашуга килгәч, кайберәүләр аптырашта калгандыр. Минем чәчләрем озын, ә колагымда алка иде, һәм мин нинди сәяси хәрәкәттә катнашканымны күрсәтүче күн куртка кигән идем. Ләкин мин Йәһвә Шаһитләренең миңа яхшы карашта булуларына ышанып бетә алмый идем. Аларның ягымлылыгы миңа бик зур йогынты ясады.

Изге Язмаларны өйрәнсәм дә, мин элеккеге дусларым белән аралашуымны дәвам итә идем. Ләкин Изге Язмалардан белгән хакыйкать минем йөрәгемә тагы да тирәнрәк сеңә башлады. Мин шуны аңладым: әгәр дә мин Йәһвәгә хезмәт итәргә теләсәм, мин сәяси карашларымны һәм дусларымны алмаштырырга тиеш. Бу җиңел булмады. Әмма Изге Язмалар турында күбрәк белгән саен һәм Йәһвәдән көч сорап, мин үзгәрешләр ясый алдым. Мин чәчләремне кистердем, алкамны салдым һәм костюм сатып алдым. Алган белемнәрем миңа башка кешеләргә карашымны да үзгәртергә булышты.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин җинаятьче һәм террорист идем. Мине безнең хөкем итү органнарында яхшы беләләр иде. Хәзер инде хәл үзгәрде. Мәсәлән, мин беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләренең Наван шәһәрендә узган конгрессына барганда, полиция хезмәткәрләре мине Ирландия һәм Төньяк Ирландия аша бөтен юл буе саклап барды. Хәзер инде мин конгресска сак астында йөрмим. Моннан тыш мин имандашларым Пол һәм Билл белән, шулай ук җыелыштагы башка кардәшләр белән вәгазь эшендә кыенлыкларсыз катнашам.

Тормышым яхшы якка үзгәргәч, мин Йәһвә Шаһите булып киттем. Җыелышта мин Луис исемле апа-кардәшне очраттым, һәм без өйләнештек. Моннан тыш хәзер мин улым белән аралаша алам.

Артка борылып караганда, мин башкаларга авырту һәм начарлык китергәнемә үкенәм. Ләкин мин шуңа инандым: Изге Язмалар минем сыман кешеләргә тормышларындагы ялгыш эшләрдән азат ителеп, яшәү мәгънәсе һәм өмет табарга булыша ала.

[Искәрмә]

^ 12 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Хәзер бастырылмый.

[12 биттәге текст эчендә булган рамка]

Әнием минем Изге Язмаларны укуымны белгәч, бик нык борчыла башлады