Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиздән булачак могҗизалар

Тиздән булачак могҗизалар

Тиздән булачак могҗизалар

ӘГӘР дә хирург сезгә катлаулы операция ясарга җыенса, ә сез аның бу өлкәдә тәҗрибәсе юк икәнен белсәгез, үзегезне ничек хис итәр идегез? Әлбәттә, сез борчылырсыз. Ә бу хирург үзенең өлкәсендә төп хирург булганын һәм андый операцияләрне меңнәрчә тапкыр уңышлы итеп ясаганын белсәгез, нәрсә хис итәрсез? Ул сезгә дә булыша алганына ышанычыгыз күбрәк булмас идеме?

Без бүген яшәгән чирле дөнья җитди «операциягә» мохтаҗ. Үз Сүзе, Изге Язмалар, аша Йәһвә Аллаһы җирдә яңадан оҗмах булдырачак икәнен вәгъдә итә (2 Петер 3:13). Әмма бу чынга ашсын өчен, иң беренче итеп, явызлык тулысынча юк ителергә тиеш (Мәдхия 36:9—11; Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22). Оҗмах торгызылганчы, дөньядагы без күреп торган аяныч хәлләр юкка чыгарга тиеш. Бу чыннан да могҗиза булачак! (Ачылыш 21:4, 5).

Йәһвә Шаһитләре бу зур үзгәрешләр тиздән булачагына ышана. Ни өчен? Чөнки Йәһвә Аллаһы элек булдырган могҗизалар шуны күрсәтә: аның үз вәгъдәләрен чынга ашырыр өчен көче бар. Изге Язмалардагы алты могҗизаны киләчәктә үтәләчәк вәгъдәләр белән чагыштырып карагыз.

Изге Язмалардагы киләчәккә кагылышлы вәгъдәләр турында алга таба да белем алыгыз. Сезнең иманыгыз үсә барган саен, сезнең өметегез дә ныгыячак, һәм Йәһвә булдырачак могҗизалардан үзегез файда алачаксыз.

[9, 10 битләрдәге иллюстрацияләр]

МОГҖИЗА:

ГАЙСӘ МЕҢЛӘГӘН КЕШЕНЕ БЕРНИЧӘ ИКМӘК ҺӘМ БАЛЫК БЕЛӘН ТУКЛАНДЫРГАН. (МАТТАЙ 14:13—21; МАРК 8:1—9; ЯХЪЯ 6:1—14).

ВӘГЪДӘ:

«Җир җимешен бирде: безнең Аллабыз безгә фатихасын бирә» (МӘДХИЯ 66:7).

БУ ВӘГЪДӘ ҮТӘЛГӘЧ:

БЕРКЕМ ДӘ БЕРКАЙЧАН ДА АЧЛЫКТАН ИНТЕКМӘЯЧӘК.

МОГҖИЗА:

ГАЙСӘ СУКЫРЛАРГА КҮРҮ СӘЛӘТЕН КАЙТАРГАН. (МАТТАЙ 9:27—31; МАРК 8:22—26).

ВӘГЪДӘ:

«Сукырларның күзләре ачылыр». (ИШАГЫЙЯ 35:5).

БУ ВӘГЪДӘ ҮТӘЛГӘЧ:

СУКЫРЛАР ЯҢАДАН КҮРӘ БАШЛАЯЧАК.

МОГҖИЗА:

ГАЙСӘ АКСАКЛАРНЫ САВЫКТЫРГАН. (МАТТАЙ 11:5, 6; ЯХЪЯ 5:3—9).

ВӘГЪДӘ:

«Аксак болан кебек сикерәчәк» (ИШАГЫЙЯ 35:6).

БУ ВӘГЪДӘ ҮТӘЛГӘЧ:

ҺӘР ГАРИП КЕШЕ СӘЛАМӘТ БУЛАЧАК.

МОГҖИЗА:

ГАЙСӘ ТӨРЛЕ ЧИРЛӘРДӘН СӘЛАМӘТЛӘНДЕРГӘН. (МАР 1:32—34; ЛҮК 4:40).

ВӘГЪДӘ:

«Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (ИШАГЫЙЯ 33:24).

БУ ВӘГЪДӘ ҮТӘЛГӘЧ:

ЧИРЛӘР ЮК ИТЕЛӘЧӘК. КАМИЛ СӘЛАМӘТЛЕК БУЛАЧАК.

МОГҖИЗА:

ГАЙСӘ ТАБИГАТЬ КҮРЕНЕШЛӘРЕН КУЛДА ТОТА АЛГАН. (МАТТАЙ 8:23—27; ЛҮК 8:22—25).

ВӘГЪДӘ:

«Кешеләр йортлар төзерләр һәм анда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Аларның эшләре юкка гына булмаячак» (ИШАГЫЙЯ 65:21, 23).

«Син җәбер-золымнан ерак торачаксың, чөнки бернәрсәдән дә курыкмаячаксың, һәм хәвефләрдән дә ерак торачаксың, чөнки алар синең яныңа якын килмәячәк» (ИШАГЫЙЯ 54:14).

БУ ВӘГЪДӘ ҮТӘЛГӘЧ:

АФӘТЛӘР БЕРКАЙЧАН ДА БУЛМАЯЧАК.

МОГҖИЗА:

ГАЙСӘ ҮЛЕЛӘРНЕ ТЕРЕЛТКӘН. (МАТТАЙ 9:18—26; ЛҮК 7:11—17).

ВӘГЪДӘ:

«Кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (ЯХЪЯ 5:28, 29).

«Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде, үлем дә, Кабер дә үзендә булган үлгәннәрне бирде» (АЧЫЛЫШ 20:13).

БУ ВӘГЪДӘ ҮТӘЛГӘЧ:

ҮЛГӘН ЯКЫННАРЫБЫЗ ТЕРЕЛТЕЛӘЧӘК.