Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Изге Язмалардагы могҗизаларга ышана аласызмы?

Сез Изге Язмалардагы могҗизаларга ышана аласызмы?

Сез Изге Язмалардагы могҗизаларга ышана аласызмы?

СЕЗГӘ искиткеч очрак сөйләделәр ди. Сез бу очракка ышанырсызмы? Бу сөйләгән кешенең абруена бәйле булыр. Кешегә ышаныргамы-юкмы — аның ничек сөйләвеннән генә түгел, әмма шулай ук аны кем дип беләләр икәненнән тора. Моннан ары әгәр дә ул еллар буе, һәрвакыт хак булганны гына сөйләгән булса һәм сезне беркайчан да алдамаган булса, аның хәзерге әйткән сүзләренә сез һичшиксез ышанырсыз.

Изге Язмаларда язылган могҗизалар турында да шуны ук әйтеп була. Бу вакыйгаларны без үз күзләребез белән күрмәдек. Әмма без Изге Язмалардагы очраклар ышанычка лаекмы-юкмы икәнен белә алабыз. Ничек итеп? Әйдәгез, Изге Язмалардагы могҗизаларга ышаныч өстәгән кайбер якларны карап чыгыйк.

Күп могҗизаларны кешеләр үзләре күреп торган. Кайчак могҗизаларны меңнәрчә, яки хәтта миллионнарча, кеше күргән (Чыгыш 14:21—31; 19:16—19). Алар сер итеп, кеше күрмәгәндә, үтәлмәгән.

Могҗизалар гадилек белән аерылып торганнар. Могҗизалар булганда, махсус җайланма, алдаучы яктырткычлар кулланып, тамаша күрсәтелмәгән. Күбесенчә, Изге Язмаларда язылган могҗизалар көтелмәгәндә һәм кайберәүләрнең үтенечләре буенча башкарылган (Марк 5:25—29; Лүк 7:11—16). Андый очракларда могҗизаларны алдан планлаштырып булмаган.

Могҗиза күрсәтүченең максаты дан белән байлык җыю булмаган. Киресенчә, алар Аллаһыны данларга теләгән (Яхъя 11:1—4, 15, 40). Һәр кешенең берәр могҗизадан байлык җыярга тырышлыгы хөкем ителгән булган (4 Патшалык 5:15, 16, 20, 25—27; Рәсүлләр 8:18—23).

Изге Язмаларда язылган могҗизаларның төрлелеге, һичшиксез, аларның кеше кулы белән ясала алмаганын күрсәтә. Мәсәлән, диңгез белән җилнең тынычлануы, суның шәрабка әйләнүе, яңгырның тукталуы һәм башлануы, чирле кешеләрнең савыгуы, сукырларның күзләре ачылуы. Бу һәм башка могҗизалар шуны күрсәтә: алар кеше көченнән югарырак һәм бөтен нәрсәгә тәэсир итә алган көч ярдәмендә башкарылган булган (3 Патшалык 17:1—7; 18:41—45; Маттай 8:24—27; Лүк 17:11—19; Яхъя 2:1—11; 9:1—7).

Хәтта дошманнар да могҗизаларны күреп торган һәм моның булуына шикләнмәгән. Гайсә үз дустын Лазарны үледән терелткәч, дини дошманнар Лазарның үлгән булганына шикләнмәгән. Ни өчен? Чөнки Лазар инде дүрт көн кабердә яткан булган (Яхъя 11:45—48; 12:9—11). Гайсәнең үлеменнән соң гасырлар үткәч тә, яһүдләрнең Талмудын язучылар Гайсә могҗизалы көчкә ия булганы турында язганнар. Алар бу көчнең чыганагына гына шикләнгәннәр. Гайсәнең шәкертләре яһүдләрнең Югары киңәшмәсе алдына бастырылгач, алардан: «Могҗизаны сез башкардыгызмы?» — дип сорамаганнар, ә: «Сез моны нинди кодрәт белән яки кем исеменнән эшләдегез?» — дип сораганнар (Рәсүлләр 4:1—13).

Шулай булгач, Изге Язмалардагы могҗизаларга ышанып буламы? Без карап чыкканнардан шунысы ачык күренә: Изге Язмаларда могҗизалар турында язылган сүзләр ышанычка лаек. Бу өзекләргә ышаныр өчен башка сәбәпләр дә бар. Мәсәлән, Изге Язмалар берәр вакыйганы сурәтләгәндә, анда еш кына вакыт, башкарылган урын һәм катнашкан кешеләрнең исемнәре китерелә. Хәтта Изге Язмаларны тәнкыйтьчеләр дә андагы тарихи үзенчәлекләрнең төгәллегенә гаҗәпләнәләр. Изге Язмалардагы меңләгән пәйгамбәрлекләр, хәтта кечкенә җентеклелекләрдә дә үтәлде. Өстәвенә Изге Язмаларда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга булышкан киңәшләр китерелә. Бу киңәшләр кешенең яшенә һәм дәрәҗәсенә карамастан булыша ала. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылганда, Изге Язмалардагы киңәшләргә тиң нәрсә юк.

Әгәр дә сез Изге Язмаларга тулысынча ышанып бетмисез икән, ни өчен аны яхшылап тикшереп чыгар өчен вакыт бүлеп куймаска? Күбрәк белгән саен, сезнең ышанычыгыз да арта барачак (Яхъя 17:17). Сез үткән вакытта булган могҗизаларга ышанып була икәнен беләчәксез. Әгәр дә сез аларга ышансагыз, сезнең Изге Язмаларда якын киләчәк турында әйтелгән сүзләргә дә ышанырга нигезегез булачак.

[7 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең дошманнары Лазарның үлгән булганына шикләнмәгән