Могҗизаларның булуы мөмкинме? Киң таралган өч каршылык
Могҗизаларның булуы мөмкинме? Киң таралган өч каршылык
БЕРЕНЧЕ КАРШЫЛЫК: могҗизалар табигать кануннарына каршы килә, шуның өчен аларның булуы мөмкин түгел. Безнең табигать кануннарын аңлавыбыз галимнәрнең табигать күзәтүләренә нигезләнгән. Әмма бу кануннар телнең грамматик кагыйдәләре белән охшаш: кагыйдәнең чыгармалары булуы ихтимал. Чынлыкта, бу «кагыйдәләрне» аңлавыбыз бик чикләнгән булырга мөмкин (Әюб 38:4). Үз эшенә бирелгән галим бөтен тормышын берәр табигать канунын өйрәнүгә сарыф итә ала. Әмма бу канунга үз карашын үзгәртер өчен аңа бер «чыгарма» да җитәрлек. Мәсәлән, аккошлар ак була дигән теорияне бер кара аккош та юкка чыгарырга мөмкин.
Кайбер нәрсәләрне белмәгәндә, хаталы нәтиҗәгә килеп була. Фәлсәфәче Джон Локк (1632—1704), нидерланд илчесе турында бер кызыклы хикәя сөйләгән булган. Бу илче Сиам патшасына үз иле Голландия турында сөйләгәндә, фил кайвакыт су буйлап йөри ала дип әйткән. Патша моңа ышанмаган һәм илче алдый дип уйлаган. Әмма илче патша беркайчан да белмәгән нәрсә турында сөйләгән: су катып бозга әйләнгәндә, боз филнең авырлыгына чыдый ала. Патша кайбер нәрсәне белмәгән, шуңа күрә бу мөмкин түгел дип уйлаган.
Бүгенге кайбер казанышлар берничә дистә ел элек мөмкин түгел булып күренер иде:
● Самолет Нью-Йорктан Сингапурга кадәр, сәгатенә 900 километр тизлек белән, туктамыйча, 800 дән артык пассажирны күчерә ала.
● Төрле континентларда яшәүче кешеләр видео элемтә аша бер-берсен күреп сөйләшә алалар.
● Меңләгән җырлар шырпы тартмасыннан да кечерәк җайланмада урнаша ала.
● Хирурглар йөрәк һәм башка органнар трансплантациясен ясый алалар.
Бу мисаллардан без нинди логик нәтиҗәгә киләбез? Чыннан да, әгәр дә кешеләр берничә ел элек мөмкин түгел дип күренгән нәрсәләрне булдыра ала икән, бигрәк тә Аллаһы — Галәмне һәм анда булган бар нәрсәне Барлыкка Китерүче — искиткеч эшләрне булдыра ала. Бу эшләрне кешеләр тулысынча аңлап та бетерми һәм аның эшләгәннәренә охшаш берәр нәрсәне үзләре булдыра да алмый * (Яратылыш 18:14; Маттай 19:26).
ИКЕНЧЕ КАРШЫЛЫК: Изге Язмалардагы могҗизалар кешеләрне диндар итәр өчен язылган. Изге Язмаларда без бөтен могҗизаларга ышанырга тиеш дип әйтелми. Киресенчә, Изге Язмалар безне могҗизаларга һәм галәмәтләргә ышануда сак булырга өнди. Бу кисәтүгә игътибар итегезче: «Ә канунсыз затның килү чоры Шайтан тәэсире астында булачак. Шайтан аңа кодрәтле эшләр, ялган галәмәтләр белән могҗизалы күренешләр башкарырга һәм гаделсезлек тудырып төрлечә алдарга көч бирәчәк» (2 Тисалуникәлеләргә 2:9, 10).
Гайсә пәйгамбәр дә күпләр үзләрен аның шәкерте дип атасалар да, аның чын шәкертләре булмаслар дип әйткән. Күбесе хәтта: «Хуҗам, Хуҗам, әллә без синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекме? Әллә синең Маттай 7:22). Ләкин Гайсә андый кешеләрне үз шәкертләре итеп кабул итмәячәк дигән (Маттай 7:23). Моннан шунысы күренә: Гайсә өйрәткәнчә, бөтен могҗизалар да, яки кодрәтле эшләр, Аллаһыдан түгел.
исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмы? Әллә синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр башкармадыкмы?» — дип аңа әйтәчәк (Аллаһы үз хезмәтчеләренә иманнарын могҗизаларга гына нигезләргә кушмый. Киресенчә, аларның иманнары дәлилләргә нигезләнергә тиеш (Еврейләргә 11:1).
Әйдәгез, Инҗилдәге яхшы билгеле могҗизаларның берсенә — Гайсә Мәсихнең терелүе турындагы могҗизага игътибар итик. Бу вакыйгадан соң берничә ел үткәч, Көринт шәһәрендә яшәгән кайбер мәсихчеләр Гайсәнең үледән терелтелгәненә шикләнә башлаган. Рәсүл Паул бу мәсихчеләргә ничек булышкан? Ул: «Иманыгыз кайда?» — дип кенә әйткәнме? Юк. Ул аларга ышанычлы дәлилләрне исләренә төшергән. Гайсә турында ул болай дип әйткән: «[Ул] җирләнгән булган һәм, Язмаларда әйтелгәнчә, өченче көнне үледән терелеп торган; ул Кифаска, соңрак унике рәсүлгә күренгән. Шуннан соң берьюлы биш йөздән артык кардәшкә күренгән. Аларның күбесе әле дә исән-сау» (1 Көринтлеләргә 15:4—8).
Бу мәсихчеләр шул могҗизага ышанамы яки юкмы икәне мөһим булганмы? Паул болай дип дәвам итә: «Ә Мәсих терелмәгән икән, вәгазебез дә, иман итүебез дә юкка гына булып чыга» (1 Көринтлеләргә 15:14). Паул бу сорауга җитди караган: Гайсәнең терелтелүе я булган, я юк. Әмма Паул бу чынбарлык икәнен белгән, чөнки ул вакытта әле исән булган меңләгән кеше моны үз күзләре белән күргән булган. Дөресен генә әйткәндә, бу шаһитләр күргәннәреннән баш тартканчы, үләргә әзер булган (1 Көринтлеләргә 15:17—19).
ӨЧЕНЧЕ КАРШЫЛЫК: могҗизалар — белемсез кешеләр аңламаган табигать күренешләре генә. Кайбер галимнәр Изге Язмалардагы могҗизаларны Аллаһы катнашмаган табигать күренешләре генә дип аңлатырга тырышалар. Аларның фикеренчә, могҗизалар Изге Язмаларны ышанычлырак итә. Чыннан да, табигать күренешләре, мәсәлән, җир тетрәүләр, эпидемияләр, убылмалар, кайбер могҗизалар белән бәйле булырга мөмкин. Ләкин бу фикерләрнең бер охшаш ягы бар: бу галимнәр Изге Язмалардагы могҗизалар нинди вакытта булганын исәпкә алмыйлар.
Мәсәлән, кайберәүләр, Мисырга беренче җәза килгәндә, Нил елгасының канга әверелү сәбәбен болай аңлаталар: имеш, кызгылт туфрак белән флагеллантлар дип аталган микроорганизмнар бергә кушылып, елгага юылып төшкән. Ләкин Изге Язмаларда язылганча, елга кызыл сазга түгел, ә канга әверелгән. Игътибар белән Чыгыш 7:14—21 не укысак, бу могҗиза Һарун, Муса пәйгамбәр кушкач, Нил елгасына үз таягы белән суккан вакытта булган икәне күренә. Елганың әверелүе табигать күренеше аркасында булган булса да, моның нәкъ Һарун елгага суккан вакытта булуы үзеннән-үзе могҗиза булган!
Могҗизаның булган вакыты мөһим икәнлеген икенче мисал күрсәтә. Исраил халкы Вәгъдә ителгән җиргә керергә җыенганда, Үрдүн елгасы үз ярларыннан ташып чыккан, һәм алар юлларын дәвам итә алмаган. Изге Язмалар алга таба нәрсә булганын әйтә: «Сандыкны алып баручылар Үрдүн елгасына барып җиткән вакытта һәм сандыкны алып барган руханиларның аяклары суга керү белән, өстән аккан сулар тукталып калды. Сулар еракта, Адәм шәһәре янында, буа сыман тукталды» (Ешуа 3:15, 16). Бу могҗиза җир тетрәү яки убылма нәтиҗәсендә булганмы? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Әмма бу очракның вакыты могҗизалы булган. Бу нәкъ Йәһвә әйткән вакытта үтәлгән (Ешуа 3:7, 8, 13).
Шулай итеп, могҗизаларның булуы мөмкинме? Изге Язмаларда мөмкин дип әйтелә. Анда язылганча, алар табигать күренеше генә түгел. Чыннан да, могҗизалар һәр көн булмаганга гына, алар мөмкин түгел дип әйтү акыллымы?
[Искәрмә]
^ 9 абз. Аллаһының барлыгы турында шикләрегез булса, «Аллаһы безне яратамы?» һәм «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраларны карагыз яисә сезгә шушы басманы биргән кешегә мөрәҗәгать итегез.
[5 биттәге иллюстрация]
Дистәләгән еллар элек күпләр кешеләрнең сәгатькә берничә йөз километр тизлек белән оча алуын күз алдына да китерә алмаган