Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыны яхшырак белегез

Йәһвә гаделсезлекне нәфрәт итә

Йәһвә гаделсезлекне нәфрәт итә

«БЕР кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәгазьче 8:9). Бу 3 000 ел элек язылган сүзләр нәкъ без яшәгән дөньяны сурәтли. Кешеләр нинди генә дәрәҗәгә ия булсалар да, кайда гына яшәсәләр дә, хакимияттән законсыз файдаланалар. Һәм еш кына аларның корбаннары — көчсез һәм ярлы кешеләр. Йәһвә Аллаһы бу гаделсезлеккә ничек карый? Җавапны Йәзәкил 22:6, 7, 31 дә табабыз. (Укыгыз *.)

Йәһвә исраиллеләргә биргән Канунында хакимлеккә ия булганнар беркайчан да үз вәкаләтләрен законсыз файдаланырга тиеш түгел дип ачык әйткән. Башлыклар түбән дәрәҗәдәге кешеләр һәм ярлылар белән игелек һәм игътибар күрсәтеп мөгамәлә итәргә тиеш булганнар. Шул чакта гына Аллаһы халыкны фатихалар иде (Канун 27:19; 28:15, 45). Әмма Йәзәкил көннәрендә Иерусалим һәм Яһүд башлыклары әшәке эшләр кылып хакимлекләрен дөрес кулланмаган. Алар нәрсә эшләгән?

Мирзалары «үз кулына кан коярга ирек биргән» (6 нчы шигырь). «Кул» көч яки хакимлекне символлаштыра. Башка бер тәрҗемәдә бу шигырь болай дип тәрҗемә ителә: «Исраил мирзалары... хакимлекләрен кан кою өчен кулланган». Закон кушканча эшләргә һәм башкаларны да шулай эш итәргә дәртләндерергә тиеш булган башлыклар хакимлекләрен законсыз файдалана һәм гаепсез кешеләрне үтерә. Шулай булгач, кайдан гаделлек булсын инде?

Шуннан Йәзәкил, күрәсең, башлыкларны гына түгел, ә шулай ук Йәһвә канунына буйсынмауда аларга иярүчеләрне дә сурәтли. «Алар ата-аналарын хөрмәт итми»,— дип әйтә Йәзәкил (7 нче шигырь). Йәһвә әти-әниләргә биргән хакимлекне танымыйча, алар җәмгыятьнең нигезе булып торган нык гаиләләрне какшаткан (Чыгыш 20:12).

Явыз кешеләр яклаучылары булмаган кешеләрне җәберләгән. Шулай эшләп алар Аллаһының яратуга нигезләнгән Канунын санга сукмауларын күрсәткән. Мәсәлән, Аллаһы Кануны исраиллеләргә үзләре арасында яшәгән башка халык кешеләренә аерым кайгырту күрсәтергә кушкан (Чыгыш 22:21; 23:9; Левиләр 19:33, 34). Әмма алар «читтән килгән кешеләрне алдаган» (7 нче шигырь).

Исраиллеләр шулай ук яклаучылары булмаган «ятимнәр һәм тол хатыннар белән» начар мөгамәлә кылган (7 нче шигырь). Йәһвә әти-әнисен я тормыш иптәшен югалткан кешеләрнең ихтыяҗларына аеруча игътибарлы. Аллаһы ярдәмсез бала яки тол хатынны җәберләүчеләргә үзем хөкем чыгарачакмын дип вәгъдә биргән (Чыгыш 22:22—24).

Ничек кенә булмасын, Йәзәкил көннәрендә исраиллеләр яратуга нигезләнгән Аллаһы канунын пычракка салып таптаганнар. Йәһвә нәрсә эшләячәк? «Мин аларга хөкем чыгарырмын»,— дип вәгъдә итә ул (31 нче шигырь). Үз сүзенә тугры булып, Йәһвә бабыллыларга б. э. к. 607 елны Иерусалимны җимереп, андагы халыкны коллыкка алып китәргә рөхсәт иткән.

Без Йәзәкилнең сүзләреннән ике сабак алабыз: беренчедән, Йәһвә гаделсезлекне нәфрәт итә, икенчедән, ул гаделсезлектән зыян күргән кешеләрне кызгана. Аллаһы үзгәрмәгән (Малахий 3:6). Ул тиздән гаделсезлекне һәм аны кабызып җибәрүчеләрне юкка чыгарырга сүз бирә (Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22). Гаделлекне яратучы Аллаһы турында һәм аңа ничек якынлашып була икәне турында күбрәк белергә телисезме? (Мәдхия 36:28).

[Искәрмә]

^ 3 абз. Йәзәкил 22:6, 7, 31: «Менә, синдәге Исраилнең мирзалары — һәркем үз кулына кан коярга ирек бирә... Алар ата-аналарын хөрмәт итми, читтән килгән кешеләрне алдый, ятимнәр һәм тол хатыннар белән начар мөгамәлә кыла... Шуңа күрә мин аларга хөкем чыгарырмын».

[32 биттәге текст эчендә булган рамка]

Йәһвә хакимлеккә ия булган кешеләр беркайчан да үз вәкаләтләрен законсыз файдаланырга тиеш түгел дип ачык әйткән