Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАһЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ

«Cин боларны... балаларга ачып бирдең»

«Cин боларны... балаларга ачып бирдең»

Аллаһы кем ул? Ул нәрсә ярата һәм нәрсәне нәфрәт итә? Аның ихтыяры нинди? Аллаһы турында хакыйкатьне беләсегез киләме? Үзенең Сүзендә, Изге Язмаларда, Йәһвә Аллаһы үзе турында бөтен хакыйкатьне ача. Ләкин кайберәүләр генә Изге Язмаларны укып, бу хакыйкатькә тулысынча төшенә ала. Ни өчен? Чөнки андый хакыйкатьне аңлаган кешегә зур хөрмәт күрсәтелә, ә кайбер кешеләргә андый хөрмәт күрсәтелми. Гайсә пәйгамбәрнең сүзләренә игътибар итик. (Маттай 11:25 не укыгыз.)

Бу шигырь: «Шунда Гайсә болай диде»,— дигән сүзләр белән башлана. Димәк, Гайсә нәрсәгәдер җавап бирергә җыена. Ул Гәлиләянең өч шәһәрендә могҗизалар кылган булган һәм хәзер ул андагы ваемсыз халыкны шелтәли (Маттай 11:20—24). Ни өчен халык аның могҗизаларын күреп тә, Гайсәгә ышанмаган һәм аңа иярмәгән? Кешеләр ваемсыз, үзсүзле булган (Маттай 13:10—15).

Гайсә шуны белгән: Изге Язмалардагы рухи хакыйкатьне аңлар өчен ике нәрсә — Аллаһының ярдәме һәм дөрес йөрәк торышы кирәк. Ул болай дигән: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең». Ни өчен кеше Изге Язмалардагы хакыйкатьне аңлый башласа аңа хөрмәт күрсәтелә икәнен аңлыйсызмы? «Күкнең һәм җирнең Хуҗасы» Йәһвә үз ихтыяры буенча бу хакыйкатьне яшерә дә ала, ача да ала. Ләкин Аллаһы кешеләрне аермый, һәркемнең хакыйкатьне аңларга мөмкинлеге бар. Аллаһы нәрсәгә карап Изге Язмалардагы хакыйкатьне кайбер кешеләргә ача, ә кайберләренә ачмый?

Йәһвә тәкәбберләрне түгел, ә басынкы кешеләрне хуплый (Ягъкуб 4:6). Ул хакыйкатьне «зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән» — бу дөнья акылына ия булганнардан, Аллаһы ярдәмен горурланып кабул итмәгән, үз белемнәренә таянып эш иткән кешеләрдән яшерә (1 Көринтлеләргә 1:19—21). Ләкин «балаларга» — аңа чын күңелдән якынлашкан һәм балаларныкы сыман басынкылык күрсәткән кешеләргә ул хакыйкатьне ача (Маттай 18:1—4; 1 Көринтлеләргә 1:26—28). Гайсәнең бу ике төркем кешеләрен күргәне булган. Күп кенә горур, укымышлы дини җитәкчеләр Гайсәнең хәбәрен аңламаган, ә басынкы балыкчылар кабул иткән (Маттай 4:18—22; 23:1—5; Рәсүлләр 4:13). Шул ук вакытта эчкерсез басынкылык күрсәткән кайбер бай һәм белемле кешеләр Гайсә шәкертләре булып киткән (Лүк 19:1, 2, 8; Рәсүлләр 22:1—3).

Шулай итеп Аллаһы турында хакыйкатьне беләсегез киләме? Алайса, үзләрен дөнья карашыннан чыгып караганда акылга ия кешеләр дип саналган кешеләргә Аллаһы илтифат күрсәтми икәнен белү сезне юатыр. Аллаһы, киресенчә, бу дөньяның акыл ияләре түбәнсетеп караган кешеләргә илтифат күрсәтә. Сез Аллаһы Сүзен басынкы караш күрсәтеп өйрәнсәгез, Йәһвә сезгә дә кыйммәтле бүләк бирер: үзе турында хакыйкатьне аңларга булышыр. Хакыйкатькә төшенү тормышыгызны мәгънәлерәк итәр һәм «чын тормышка» — Аллаһы вәгъдәсе буенча тиздән киләчәк гадел яңа дөньяда мәңгелек тормышка китерер * (1 Тимутигә 6:12, 19; 2 Петер 3:13).

ГЫЙНВАР АЕНДА ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКЫГЫЗ

Маттай 1—21

^ 7 абз. Йәһвә Шаһитләре сезгә Аллаһы һәм аның ниятләре турында белергә ярдәм итә ала.