Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Могҗизалар. Ни өчен алар белән кызыксынырга кирәк?

Могҗизалар. Ни өчен алар белән кызыксынырга кирәк?

Могҗизалар. Ни өчен алар белән кызыксынырга кирәк?

«Могҗизалар, үз аңлатмасы буенча, фәннәр принципларына каршы килә» (РИЧАРД ДОКИНЗ, ФӘННӘРНЕ ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ БУЕНЧА ЭЛЕККЕГЕ ПРОФЕССОР).

«Могҗизаларга ышану тулысынча нигезле. Могҗизалар иманга каршы килми, алар Аллаһы үзенең барлыкка китергән нәрсәләрен ярата һәм алар турында кайгырта икәнен күрсәтә» (РОБЕРТ ЛАРМЕР, ФӘЛСӘФӘ ПРОФЕССОРЫ).

«СЕЗ могҗизаларга ышанасызмы?» Өстә китерелгән сүзләрдән күренгәнчә, төрле кеше бу сорауга төрлечә җавап бирер. Әмма сез бу сорауга ничек җавап бирер идегез?

Сез: «Әйе, мин ышанам»,— дип, җавап бирергә икеләнеп торасыздыр. Бәлки, сез үзегезне хорафатка ышанучы яки белемсез кеше итеп күрсәтермен дип уйлыйсыздыр. Күпләр шулай уйлый.

Яки сез могҗизалар чынбарлыкта була ала икәненә шикләнмисездер. Сез Тәүратта язылган могҗизаларга, мәсәлән, Муса пәйгамбәрнең Кызыл диңгезне аерганына ышанасыздыр. Сез шулай ук могҗизалар безнең вакытларда да була дип саныйсыздыр. Күптән түгел булган тикшерү шуны күрсәтте: «Көнбатышта яшәгән халыкның зур өлеше — мәсәлән, Кушма Штатларда яшәүчеләрнең 75 проценты һәм Британиядә яшәүчеләрнең 38 проценты — могҗизаларга әле дә ышаналар» («The Cambridge Companion to Miracles»). Моннан тыш, могҗизаларга мәсихчеләр генә түгел, а башкалар да ышана. Бер белешмәлек буенча, могҗизалы очракларга ышану — «бөтен диннәрнең диярлек үзенчәлеге» («Britannica Encyclopedia of World Religions»).

Ә бәлки, сез: «Мин белмим, бу мине кызыксындырмый! Могҗизалар минем тормышымда булмый!» — диярсез. Чыннан да, ни өчен сезгә могҗизалар белән кызыксынырга кирәк?

Күз алдыгызга китерегез: сезнең дәвалап булмый торган чирегез бар, ди. Һәм сез атаклы медик журналда чирегезне дәвалый ала торган яңа дару турында укыдыгыз. Вакыт һәм көч бүлеп куеп, сез бу дару чыннан да булыша аламы икәнен тикшермәс идегезме? Ә Изге Язмалар гаҗәеп могҗизалар булачагын вәгъдә итә. Алар җирдә яшәгән һәр кешегә тәэсир итәчәк. Ни өчен бу вәгъдәнең ышанычлы булуын тикшереп чыгар өчен әзрәк вакыт бүлеп куймаска?

Әмма вәгъдә ителгән могҗизаларны тикшергәнче, әйдәгез, башта могҗизаларга кагылышлы киң таралган өч сорауга җавап табыйк.

[3 биттәге рамка]

МОГҖИЗА НӘРСӘ УЛ?

Кеше акылыннан өстен һәм табигать законнарына бәйле булмаган күренеш. Аны, гадәттә, табигатьтән өстен көч булдыра дип саныйлар